Гөлчәчәк Шәрипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлчәчәк Шәрипова latin yazuında])
Гөлчәчәк Шәрипова
Туган 28 апрель 1958(1958-04-28) (66 яшь)
Кинзекеево[d], Скворчиха авыл советы[d], Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре актёр
Эш бирүче Салават драма театры

Шәрипова Гөлчәчәк Тәбрис кызы (28 апрель 1958 ел) — башкорт театр актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты (2008).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлчәчәк Тәбрис кызы Шәрипова[1] 1958 елның 28 апрелендә Башкорт АССРның Ишембай районы Кинҗәкәй авылында туган. 1986 елда Стәрлетамак шәһәрендә мәдәният техникумын тәмамлый[2]. 1989 елдан бирле Салават башкорт дәүләт драма театры труппасында эшли.

Артистның бөтен иҗади тормышы Салават башкорт дәүләт драма театры белән бәйле. Гөлчәчәк Тәбрис кызы — моңлы жанрдагы җырчы, милли калоритлы, мелодраматик темпераментлы артист.

1993 елда Шәрипова Гөлчәчәк Тәбрис кызы Татарстанда Илһам Шакиров исемендәге «Татар җыры — 1993» конкурсында катнаша, анда лауреат һәм 1 премия иясе була.

Спектакльләрдәге рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шәүрә — «Шәүрәкәй» (М. Буранголов)
  • Рәйсә — «Кояш булып калыгыз» (А. Папаян)
  • Зөмәрә — «Мәхәббәт хакына» (Р. Байбулатов)
  • Көнсылу — « Таштугай» (Ф. Бүләков)
  • Галиябану — «Галиябану» (М. Фәйзи)
  • Сәрвәр — «Башмагым» (Х. Ибраһимов)
  • Абби — «Карама төбендә мәхәббәт» (Ю. О. Нил)
  • Нәсимә — «Игезләр» (А. Атнабаев)[3]
  • Гөлчәчәк — «Бәйләнчек» (Ф. Бүләков)
  • Сажидә — «Хушыгыз» (Туфан Миңнуллин)
  • Зөлхизә — «Упкын янында» (Н. Гаитбаев)
  • Лилия — «Мәзәк хәлләр» (Р. Фатыхов, И. Ихсанов)
  • Райля — "Яран — хушлашу чәчкәсе" (Ф. Бүләков)
  • Алтынай — «Мин — хатын-кыз» (З. Атнабаева)
  • Монолог — «Сугыш хатын-кыз чырайлы түгел» (С. Алексеевич)
  • Зөләйха — «Өметемне өзмә» (Х. Иргалин)
  • Мария — «Салават» (М. Кәрим)
  • Хәдичә — «Үтереп китәм» (Н. Гаитбаев)
  • Зарифа — «Үтте минем ак җәем» (Л. Станкова)
  • Люция — «Парижда апрель» (Л. Станкова)
  • Айсылу — «Зәйтүнгөл» (Н. Асанбаев, 2005)
  • Сурия — «Хәл болай булды» (Т. Миңнуллин, 2006)
  • Сажидә — «Он, Она и Я» (З. Хәким, 2007)
  • Кар королевасы — «Мультляндия планетасына сәяхәт» (Я. Шәрипов, 2007)
  • Сәгыйдә — «Ул кайтты» (Ә. Атнабаев, 2009)
  • Ана — «Әнкәем» (С. Белов, 2009)
  • Зарифа — «Бес в ребро» (М. Багаев, 2010)
  • Хариза — «Чияле тау» (Н. Асанбаев, 2011)

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1999 ел), халык артисты (2008 ел).
  • 1993 елда Шәрипова Гөлчәчәк Тәбрис кызы Илһам Шакиров исемендәге «Татар җыры — 1993» конкурсында лауреат һәм 1 бүләк иясе булды.
  • 1995 елда «Дуслык җыры» фестивалендә (Нефтекама шәһәре) Гөлчәчәк Шәрипова беренче урынны яулый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]