Серафимовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Серафимовский latin yazuında])
Серафимовский
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Серафимовский сельсовет[d][2]
Административ-территориаль берәмлек Серафимовский сельсовет[d]
Халык саны 9813 (2010)[3]
Почта индексы 452780
Җирле телефон коды 34782
Карта

һәм [1]

Серафимовский, Серафимов (баш.  Серафимов, рус. Серафимовский) ― Башкортстанның Туймазы районында урнашкан торак пункт, авыл (2005 елга кадәр эшчеләр бистәсе). Серафимовский авыл советы авыл җирлегенең административ үзәге. 2017 елда халык саны 10 758 кеше, 2021 елда 8 954 кеше тәшкил иткән.
Почта индексы — 452780, ОКАТО коды — 80251847001.

Торак пунктның мәйданы 2073 га, төзелгән җирләрнең гомуми мәйданы 384 га тәшкил итә. Авыл җирлеге территориясендә гомуми озынлыгы 49 000 м булган 91 урам урнашкан, гомуми файдаланудагы асфальт — бетон белән капланган юлларның озынлыгы 30 800 м тәшкил итә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшчеләр бистәсен төзүнең башлангыч ноктасы булып XX гасыр башында барлыкка килгән Покровка авылы санала. 1914 елда Покровка 7 йортлы кечкенә авыл булган. 1920 елда анда 70ләп кеше, күбесенчә руслар яшәгән. Нефтьчеләр бистәсен төзү алдыннан БАССР Министрлар Советының 1949 елның 10 июнендәге «Красная звезда» колхозының 29 гектар җирен төзелеш өчен бүлеп бирү һәм гомуми мәйданы 1500 квадрат метрдан артык булмаган торак төзү планы турында карары чыгарыла.

Беренче тораклар бараклар булган, анда беренче яшәүчеләр ― төзүчеләр. Беренче төзүчеләр арасында, нигездә, юллар төзү белән шөгыльләнгән немец хәрби әсирләре булган.

2005 елга кадәр әлеге торак пункт эшчеләр бистәсе статусына ия булган. 2004 елның 17 декабрендәге 125-З номерлы «БРның административ - территориаль төзелешендә үзгәрешләр турында»гы закон нигезендә Туймазы шәһәренең Серафимовский поселок советы Туймазы районы муниципаль районының Серафимовский авыл советы авыл җирлеге итеп үзгәртелә.

Башкортстан Республикасының 2006 елның 21 июнендәге 329-з номерлы Законы белән Серафимовсский бистәсенә авыл статусы бирелә. [4]

2009 елның мартында референдум карары нигезендә ике авыл җирлеге берләштерелә: Серафимовский авыл советы, Иске Серафимовка авыл советы. Серафимовский авыл советы составына 2 торак пункт керә: Серафимовский авылы, Серафимовка авылы. Административ үзәге ― Серафимовский авылы.

Географик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ара [5]
  • Район үзәгенә (Туймазы) кадәр – 25 км
  • Якындагы тимер юл станциясенә (Туймазы) кадәр – 25 км

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1959[6]1970[7]1979[8]1989[9]2002[10]2009[11]2010[12]
821485468589985210 34010 0289813

Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлеге территориясендә::

  • 1 музыка мәктәбе (сәнгать бүлеге бар);
  • 1300 укучыга исәпләнгән 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе;
  • 485 урынга исәпләнгән 4 мәктәпкәчә балалар учреждениесе,
  • ике китапханә;
  • балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йорты;
  • 501 балага исәпләнгән интернат-балалар йорты;
  • ябык типтагы махсус мәктәп;
  • 1 мәдәни-ял итү тибындагы учреждение – 368 тамашачыга исәпләнгән Мәдәният һәм техника йорты.
  • СОЗАИТ заводы

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Радик Ленарт улы Харисов (ru, 1964), Әстерхан шәһәре хакимият башлыгы (2018―2020).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.
  2. ОКТМО
  3. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
  4. Закон Республики Башкортостан от 21.06.2006 № 329-з «О внесении изменений в административно-территориальное устройство Республики Башкортостан в связи с образованием, объединением, упразднением и изменением статуса населенных пунктов, переносом административных центров».
  5. Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7.
  6. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  7. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  8. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  9. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
  10. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  11. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  12. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]