Зөлфирә Корнилова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөлфирә Корнилова latin yazuında])
Зөлфирә Корнилова
Туган 23 февраль 1939(1939-02-23)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Үлгән 14 май 2015(2015-05-14) (76 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Корнилова Зөлфирә Хөсәен кызы (23 февраль 1939, Ленинград — 15 май 2015, Мәскәү) — Россия табиб-пульмонологы, фтизиатр. Медицина фәннәре докторы, профессор, РФ атказанган табибы, Россия Медицина фәннәре академиясе Үзәк туберкулез фәнни-тикшеренү институтының яңа мәгълүмат технологияләре бүлеге мөдире, Россия Табигый фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты[1], галимнәр һәм диссертация советы әгъзасы, РФ Президенты эшләре идаралыгының медицина үзәге консультанты, «Вестник» электрон журналының редколлегия әгъзасы,[2]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөлфирә Хөсәен кызы Корнилова 1939 елның 23 февралендә Ленинградта туган. Әтисе Хөсәен Әхмәтов (1914-1993) — композитор, Бөек Ватан сугышы катнашучысы, әнисе Рауза Мөхәмәдиева (1918-2006) — табиб-инфекционист.

1970 елда Зөлфирә Хөсәен кызы кандидатлык диссертациясе, ә 1993 елда "Восстановительные процессы в легких и их регуляция природными эндогенными соединениями" темасына докторлык диссертациясе яклый. 1994-1997 елларда 7-нче Мәскәү туберкулез клиник дәваханәсендә дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары вазифасын башкара. 1997 елдан — Үзәк туберкулез фәнни-тикшеренү институтының фәнни-дәвалау эше буенча директорның урынбасары сыйфатында (РМФА ЦНИИТ), 2004 елдан — гомуми клиника бүлеге мөдире, 2007 елдан — үз эченә телемедицина һәм институтның уку үзәген алган яңа мәгълүмат технологияләре бүлеге мөдире.

Бу вакытта телекоммуникация технологияләрен кертү һәм үстерү белән яңа мәгълүмат үзәге бүлегенең эшен һәм Мәскәү шәһәре клиника базасында РМФА ЦНИИТ фәнни төркемнәренең эшен оештыра. «Фтизиатрия», «пульмонология» һөнәрләре буенча югары категориягә ия.

Моннан тыш, З.Х Корнилова үпкәннән тыш туберкулез буенча белгеч булып тора, аның җитәкчелегендә уку әсбаплары, киң профилле табиплар өчен методик кулланмалар эшләнә, ул 1994 елдан алып медицина-социаль аклау буенча «даими яшәү урыннары булмаган» кешеләр белән эшли. Аның катнашлыгында мәгълүмат хатлары, йортсызларның туберкулезын диагностикалау һәм дәвалау программасы эшләнә; башкарылган эшләре өчен Мәскәү Хөкүмәте Корнилова Зөлфирә Хөсәен кызына Мәскәү Премиясе лауреаты исеме бирә.

Төньяк Кавказ төбәгендә «Яклау» Бөтенрусия һәлакәтләр медицинасы үзәгенең кыр госпитальләр эшен тәэмин итү өчен институт белгечләре төркемен җитәкли, Ингушетия Республикасы һәм Чечен Республикасында кураторлык эшләрен дәвам итә, анда 500-дән артык фтизиатрия һәм дәвалау-профилактика хезмәте табипларның һәм шәфкать туташларының туберкулезның көнүзәк проблемалары буенча уку оештыра; Ингушетия Республикасының атказанган табибы була. Халыкара «Врачи без границ» оешмасы белән бергә эшли.

150-нән артык фәнни эшләр авторы, 19 фән кандидаты һәм 6 фән докторы әзерләгән; сәламәтлек саклау өлкәсендә Мәскәү шәһәре мэры премиясе лауреаты (2005), «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнә (2002) һәм «Россия Федерациясенең атказанган табибы», шулай ук Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнә.

2015 елның 14 маенда 77нче яшендә Мәскәүдә вафат була[3].

Төп эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Корнилова З. Х., Титюхина М. В., Батыров Ф. А. «Комплексное лечение больных туберкулезом органов дыхания при токсическом лекарственном гепатите». ж. «Туберкулез и болезни легких». М. — 2011, № 3-С.29-33.
  • Корнилова З. Х., Каюкова С. И., Макаров О.В, Демихова О. В. «Проблемы современной диагностики туберкулеза женских половых органов». ж. «Туберкулез и болезни легких». М. — 2011, № 3-С.49-51.
  • Корнилова З. Х. «Современные проблемы туберкулеза», учебное пособие. Издательство «Медицинский проект». М.-2011, № 1(27)-С.3-80.
  • Корнилова З. Х., Нерсесян А. А., Меркурьева Я. А. «Клиника, диагностика и лечение мочеполового туберкулеза».

ж. «Проблемы туберкулеза и болезни легких». М. — 2006, № 9-С.5-15.

  • Ерохин В. В., Корнилова З. Х., Алексеева Л. П.

«Казеозные процессы у больных туберкулезом, сочетанного с ВИЧ-инфекцией». ж. «Проблемы туберкулеза». М. — 2008, № 10

  • Ерохин В. В., Корнилова З. Х., Алексеева Л. П.

«Особенности выявления, клинических проявлений и лечения у ВИЧ-инфицированных». Доклад на научно — практич. Конференции 25 — 26 мая 2005 г. — М.-стр.129-131. (Проблемы туберкулеза 2005 г. № 10 стр.20-28)

  • Корнилова З. Х., Тахтоходжаева Г. Р. и соавторы «Эффективность комплексной терапии, включающей лимфотропное введение изониазида у подростков с деструктивным туберкулезом легких и нарушенным вегетативным состоянием». ж. «Проблемы биологии и медицины». Самарканд — 2009, № 3 (58)-С.155-157.
  • Корнилова З. Х., Зюзя Ю. Р., Алексеева Л. П.,

«Клинико-морфологические особенности течения туберкулеза при ВИЧ-инфекции». ж. «Проблемы туберкулеза и болезней легких». М. — 2008, № 10, С. 13-20.

  • Корнилова З. Х., Выренкова Т. Е. «Фликтенулезные поражения глаз при туберкулезе у детей». ж. «Проблемы туберкулеза» — 1969 г. № 3.
  • Одинец В. С., Погосова К. Р., Корнилова З. Х. « Эффективность теста — терапии глаз в сочетании с местной инъекции изониазид + дексаметазон». Доклад на Региональной научно — практич. Конференции 25 — 26 мая 2007 г. — Ставрополь.
  • Корнилова З. Х., Алексеева Л. П. «Диссеминированный туберкулез легких у больных ВИЧ — инфекцией». Сборник материалов научно — практической конференции Москва «Проблемы туберкулеза у больных ВИЧ — инфекцией» — 25 — 26 мая 2005 года.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Состав оргкомитета 2014 елның 10 март көнендә архивланган.. XV Международный конгресс «Здоровье и образование в XXI веке».
  2. Электронный научно-образовательный вестник «Здоровье и образование в XXI веке». әлеге чыганактан 2014-03-10 архивланды. 2013-08-13 тикшерелгән.
  3. 14 мая ушла из жизни Зульфира Хусаиновна Корнилова. 17 май 2015 тикшерелде. 2015 елның 21 май көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-05-21, retrieved 2021-11-20 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]