Мастер (персонаж)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мастер (персонаж) latin yazuında])
Мастер (кушамат)
Рәсем
Язучы: Михаил Булгаков
Әсәрләр: Мастер һәм Маргарита
Милләте: рус
Раса: кеше
Яшь: 38 тирәсе
Гаилә: сөйгәне Маргарита

Мастер (Оста) - Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" романында әдәби персонаж.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мастер - Мәскәү кешесе, элек тарихчы булып эшләгән, югары белемле, берничә чит тел белгән кеше. Лотереяда зур күләмдә акча отып, ул тормышын Понтий Пилат һәм Иешуа Га-Ноцри турында роман язуга багышлый. Ләкин романны нәшер итү мөмкин булмый, аны һөнәри әдәбиятчылар барысы да каты тәнкыйтьлиләр. Аны, аның әсәрен туктаусыз мыскыллау аркасында, мастер акылдан язган һәм төшенкелек вакытында, романны яндырган. Өстәвенә, мастерның бер танышы аның фатирын алыр өчен, аның өстеннән ялган донос яза. Тикшерүдән соң мастерны азат итсәләр дә, ул фатирын, акчаларын һәм яшәү мәгънәсен югалтып, рух авырулар клиникасында тынычлык табарга карар кыла. Роман тарихы Воландны кызыксындыра. Ул яндырылган кулъязмаларны кире кайтара, шулай ук мастерга һәм аның сөйгәне Маргаритага мәңгелек тынычлык урынын күрсәтә.

Прототиплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мастер образы автобиографик: Михаил Булгаков та үз романының беренче редакциясен яндырган, һәм кире язгач та, аны ССРБ да якын арада гына нәшер итеп булмаячагын аңлаган.

Мастер образы кинематографта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]