Дим (бистә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дим (бистә) latin yazuında])
Дим
баш. Дим биҫтәһе
Сурәт
Дәүләт  Россия
 Дим Викиҗыентыкта

Дим (Дим мәхәлләсе)Уфа шәһәренең Дим районындагы бистә. Районның көньяк-көнбатыш өлешендә, Уфа каласы артына, М5 трассасы янында урнашкан. Бистә аша Транссебер тимер юлы үтә, биредә шул исемдәге тимер юл станциясе урнашкан.

Хәзерге Дим[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940-елларда эшчеләр бистәсенең мәйданы нибары 17 мең м² чамасы, ә халкы — 5 мең кеше тәшкил итә, алар бөтенесе дә диярлек шәхси йортларда яшәгән. 700 йорт биләмәсе һәм гомуми мәйданы 10,5 мең м² тәшкил иткән берничә ике катлы йорт булган. Хәзерге заманда Дим мәхәлләсе 9 микрорайонга бүленә (Дим-1, Дим-2 һәм башкалар), аның көнбатыш өлеше башлыча шәхси йортлардан тора.

Дим бистәсе биләмәсендә 8 мәктәп, 10 балалар бакчасы, 2 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы бар. Димдә Андреев чиркәве һәм Дим районы мәчете, шулай ук Уфа тимер юл транспорты техникумы урнашкан. Әлеге вакытта (2011 елдан) Дим биләмәсендә «Көмеш чишмә» һәм «Ачык» яңа торак комплексы төзелеше бара. 2013 елда тимер юл аша автомобиль үткәргеч төзү тәмамланды. Бистәнең көньяк өлешендә, халыкта «Вьетнам базары» дип аталган «Дим базары» урнашкан.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]