Әбү Насыйр әл-Фараби

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әбү Насыйр әл-Фараби

Казакъстан акчаларында әл-Фараби сурәте
Тулы исеме Әбү Насыйр Мөхәммәт ибн Мөхәммәт ибн Тархан ибн Үзләг әл-Фараби
Һөнәре галим, фәлсәфәче
Туу датасы 873 ел(0873)
Туу җире Фараб, хәзерге Үзбәкстан
Үлем датасы 950 ел(0950)

Әбү Насыйр Мөхәммәт ибн Мөхәммәт ибн Тархан ибн Үзләг әл-Фараби — чыгышы белән төрки халыклардан булган, фәлсәфә тарихында тирән эз калдырган бөек галим, фәлсәфәче, математик, астроном, музыка белгече, тел белгече. Заманында ул «Икенче укытучы» (ягъни Аристотельдан соң икенче бөек укытучы) дигән исем казана.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Галимнең тормыш юлы турында мәгълүматлар бик аз. Аның хәзерге Үзбәкстан җирлегендә, Ташкенттан ерак түгел урнашкан Фараб дигән кышлакта тууы мәгълүм. Атасы, Насыйр, хәрби кеше, төрмә сакчысы була. Фәндә аның төрки яки фарсы булуы турында бәхәс алып барыла, аның төрки булуына кайбер чыганакларда аның исеменә «әт-төрки» дигән кушымта кулланылганы күрсәтә. Насыйрның атасы карлук кабиләсеннән, Ислам динен кабул иткән кеше була.

Башлангыч белемне үз телендә ала, аннан соң ул Багдадта укый, шунда гарәп телен үзләштерә. Ул вакытны Багдад Гарәп Хәлифәтенең үзәге була, гарәп мәдәниятенең мәркәзенә әверелә. Багдад башында 20 елдан артык Һарун әл-Рәшид хәлиф булып тора. Ул елларда Хәлифәт икътисади, сәүдә итү һәм мәдәни яктан алга китә, анда фәнгә дә аерым әһәмият бирелә. Фарабиның яшәгән еллары Һарун әл-Рашид үлгәннән соңгы чорга туры килә, бу вакытта Хәлифәттә таркала башлаганның беренче билгеләре күренә, тик әле шактый еллар Хәлифәт Һарун чорында ирешкән казанышларын саклап килә. Әл-Фарабиның эшчәнлеге әнә шул Һарун йогынтысын кичергән дәвергә туры килә. Ә соңрак дәүләттәге хакимлек руханиларга күчә башлый.

Фараби күп төрле фәннәрне (математика, мантыйк, дәвалау фәне, музыка гыйльме, тел һәм әдәбият фәне, фәлсәфә) өйрәнә. Аның замандашларының күзәтүе буенча, Фараби 70ләп телне белүгә ирешкән булган.

Фарабинең үлеменә кагылышлы ике теория бар. Беренчесе буенча ул Димәшктә табыгый үлемнән вафат булса, икенче юрамага күрә аны Аскаланга юл вакытында үтерәләр.

Эшчәнлек[үзгәртү]

Гомумән һәм җыеп кына әйткәндә, Эл Фараби кешелек тарихына зур энциклопедик белемнәргә ия булган атаклы галим булып кереп кала. Ул «Икенче укытучы» исемен алган булса да, көнчыгыш мөселман мәдәниятендә һичшиксез, беренче скрипканы уйнаган шәхес булып санала.

Фәннәр классификациясе[үзгәртү]

Фараби, зур галим буларак, дөньяда хәрәкәт иткән фәннәргә классификация ясый. Биредә ул Аристотельга ияреп эш итә. Әл-Фараби өчен үрнәк булган Аристотель фәннәрне 3 төргә бүлгән булса, Фараби исә фәндә барлыгы 7 төркем күрә:

  1. тел турында (грамматика, шигырь төзелеше)
  2. мантыйк (фикерләү кануннары)
  3. математика (арифметика, геометрия, оптика, астрономия)
  4. музыка турында
  5. механика һ. б.
  6. табигать турында (шул исәптән метафизика)
  7. шәһәр турында (җәмгыять белеме)

Фәлсәфә[үзгәртү]

Фараби да, башка аристотельчылар кебек үк, үзләрен перипатетик мәктәбе шәкертләре дип атаганда, беренче чиратта, бөек галимнең теоретик концепцияләрен күздә тотканнар. Фарабиның хезмәтләре дөньяның күп илләрендә таралган. Алар күп телләргә (инглиз, француз, алман, фарсы, рус, төрек, үзбәк) тәрҗемә ителгән. Фараби Аристотельның күп кенә әсәрләренә («Категорияләр», «Риторика», «Поэтика» һ. б.) шәрехләр язган.

Фарабиның фәлсәфә өлкәсендәге мирасы гаять зур. Аның төп мәсьәләләр буенча позицияләре киң кырлы. Булулык хакындагы фикерләре генә дә 6 баскычтан тора. Алар бер-беренә сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәте нигезендә бәйләнгән. Иң аскы (беренче) баскыч — ассәбәп, асәүвәл. Икенче баскыч — галәмдәге җисемнәр; өченче баскыч — галәми гакыл; дүртенче — алтынчы баскычлар — матдәләр (әйләнә-тирәдәге матди предметлар). Галимнең болай фикерләвендә неоплатонизм, эманация теориясенең йогынтысы сизелә. Ул теория буенча, илаһи җисемнең энергиясе матди предметларга әверелә. Фарабича, ассәбәп һәм асәүвәл — ул Аллаһ. һәм Аллаһның кодрәте шуның белән чикләнә. Мәсәлән, ул дөньяны яратучы түгел. Ул нинди булса да шәхес тә түгел. Мондый караш фәлсәфә фәнендә деизм дип йөртелә. Фараби үзенең карашы белән шул заман руханиларының карашларына каршы төшә. Чыннан да, Ислам буенча, Аллаһ — дөньяны яратучы, аны барлыкка китерүче. Фарабича, Аллаһ, беренчел (әүвәл) сәбәп буларак, башка сәбәпләр белән бер рәткә тезелә.

Материя, Фарабича, матди дөнья. Ул — үзгәрештә, үсештә. һәм аның үзгәрештә булуы — Аллаһның катнашыннан башка. Фараби карашынча, материя 6 төрдән тора:

  • галәми әйберләр
  • гакылга ия булган җан ияләре
  • гакылга ия булмаган хайваннар
  • үсемлекләр
  • минераллар
  • ут, һава, җир, су, күк кебек материаль әйберләр

Фарабича, дөньяның (вакыт һәм галәми сузулык ягыннан) чиге юк. Дөньяның үзгәреш процессында сәбәплелек хәрәкәт итә. Фарабиның бу карашлары аның стихияле материализм позициясендә торганлыгын күрсәтәләр. Фараби, Әфләтүн тәгълиматына тәнкыйть күзлегеннән карап, аның идеяләр беренчелеге турындагы фикерләрен кире кага. Табигать исә кешенең аңыннан тыш яши. Җан белән тән мөнә-сәбәтенә килгәндә, Фараби беренчел рольне тәнгә бирә, ә җанның бер (кешенең реаль яшәвендә бирелгән) җисемнән икенче (кеше үлгәннән соң булган) җисемгә күчү сәләтен инкяр итә.

Танып белү теориясенә килгәндә, ул кешенең шушы сәләтен бәхәскә куймый. Бу мәсьәләдә ул тоюның ролен таный һәм тоюның 5 формасын (күрү, ишетү, тире белән тою, тәмне тою, исне тою) күрсәтә. Танып белүдә фикерләүнең хәлиткеч ролен яклый.

Җәмгыять белеме[үзгәртү]

Фараби җәмгыять белән дәүләт турында да үзенең карашларын белдерә. Аларга тирәнлек һәм оригинальлек хас. Мәсәлән, җәмгыятьнең барлыкка килүен ул кешеләрнең бер-берсе белән ниндидер бәйләнештә, элемтәләшеп яшәү ихтыяҗында күрә. Бу фикер ул заман өчен шактый кыю яңгырый. Дөрес, атаклы галим җәмгыятьнең үсешендә хезмәтнең, гомумән, матди җитештерүнең ролен танудан шактый ерак торган була әле. Фараби җәмгыятьтә өч төрле бердәмлек күрә: бөек җәмгыять — кешелек дөньясы; урта җәмгыять — ниндидер (аерым бер) халык; кече җәмгыять — шәһәр.

Фараби дәүләтнең эчке һәм тышкы функцияләрен атый. Сугышларны гаделләргә һәм гаделсезләргә аера. Идеаль дәүләтнең критерийлары рәвешендә ул идарә итүчеләрнең акыллы-лыгын, законнарны белеп, аны үтәп баруларын, гадел булуларын һ. б. ш. югары әхлакый сыйфатларга ия булуларын таный.

Музыка[үзгәртү]

Фараби музыка йөрәнүгә зур өлеш керткән. Аның бу өлкәдә «Музыка турында зур китап» дигән хезмәте билгеле.

Табигый фәннәр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.