Никколо Макиавелли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Никколо Макиавелли latin yazuında])
Никколо Макиавелли

Туу датасы: 3 май 1469(1469-05-03)
Туу урыны: Флоренция
Үлем датасы: 21 июнь 1527(1527-06-21) (58 яшь)
Үлем урыны: Флоренция
Эшчәнлек төре: тарихчы, драматург
Иҗат итү теле: итальян теле
Имза:

Никколо Макиавелли (1469-1527), Италиянең сәяси фикер иясе, тарихчы («Флоренция тарихы»), драматург («Мандрагора» комедиясе). Италиянең авыр хәлгә төшүен аның сәяси таркаулыгыннан күргән һәм андый хәлне фәкать көчле дәүләт хакимияте генә җиңәргә сәләтле дип ышанган («Падишаһ»). Дәүләтне ныгыту максатында теләсә нинди чаралар да куллануга яраклы дип санаган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медичилар Флоренциядән куылгач (1494 ел), Макиавелли озак еллар дәвамында Флоренция җөмһүриятенең икенче канцлеры (икенче кәнсәләриясе секретаре), җөмһүриятнең иң югары органы Синьория секретаре булып хезмәт итә (1498-1512 еллар).

1512 елда Медичилар хакимияте торгызылгач, Флоренция белән Джулиано Медичи идарә итә башлый. Бу вакытта Макиавелли өчен кара көннәр башлана, ул эзәрлекләүләргә дучар ителә. Башта аның мал-мөлкәтенә арест салалар, аннан соң 14 ел буе эшләгән урынына – Синьориягә керүне тыялар. Ниһаять, 1513 елның башында, Медичиларга каршы фетнә-түнтәрелеш оештыруда гаепләнеп, Макиавелли кулга алына, төрмәдә утырганда бик нык җәзалана. 1513 елның мартында, папа Юлий II үлеп, аның урынына Лев X исеме астында Джованни Медичи сайлану уңаеннан игълан ителгән амнистия буенча, Макиавелли иреккә чыгарыла.

Сәяси эшчәнлектән читләштерелгән Макиавелли зур борчылулар кичерә, идарә итү эшендәге гаять зур тәҗрибәсен Медичиларга тәкъдим итәргә тели һәм падишаһларга киңәш рәвешендә «Падишаһ» әсәрен яза. Үзенең бу Magnum opus-ын кемгә багышларга – Флоренция идарәчесе Джулиано Медичигамы яисә папа Лев X (Джованни Медичи) хөрмәтенәме дип икеләнгән вакытта, Джулиано Медичи вафат була, һәм Флоренция белән Лоренцо Медичи (папа Лев X ның бертуганының улы) идарә итә башлый. Шуннан соң «Падишаһ» әсәре Лоренцо Медичига багышлана. Әмма җөмһүрият эшендә актив катнашкан Макиавеллига үч итеп, Лоренцо Медичи үзенә багышланган әсәрне илтифатсыз калдыра (озакламый, 1518 елда, ул үзе дә 27 яшендә вафат була). Макиавеллиның бу әсәр ярдәмендә актив сәяси тормышка әйләнеп кайту хыялы тормышка ашмый кала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]