Госман (хәлифә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Госман радыйаллаһу ганһу
Гадел хәлифләр вакытындагы яулар. I — Мөхәммәд (с.г.ү) үлеме вакытында ислам дәүләте; II — Әбу Бәкер вакытында; III — Гомәр вакытында; IV — Госман вакытында

Госман ибне Гаффән (гар.عثمان بن عفان‎ — ‘Uthmān ibn ‘Affān, 57417 июнь[1][2] 656)Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең сәхабәләреннән берсе һәм өченче хәлиф (23 – 35 Һ./644656 м.). Госман радыйаллаһу ганһу вакытында Коръәнне кодификацияләү тәмамлана (кар. Госман Коръәне). Сөнниләр аны Әбу Бәкер, Гомәр ибнел-Хәттаб һәм Гали ибне Әбу Талиб белән бергә гадел хәлифләрнең берсе итеп саныйлар. Аның кунияте – Әбу Гамр, ә кушаматы – Зун-Нурәйн(ике нур иясе), чөнки ул Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең ике кызына – башта Рөкайягә, ә ул үлгәч, Үмм Көлсемгә – өйләнгән була.

Госман Әт-Таифтә туа. Умәйядлар нәселенең вәкиле буларак, Госман исламга кадәр маллы сәүдәгәр була. Нәселе Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм дәгъвәтенә шик белән карасалар да, ул беренче сәхабәләрнең берсе була. Исламны Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһу дәгүвәте нәтиҗәсендә кабул итә. Мөселманнарны кысрыклау вакытында, хатыны белән Хәбәшстанга һиҗрәт кыла, ә аннары Мәдинәгә. Анда мөселман дәүләте төзелешендә актив катнаша. Бәдер сугышынан башка, бөтен бәрелешләрдә дә катнаша. Бәдер сугышы вакытында авыру хатыны – Рөкайяне карый һәм бәрелештә катнаша алмый, ләкин Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм аны бәдер сугышчыларына кертә.

Һиҗрәтнең 6 елындагы кече хаҗ вакытында, Госман илче буларак мәккәлеләргә җибәрелә. Анда соңаруы сәбәпле, хәл кискенләшә һәм мөселманнар Худәйбия килешүен төзиләр.

Госман радыйаллаһу ганһу хәлле кеше була, мөселманнарга материаль ярдәм күрсәткән, Табукка яу вакытындагы чыгымнарныңның күп өлешен каплый.

Беренче хәлифләр идарәсе вакытында аларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп торган. 23/644 елдагы Гомәргә, радыйаллаһу ганһу, һөҗүмнән соң, аның әмере буенча шурага керә һәм хәлиф итеп сайлана. Аның идарәсе вакытында Хәлифәтнең тышкы дошманарына каршы сугыш һәм чикләрнең зураю дәвам ителә: Сасани Ираны тар-мар ителә, Кипр, Сүрия һәм Төньяк Африка территорияләре кушыла.

Госман идарәсенең ахырында Хәлифәттә эчке хәл кискенләшә: фетнәчел төркемнәр барлыкка килә. 35 нче һиҗри елның 18 зөлхиҗҗәсендә[1] баш күтәрүчеләр Госман радыйаллаһу ганһуне үтерәләр.

Чыганак[үзгәртү]

Шулай ук кара[үзгәртү]