Иешуа Га-Ноцри (Булгаков персонажы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иешуа Га-Ноцри (Булгаков персонажы) latin yazuında])
Иешуа Га-Ноцри Понтий Пилат мәхкәмәсендә («Мастер һәм Маргарита», «Арбат» театры спектакле)

Иешуа Га-Ноцри - Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" романында әдәби персонаж.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу образның прототибы булып тора Гайсә Мәсих тора, ләкин Булгаков сюжеты Инҗилнекеннән нык аерылып тора.

Иешуа - Иисус (Гайсә) исеменең яһүдчә әйтелеше. Булгаков роман лексикасында инҗилчә исем һәм атамаларны оригиналь, гыйбрани яңгырашка якынайтырга омтылган (Ершалаим, Вар-равван һ.б.) Ә Талмудта (Яңа Гаһеднең Синодаль тәрҗемәсендә "Назареялы" )искә алынган "Га-Ноцри" кушаматының мәгънәсе анык түгел һәм Иешуаның туган җиренә бәйле булырга мөмкин. [1]

Иешуа - романның иң төп геройларының берсе, Воландның антиподы. Әсәр башында ул Мастер романы эчендә барлыкка килә, тик чын роман ахырында төп сюжет линиясендә катнаша. Соңгысында ул Яктылык көчләре хөкемдары буларак характерлана. Мастер романын укып чыккач, ул Воланд янына Левий Матвейны Мастер һәм Маргаритага тынычлык бүләк итү турында үтенеч белән җибәрә. Бу күренешнең мәгънәсе - романда эпиграфның үзеннән бирле үк күрсәтелүче тема: бергә һәм бәйсез рәвештә бердәм тарихи процесста катнашучы пассив Яхшылык һәм актив Явызлыкның капма-каршы куелуы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чудакова М.О. Михаил Булгаковның тормышы = Жизнеописание Михаила Булгакова. — 2 нче басма, тулыландырылган. — М.:: Книга, 1988.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]