Иранда Зәрдөштлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иранда Зәрдөштлек latin yazuında])

Атәшпәрәстләр Иранда сакланып калган иң борынгы дини җәмәгать.[1] Иранны Мөселманнар яулап алуга кадәр, Зәрдөштлек Сассанид Иранының беренчел дине булган.[2] Илнең рәсми халык санын алу буенча, 2011 елга илдә 25 271 Зәрдөштлек тарафдары булган.[3][4][5]

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Дарий

Зәрдөшт вакытыннан объектив язмалар юк. Зәрдөшткә караган иң иртә язма сылтамалар (Иранлы булмаганнардан) Юнан язучыларыннан булганга охшаган.[чыганагы?] Зәрдөшт һәм аның беренче тарафдарлары Бронза Гасыры һәм Тимер Гасыры (як. б.э.к. 1200 - 600 еллар) арасында яшәгән Иранлылар булган.[6]:1 Иранга Иранлы халыклар дип аталган халыкларның күчеше вакытын күбесенчә Ассирия язмаларыннан фараз итәргә була.[6]:48 Шулай ук, Геродот (I, 101) бер Меде кабиләсе "Магой" дип аталу турында мәгълүмат китерә, ул яхшырак "Магилар" буларак мәгълүм; бу кабиләгә күп каһиннәр кергән, алар Меделарга да, Фарсыларга да хезмәт иткән. Медия империясе (як. б.э.к. 612 ел), Зәрдөштлек Парс төбәгендә (соңрак Персиянең башкаласы) дә, Көнчыгыш төбәкләрдә дә яхшы нигезләнгән булганы мәгълүм.[6]:49

Ахеменид династиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Кирос җитәкчелегендә Фарсылар Медес династиясен б.э.к. 549 елда тар-мар итеп тиздән икенче Иран династиясен һәм беренче Фарсы империясен нигезләгәннәр.[6]:49 Фарсылар империяләрен киңәйтә торгач, Зәрдөштлек Гермодор, Гермиппус, Ксантос, Евдокс һәм Аристотель кебек Юнан тарихчыларына тәкъдим ителгән булган; һәрберсе Зәрдөшт тормышына карый торган төрле даталар биргән, әмма табигый рәвештә аның Фарсы пәйгамбәре дип ышанганнар һәм аны "Магилар Остазы" дип атаганнар.[6] Гәрчә бу дин турында Кирос вакытыннан калган язмалар булмаса да, Пасаргадаэда табылган ут алтарьлары, һәм шулай ук аның кызының исеме Атосса булуы, бу Виташпа патшабикәнең исеме (Зәрдөштнең патша яклаучысы), ул чынлап та Атәшпәрәст булуын фараз итәргә мөмкинчелек бирә.[6] Шулай да, Бөек Дарий вакытына (б.э.к. 549 ел – б.э.к. 485/486 ел) империядә Зәрдөштлек киң таралганы ачык билгеле. Дарий язмаларының берсендә шулай дип игълан итә:

Агурамазда бөек Илаһ, ул бу җирне барлыкка китергән, теге күкне барлыкка китергән, кешене барлыкка китергән, кеше өчен бәхетне барлыкка китергән, Дарийны патша иткән, күпләр өстеннән патшаны, күпләр өстеннән бер Раббыны."

Персеполис[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Персеполис (яки Парса) Бөек Дарий һәм аның улы Ксеркс I төзегән Ахеменид империясенең дүрт башкалаларның берсе булган; ул дөньяга "Кояш астында иң бай шәһәр" буларак мәгълүм булган балкучы шәһәр булган. Ул шулай ук Якын Көнчыгышның сәүдә башкаласы булган.
Персеполисның төп функцияләрнең берсе борынгы Зәрдөштлек фестивале Нәүрүзне кабул итү булган. Шулай итеп, һәр елны Персия хөкеме астында һәр илдән вәкилләр Персеполиска патшага һәм империягә лояльлеген күрсәтер өчен бүләкләр алып килә торган булганнар.

Арсакид династиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сассанид династиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сассанид династиясе (б.э. 224-651 елы) Зәрдөштлекне дәүләт дине дип игълан иткән һәм Зәрдөштлекнең дини яңарышын тәэмин иткән. Кавказ өстеннән гасырлар буе дәвам иткән сюзеренитеты вакытында, Сассанидлар күренерлек уңышлар белән Зәрдөштлекне тәэмин итеп караганнар һәм ул Христианлык кергәнче Кавказда мәшһүр булган (бигрәк тә хәзерге көн Азәрбайҗанда). Христиан дине киң таралган Парфян империясе вакытыннан бирле үтә көндәше булган Рим Империясе белән бәйләнешләре булганга күрә, Сассанидлар Рим Христианлыгына шөбһәләнеп караган һәм Бөек Константин хөкем итүеннән соң кайвакыт аны эзәрлекләгәннәр.

Мани пәйгамбәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мани пәйгамбәре Зәрдөштлекнең дә, һәм шулай ук Гностицизмның да күп элементларын керткән Манихеизмны нигезләгән Парфян килеп чыгышлы асыл Иранлы булган, шулай да тәгълиматында кешеләрнең җирдә яшәү тәҗрибәсе мескен дип каралган, бу тормышны бәхетлек аша бәйрәм итәргә булган Зәрдөштлек карашы белән капма-каршы булган.
Мани юмарт рәвештә Патша Шапур I тарафыннан кабул ителгән булган һәм күп ел аның сарай янында уздырган, анда Мани Шабуһрның бөтен хөкеме вакытында якланган булган. Шулай да Мани Семит (Сириак Арамей) телендә язган һәм аның бар эше тарафдарлары тарафыннан Урта Фарсы теленә тәрҗемә ителергә тиеш булган, алар Маниның Иң Олы Ходаеның исеменә Зурван дип мөрәҗәгать иткәннәр һәм аны Оһрмазд атасы дип атаганнар. [7] (Аһурамазда, Акыл Ходае, Зәрдөштлекнең төп Илаһы).

Зурванизм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәрчә Зурванит Зәрдөштлекнең килеп чыгышы мәгълүм булмаса да, ул киң колач алуы Сассанид чорында булган һәм күп Сассанид императорлары кимендә күпмедер дәрәҗәдә Зурванизм тәгълиматын белән таныш булганнар. Зурванизм Сассанид чоры вакытында рәсми танылган булган, әмма 10-ынчы гасырдан соң аның эзләре калмаган.
Маздей Зәрдөштлегеннән аермалы буларак, Зурванизм Агура Мазданы трансцедент Барлыкка Китерүче итеп түгел, әмма Зурван өстенлеге астында ике тигез, әмма капма-каршы Илаһларның берсе дип таныган. Үзәк Зурванит ышану Агура Мазданы (Урта Фарсы телендә: Оһрмузд) һәм Ангра Маиньюны (Аһриман) гел булган игезәк иртуганнар дип раслаган.
Типик Зурванит ышануларның Зәрдөштлек булмаган игъланнары Зәрдөштлекнең көнбатышка ирешүнең беренче эзләре булган, алар Европа галимнәрен Зәрдөштлек дуалистик ышану дигән нәтиҗәгә килергә мәҗбүр иткән. Зурванның Зәрдөштлек культы Манихеизмның Урта Фарсы текстларда Зурван исемен Манихей яктылык Илаһын чагылдыру белән куллану белән буталмаска тиеш. Мани пәйгамбәр бу практиканы (мөгаен сәяәси сәбәпләргә күрә) Шапурганда китергән, аны ул Шапур II-гә багышлаган. Сассанид чорының калганында, Манихейлар эзәрлекләнгән азчылык булган һәм Мани Баһрам I тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән булган.

Календарь реформалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге утлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йәздтә Зәрдөштлек Ут гыйбадәтханәсе.

Сассанидлар вакытында Персиянең өч бөек изге уты Адур Фарнбаг, Адур Гушнасп һәм Адур Бурзен-Миһр булган, алар тәңгәл килгән рәвештә Парста, Мидия һәм Парфиядә янган. Бу өчнең Адур Бурзен-Миһр иң изге ут булган, чөнки ул Зәрдөшт пәйгамбәр үзе һәм патша Виштаспага бәйле булган.[8]

Маздакит хәрәкәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авеста[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта Гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гарәп яулап алуы һәм хәлифәлек астында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук Иранны Гарәпләр яулап алуы буларак мәгълүм Персиянең мөселманнар тарафыннан яулап алынуы 651 елда Сассанид Империясенең ахырына һәм Иранда Зәрдөштлек диненең бөлүенә китергән. Гарәпләр Сассанид территориясенә беренче мәртәбә 633 елда һөҗүм иткәннәр, шул вакытта генерал Халид ибн Валид Месопотамияне (хәзер Гыйракъ булганны) яулап алган, ул Сассанид дәүләтенә сәяси һәм икътисади үзәге булган. Халидның Левантта Рим фронтына күчүеннән соң, мөселманнар ахыр чиктә Иран контр-һөҗүмнәренә тоткан позицияләрен югалткан. Икенче яулап алу 636 елда Саад ибн аби Ваккас астында башланган, шул вакытта Кадисийя Бәрелешендә ачкыч җиңү Ираннан көнбатышка Сасанид контроленең әкренләп бетүенә китергән.
Загрос таулары Рашидун Хәлифәлеге һәм Сассанид Империясе арасында табигый барьер һәм чик булган. Даирәгә дәвам итеп Фарсыларның рейдлары булганга күрә, Гомәр Хәлифә 642 елда Сасанид Иран империясенең тулы яулап алуын әмер иткән, бу Сасанидларның 651 ел тирәсендә тулы яулап алынуы белән тәмамланган. Иранның яхшы координацияләнгән күп яклы һөҗүмнәр сериясендә яулап алынуы Иран сугыш кырларыннан берничә мең километрда урнашкан Мәдинәдән Гомәр Хәлифә җитәкчелеге астында булган.
Иран тарихчылары бабаларын яклар өчен Гарәп чыганакларын "кайбер тарихчылар расламаларына каршы рәвештә, чынлыкта, Иранлылар Гарәп яуларына каршы озак һәм каты сугыш алып барганнары"н сурәтләү өчен кулланганнар. 651 елга, Иран җирләрендә шәһәр үзәкләренең күпчелеге, игътибарга лаек Каспий провинцияләре һәм Трансоксиана чыгарылмалары белән, Гарәп армияләре хөкеме астына кергән. Хәттә Гарәпләр илне буйсындырганнан соң, күп шәһәрләр фетнә күтәргәннәр, Гарәп губернаторын үтергәннәр яки гарнизоннарына һөҗүм иткәннәр, әмма хәлифәләрдән бу барлык фетнәләрне бастырыр һәм Ислам хөкем сөрүне кертү өчен кире көчәйтү уңышка ирешкән булган. Моның мисалы булып Бохараны күп фетнәләрдән соң рәхимсез буйсындыру булган. Исламга күчерү, шулай да, бары тик әкренләп барган. Процесс барышында күп көч куллану гамәлләре булган, Зәрдөштлек язмалары яндырылган булган һәм күп мобадлар үлем җәзасына тартылган булган. Сәяси яулап алынганнан соң, Фарсылар үзләрен ныкландыру өчен Фарсы телен һәм мәдәниятен тәэмин итә башлаганнар. Моңа да карамастан, сәяси, иҗтимагый-мәдәни яки рухи сәбәпләргә күрә яки бары тик сөйләшеп ышандырып күпләр Исламны кабул иткән.

Монголлар хөкеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иранның Монголлар тарафыннан яулап алынуы нәтиҗәсендә миллионнарча кеше үлгән һәм күп шәһәрләр хәрабә булган. Иртә Монгол яулап алучылары, шулай да, мәҗүсиләр яки Буддачылык тарафдарлары булган, шулай итеп аларның эзәрлекләүләре элеккеге кебек Атәшпәрәстләргә каршы булмаган. Шулай да, яулап алынуның ярты гасырында, Ил Ханлыгының җитәкчесе Газан Хан Исламга күчкән, бу Иранда Зәрдөштлек тарафдарларының статусына ярдәм итмәгән. Шулай да, Монголлар китәргә мәҗбүр ителү вакытына, Парс провинциясе зур зыян күрмәгән һәм Зәрдөштлек тарафдарлары Парсның төньягына күбесенчә Йәзд һәм Керман төбәкләренә күчкән,[9] биредә хәзерге көндә дә төп Зәрдөштлек җәмәгатьләре урнашкан.

Хәзерге заман тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәфәви династиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигый Сәфәви династиясе Атәшпәрәстләрнең кайчандыр дәртле җәмәгатен җимергән. Рәсми сәясәт буенча, Сәфәвиләр һәрбер кешене Исламның Шигыйчылык мәзһәбенә күчерергә теләгән һәм йөзләрчә мең Атәшпәрәстне һәм башка азчылыкларны баш тартсалар үтергән.[10] Зәрдөштлек тарафдарларының күпчелеге шулай ук Һиндстанга киткән, гәрчә якынча 20%-ы калган, шуларның күбесе 19-ынчы гасыр ахырында күчәргә мәҗбур булганнар, чөнки Каҗар династиясе аларга чикләүләр куйган.

Каҗар династиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каҗар вакытында Зәрдөштлек гаиләсе, Иран, якынча 1910 ел.

Каҗар династиясе вакытында дини Зәрдөштлек тарафдарларын эзәрлекләве янаган булган. Йогынты ясаучы Парсилар белән, мәсәлән, Манекҗи Лимҗи Хатария кебек иганәчеләр белән үсүче контактларга күрә; күп Зәрдөштлек тарафдарлары Ираннан Һиндстанга киткән. Анда алар Иранилар буларак мәгълүм икенче төп Һиндстан Зәрдөштлек җәмәгатен оештырганнар.[11]

Пәһләви династиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Егерменче гасыр башыннан дәүләтнең башкаласы Тәһран барлык Иран азчылыкларыннан тиз миграцияләр кичергән. Зәрдөштлек тарафдарлары саны 1881 елда 500-дән 1912 елда 500-гә кадәр үскән.[12] Пәһләви династиясе хөкеме вакытында, Атәшпәрәстләр Иранда иң эзәрлекләнгән азчылык булудан Иран дәүләтчелеге символына үзгәргәннәр.[13] Бу фикер 1979 Ислам Инкыйлабы барышында истә тотылган булган, шул вакытта Айятоллаһ Садугһи "Без Мөселманнар агач ботаклары кебек, әгәр дә безнең тамырлар киселсә, без сулачакбыз һәм үләчәкбез" дип игълан иткән, шулай ук соңгы премьер-министр Шапур Бәхтияр инкыйлабына кадәр "чын дәүләтчелек"кә кертем ясап Зәрдөштлек Меһреган фестиваленда (1980) Калифорниядә, Лос-Анжелеста анти-Айятоллаһ Хомейнига каршы очрашу уздырган.

Ислам Җөмһүрияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башка төркемнәр кебек, Иранлы Әрмәннәр, Иранлы Ассириялеләр һәм Иранлы Яһүдләр кебек, Атәшпәрәстләр рәсми танылган һәм 1906 Конституциясе нигезендә Иран Мәҗлисендә бер урын бирелгән булган, хәзерге вакытта аны Эфандияр Эхтияри Касснавиеһ алып тора. Нидерландта урнашкан GAMAAN (Group for Analyzing and Measuring Attitudes in Iran - Иранда Мөнәсәбәтләрне Анализлаучы һәм Үлчәүче Төркем), респондентларның күбрәк анонимлыгын тәэмин итәр өчен онлайн сораштыруны кулланып сораштыруы нәтиҗәсендә 50 000 Иранлының карашын өйрәнгән һәм 7,7% үзләрен Зәрдөштлек тарафдарлары икәнен күрсәткән.
2013 елда, Йәзд шәһәр шурасына Сепанта Никнам сайланган булган һәм Иранда беренче Зәрдөшт тарафдары киңәшче булган.[14]
20-енче гасырда мәшһүр Иран Атәшпәрәстләре:

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвам итеп укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Niechciał, P. (2015) “The Key Content of Contemporary Zoroastrian Identity in the Islamic Republic of Iran: a Socio-Anthropological Approach,” in Krasnowolska, A. and Rusek-Kowalska, R. (eds) Studies on the Iranian World: Medieval and Modern. Jagiellonian University Press, pp. 149–156.
  • Images of modern Zoroastrianism in Iran

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ZOROASTRIANISM i. HISTORY TO THE ARAB CONQUEST – Encyclopaedia Iranica.
  2. Hourani, 1947, 87 бит.
  3. Archived copy.
  4. Iran is young, urbanised and educated: census, AFP, The National
  5. Iran Population (2021) - Worldometer.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Mary Boyce "Zoroastrians, Their Religious Beliefs and Practices"
  7. Mary Boyce, "Zoroastrians, Their Religious Beliefs and Practices": Under the early Sassanians
  8. Mary Boyce, "Zoroastrians, Their Religious Beliefs and Practices": Under the mid Sassanid period
  9. Mary Boyce, "Zoroastrians, Their Religious Beliefs and Practices": Under the Caliphs
  10. Ghereghlou, Kioumars (2017). «On the margins of minority life: Zoroastrians and the state in Safavid Iran 1» (en). Bulletin of the School of Oriental and African Studies 80 (1): 45–71. DOI:10.1017/S0041977X17000015. ISSN 0041-977X.
  11. ZOROASTRIANISM ii. Arab Conquest to Modern – Encyclopaedia Iranica.
  12. Hukht (1973)
  13. Janet Kestenberg Amighi "Zoroastrians of Iran, Conversion, Assimilation, or Persistence" pp. 143
  14. "Iran Suspends Zoroastrian Member of Yazd City Council", The Associated Press, The New York Times, 9 October 2017, retrieved 9 October 2017 
  15. Jamshid Bahman Jamshidian. A Zoroastrian Educational Institute.
  16. RIP: Professor Emeritus Farhang Mehr Dies at 94 (9 March 2018).
  17. M. Kasheff. Anǰoman-e Zartoštīān (Society of Zoroastrians). Encyclopaedia Iranica.