Клод Һельвеций

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Клод Һельвеций
Claude Helvétius

Тулы исеме Клод Адриан Һельвеций
Һөнәре әдәбиятчы, фәлсәфәче
Туу датасы 31 гыйнвар 1715(1715-01-31)
Туу җире Париж, Франция
Үлем датасы 26 декабрь 1771(1771-12-26) (56 яшь)
Үлем җире Париж, Франция

Клод Адриа́н Һельве́ций (фр. Claude Adrien Helvétius) яки Гельвецийфранцуз әдәбиятчысы, фәлсәфәче-материалист; Мәгърифәтчелек чоры француз буржуазиясе идеологы.

Клод Һельвеций Парижда, патша табибы гаиләсендә туа. Көллияттә белем ала, аннары соң патша сараенда хезмәт итә башлый һәм шунда әкренләп феодаль тәртипләргә карата фикерләрен туплый. Монтескье һәм Вольтер белән якыннан танышу аңа күп нәрсәләрне дөрес бәяләргә ярдәм итә. Монда бигрәк тә Дидро белән Һольбах алып барган түгәрәккә йөрүнең тәэсире зур була, ул фәнни эшләр белән шөгыльләнә башлый.

Һельвецийның «Акыл турында» дигән хезмәте үзенә феодаллар һәм руханилар тарафыннан ачы нәфрәт тудыра. Алар Һельвецийны эзәрлекләргә керешәләр. Аның хезмәте король әмере буенча тыела торган китаплар рәтенә кертелә, аны яндырып юк итәләр. Һельвеций, шушы хезмәтендәге фикерләрне тагын да үстерә төшеп, «Кеше, аның фикерләү сәләтләре һәм аны тәрбияләү турында» дигән яңа хезмәт язып чыгара.

Фәлсәфи карашлар[үзгәртү]

Һельвеций фәлсәфәсенең төп мәсьәләсен чишүдә материалистик карашта торганлыгын күрсәтә. Аныңча, дөнья — материаль, вакыт һәм галәми сузулык ягыннан чиксез, даими хәрәкәттә, Һельвецийның карашынча, аң — материянең сыйфаты, аңардан аерылгысыз. Ләкин ул материянең билгеле бер этабында гына барлыкка килә.

Танып белү теориясендә, Һельвеций агностикларга каршы чыга, кешенең материаль дөньяны танып белү сәләтен чиксез дип саный, дини тәгълиматларны тәнкыйтьли, Аллаһның булуы һәм дөньяның Алла тарафыннан яратылуы, кеше җанының үлемсезлеге турындагы карашларны инкяр итә.

Иҗтимагый карашлар[үзгәртү]

Һельвеций феодаль мөнәсәбәтләрне һәм феодаль милекчелекне тамырыннан юк итү мәсьәләсен күтәрә. Ләкин бу өлкәдә Руссога хас булган эгалитаризмны утопия, реальлеккә туры килми дип саный. Һельвеций бу проблемага аек акыл белән карый. Аның карашынча, дәүләт үзендә булган милекләрне бүлү мәсьәләсендә игътибарлык күрсәтергә, тигезсезлеккә юл куймаска тиеш була. һельвецийның социаль карашлары бигрәк тә дини тәртипләргә каршы юнәлдерелгән булган. Ул феодаль мөнәсәбәтләргә дә каршы чыга, әмма дәүләт төзелешенең киләчәге турында фикри каршылык кичерә.

Республика формасындагы идарәчелекне зур дәүләтләр өчен реаль түгел дип саный. Һельвеций өчен җәмгыятьнең үсеш чыганаклары шулай ук аңлашылмый кала, аның нигезе итеп ул, җәмгыятьнең конкрет материаль шартларын алудан бигрәк, аерым индивидны, аның эгоистик омтылышларын ала.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.