Закир Һади

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Закир һади

Һөнәре язучы
Туу датасы 15 март 1863(1863-03-15)
Туу җире Уфа губернасы, Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Шаран районы), Ярәмкә авылы
Милләте татар
Үлем датасы 1933 ел(1933)
Үлем җире Касыйм шәһәре

Закир Һади – XlX гасыр ахыры XX гасыр башлары язучысы.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Закир Һади 1863 елның 15 мартында Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Шаран районы) Ярәмкә авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Башлангыч белемне атасыннан ала. 1875 елда Закирны Тымытык мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. 1885 елда З.Һади Түбән Новгород шәһәренә китә. Шуннан Касыйм шәһәрендәге яңачарак укыта торган мәдрәсәгә керә. Касыймнан 5-6 чакрым ары Татар бае дип исемләнгән авылда яңача укыта торган мөгаллимнәр хәзерләүче курслар ачыла. З.Һади, мәдрәсәне ташлап, шул курска керә. курсны тәмамлагач, Мулта авылына барып, укытучы булып эшкә урнаша.

Авылда укытучылык эше алып бару белән бергә, үз белемен арттыру өстендә дә эшли. Шушы уквакытларда ул иҗат эшенә дә керешә. Аның беренче хикәясе "Бәхетле кыз", 1903 елда язылып, 1904 елда Ырынбурда басылып чыга. 1908 елны З.Һади беркадәр вакыт Казанда торып китә.

1914-1918 еллар арасында Харьковта тора һәм анда балалар укыта. Аннары Ярәмкәгә кайта. 1919-1920 елларда Шаран районы Бурсык авылында укытучы булып эшли. 1921-1922 еллардан соң яңадан Касыйм ягына китә һәм Бимсала авылына килеп урнаша. Анда да укытучылык эшен дәвам иттерә. Закир Һади 1933 елда үлә, Бимсалада җирләнә.

Иҗаты[үзгәртү]

1903 елда беренче хикәясе – "Бәхетле кыз"ны иҗат итә. Аның «Бәхетсез кыз», «Официант», «Хәер дога», «Мәгъсүм» кебек әсәрләре дә шул чорда иҗат ителә. 1908 елда «Яңа әсхабе кәһәф» һәм «Җиһанша хәзрәт» повестьларын бастырып чыгара. Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан аның иҗатын югары бәялиләр.