Казанның Мактау китабы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казанның Мактау китабы latin yazuında])
Казан шәһәренең
Мактау китабы
Оригинал исеме Книга почета города Казани
Ил Россия
Төр мактаулы исем
Кемгә бирелә Казанның үсешенә һәм чәчәк атуына, Россия Федерациясендә һәм халыкара аренада аның ролен һәм абруен күтәрүгә зур өлеш керткән гражданнар, предприятие, оешма, учреждение, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр
Статусы гамәлдә
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Казан шәһәренең Мактау китабы (рус. Книга почета города Казани) ― Казан халык депутатлары Советы карары белән 2005 елның 30 мартында булдырылган шәһәрнең аерым мактау билгесе. Казанның Мактау китабына аерым гражданнарның исем-фамилияләре, Татарстан эшчәнлегенең төрле өлкәләренә зур өлеш керткән предприятие, оешма, учреждение, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр исемнәре кертелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның Мактау китабы Казан халык депутатлары Советы карары белән 2005 елның 30 мартында булдырылган. Казанның Мактау китабына производство, фән, мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, спорт һәм хокук тәртибе, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Казанның иминлеген үстерүгә, Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә аның абруен күтәрүгә зур өлеш керткән аерым гражданнарның фамилияләре, предприятие, оешма, учреждение, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр исемнәре кертелә. [1].

60х40 см зурлыктагы Мактау китабы алтын йөгертелгән металл бизәкләр белән инкрустацияләнгән күннән эшләнгән. Күндә декор рәсемен кабатлаучы тиснение бар. Тышлыкта Зилант рәсеме һәм ике дәүләт телендә (рус һәм татар): «Книга почета Казани / Казанның Мактау китабы» дип язылган. Һәр битнең сул өлешендә фотосурәт өчен урын бар. Фотографиянең уң ягында кыскача биографик мәгълүматлар язылган текст, фотография һәм биография тексты астында бит киңлегендә Казан алдындагы казанышлары тасвирланган текст урнаштырыла.

2005 елдан 2018 елга кадәр Казанның Мактау китабына 100 граждан, коллектив, предприятие, учреждение кертелгән. [2].

Статут[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күкрәк билгесе

Казанның Мактау китабына эшчәнлекнең төрле өлкәләре үсешенә зур өлеш керткән, Татарстан башкаласы үсешенә йогынты ясаган, республикада, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә Казанның абруе артуына булышлык иткән аерым гражданнарның фамилияләре, шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре, иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре исемнәре кертелә.

Казанның Мактау китабына кертү турындагы карарны Казан администрациясе башлыгы тәкъдиме буенча халык депутатларының Казан советы (Думасы) президиумы кабул итә. Карар массакүләм матбугат чараларында басыла. Аерым гражданнарны Казанның Мактау китабына кертү турындагы үтенеч хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар, җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнары инициативасы буенча бирелә.

Мактау китабына кертелергә лаек булган һәр гражданга билгеләнгән үрнәктәге таныклык һәм күкрәк билгесе, предприятиегә, иҗтимагый оешма яки берләшмәгә билгеләнгән үрнәктәге таныклык һәм истәлек билгесе тапшырыла. Мактау китабына кертү турында таныклыклар А4 һәм А3 форматында перламутрлы беж төстәге кәгазьдән эшләнгән. Битнең алгы ягында милли стильдә шелкография ысулы белән орнамент ясалган, төсе ― бронза. Таныклыкның өске өлешендә алтын фольга белән Казан шәһәре гербы басылган, аста «Свидетельство / Таныклык» язуы урнашкан. Таныклыкның барлык язмалары һәм текстлары ике дәүләт теленең берсендә: рус яки татар телендә башкарыла. Күкрәк билгесе унике очлы йолдыз формасында. Йолдызның үзәгендә бордо эмаль фонында Зилант сурәтләнгән, эмаль фонының әйләнәсе буенча дәфнә (лавр) ботаклары, аста рус һәм татар телләрендә «Книга Почета города Казани / Казан шәһәренең Мактау Китабы» дип язылган кызыл эмаль тасма. Күкрәк билгесе кыйммәтле металдан (алтын йөгертелгән көмеш), истәлек билгесе шулай ук металлдан (алтын йөгертелгән никель белән капланган бакыр) эшләнгән. Билгеләрнең зурлыгы: күкрәк билгесе: диаметры 30 мм, фон әйләнәсе диаметры 20 мм; истәлек билгесе: диаметры 90 мм, фон әйләнәсе диаметры 60 мм.[3].

Бүләкләр, гадәттә, Шәһәр көнендә ― 30 августта тапшырыла[4].

Мактау китабына кертелгәннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

т/с Исем-фамилиясе / Оешма исеме Эш урыны, вазыйфасы Казан шәһәре Думасы президиумының карары
1. Гүзәл Мөхәммәтҗанова Социаль белем бирү академиясе ректоры (КСЮИ), Россия мәгариф академиясенең Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм психологиясе институты директоры[5] 12.04.2006 № 9
2. Мария Устинова Казан шәһәренең 102-нче гимназиясе директоры 12.04.2006 № 9
3. Сабир Әхтәмов Советлар Союзы Герое 15.02.2007 № 5
4. Борис Кузнецов Советлар Союзы Герое 15.02.2007 № 5
5. Петр Полушкин Советлар Союзы Герое 15.02.2007 № 5
6. Газинур Хәйруллин Россия Федерациясе Каһарманы 15.02.2007 № 5
7. Николай Зайцев «НефтеХимСэвилен» ААҖ генераль директоры 10.05.2007 № 10
8. Жанетта Зайцева 122-нче гимназия директоры 10.05.2007 № 10
9. Раиса Ким «Булка-кондитер комбинаты» ААҖ генераль директоры (1988―2003) 10.05.2007 № 10
10. Мирза Мәхмүтов ТР ФА академигы 10.05.2007 № 10
11. Ринат Таҗетдинов Театр әһелләре берлеге рәисе 10.05.2007 № 10
12. Борис Тихомиров «Казан Гипронииавиапром» ЯАҖ генераль директоры 10.05.2007 № 10
13. Әсгать Шәйхетдинов мактаулы спорт мастеры, ирекле көрәш һәм гер спорты буенча халыкара категорияле судья 10.05.2007 № 10
14. Нинель Юлтыева профессор, Казан хореография училищесының сәнгать җитәкчесе 10.05.2007 № 10
15. «Горводзеленхоз» тресты җитәкче Р. Ш. Җаббарова 10.05.2007 № 10
16. Казан вертолет заводы генераль директор А. П. Лаврентьев 10.05.2007 № 10
17. «Дәүләт гамәли оптика институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе ФДУП генераль директор В. П. Иванов 10.05.2007 № 10
18. Луиза Космылина «Казан» ММҮ МУП Казанның Меңьеллыгы музее мөдире, ТР Дәүләт Советы депутаты 11.02.2008 № 29
19. Ирина Питулова 17-нче шәһәр поликлиникасы баш табибы 11.02.2008 № 29
20. Иван Стогниев отставкадагы генерал-майор, ТР буенча «Сугышчан туганлык» локаль сугышлар һәм хәрби конфликтлар ветераннарының Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте бүлеге рәисе 11.02.2008 № 29
21. Владимир Фомин отставкадагы генерал-лейтенант, ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты президиумы әгъзасы 11.02.2008 № 29
22. Владимир Житлов РСФСР һәм СССР атказанган тренеры, РСФСР һәм ТР атказанган физик культура хезмәткәре 19.06.2008 № 37
23. Ольга Князева Олимпия чемпионы, күп тапкырлар СССР, дөнья чемпионы, Европа Кубогы иясе 19.06.2008 № 37
24. Валентина Никонова Олимпия чемпионы, күп тапкырлар СССР, дөнья чемпионы, Европа Кубогы иясе 19.06.2008 № 37
25. Елена Мигунова җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, күп тапкырлар Европа һәм дөнья чемпионатларының җиңүчесе, Пекинда XXIX җәйге Олимпия уеннарының көмеш призеры 26.08.2008 № 40
26. Дарья Шкурихина нәфис гимнастика буенча халыкара класслы спорт мастеры, төркемле күнегүләрдә күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы, Пекинда XXIX җәйге Олимпия уеннары чемпионы 26.08.2008 № 40
27. Александр Вахмистров капиталь төзелеш, күчемсез милек объектларын реконструкцияләү мәсьәләләре буенча Санкт-Петербург вице-губернаторы 6.02.2009 № 52
28. Лазарь Бородов Дәрвишләр бистәсе торак комплексының идарә башлыгы (2001–2005) 4.06.2009 № 60
29. Татьяна Емелина Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби хирург 4.06.2009 № 60
30. Иван Журавлев «Казаноргсинтез» ААҖ түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү заводының 152-нче цехы аппаратчысы 4.06.2009 № 60
31. Александр Павлов Директорлар советы рәисе ― Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе ААҖ дирекциясе консультанты 4.06.2009 № 60
32. Шамил Акбулатов «Инжстрой Санкт-Петербург» ЯАҖ президенты 29.06.2009 № 61
33. Наҗия Шевелева инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 18-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры 12.02.2010 № 67
34. Зенит-Казан (волейбол клубы) тренер В. Р. Алекно 9.07.2010 № 79
35. Казан (Идел буе) федераль университеты ректор И. Р. Гафуров, президент М. Х. Сәлахов 9.07.2010 № 79
36. Айрат Зәкиев Пекиндагы Паралимпия уеннарының көмеш призеры, пауэрлифтинг буенча ике тапкыр Россия чемпионы 9.07.2010 № 79
37. Елена Скобельцина Казан дәүләт университеты каршындагы Н. И. Лобачевский исемендәге лицей МАМУ директоры 9.07.2010 № 79
38. Василий Орешков С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе ФДУП ветераны 19.08.2010 № 80
39. Диләрә Еналиева Казан дәүләт медицина университетының инфекцияле авырулар кафедрасы профессоры 19.02.2011 № 80
40. ТИСБИ ректор Н. М. Прусс 19.08.2010 № 80
41. Наил Әмиров Казан дәүләт медицина университетының гигиена, медицина хезмәте һәм медицина экологиясе кафедрасы мөдире 8.06.2011 № 17
42. Александр Бородин Казан Суворов хәрби училищесы директоры 8.06.2011 № 17
43. Виталий Ивашкевич Казан дәүләт финанс-икътисад институтының Идарә учеты һәм контроллинг кафедрасы мөдире 8.06.2011 № 17
44. Светлана Ишкузина ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының «Счастливое детство» балалар үзәге өстәмә белем бирү ДБУ директоры 8.06.2011 № 17
45. Евгений Карпухин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы (1975–2010) 8.06.2011 № 17
46. Марат Рәхимов «Казметрострой» МУП җитәкчесе, Казан шәһәре Думасы депутаты 8.06.2011 № 17
47. Александр Рыжов Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 113-нче татар-рус гомуми урта белем бирү мәктәбе МББУ физкультура укытучысы 8.06.2011 № 17
48. Казан компрессорлы машиналар төзү заводы генераль директор И. Г. Хисамиев 14.06.2011 № 18
49. Тәлгать Абдуллин ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры 25.08.2011 № 19
50. Мөслимә Латыйпова «Бәхетле-1» ҖЧҖ генераль директоры 7.11.2011 № 22
51. Людмила Андреева Казан шәһәре Думасы секретаре 12.11.2011 № 23
52. Галина Нәҗипова 39-нчы инглиз телен тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү мәктәбе МАМУ директоры 29.02.2012 № 32
53. Талия Хәбриева РФ Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры 12.11.2012 № 23
54. Андрей Григорьев «Эфир» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе 6.03.2012 № 33
55. Динамо-Казан (хатын-кызлар волейбол клубы) баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов 20.06.2012 № 37
56. Леонид Мурысин Казан шәһәре Мәскәү районының 94-нче гимназия МБМУ директоры 20.06.2012 № 37
57. Мурмани Пипия Шамил Тарпищев исемендәге Теннис академиясе ҖЧҖ оештыручысы 20.06.2012 № 37
58. Тәүфыйкъ Сафин Казан шәһәренең 12-нче шәһәр клиник хастаханәсе ААҖ генераль директоры 20.06.2012 № 37
59. Венера Якупова «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире 20.06.2012 № 37[6]
60. Михаил Мельников «Казгорсвет» МУП 12.07.2012 № 39
61. Ренат Акчурин А. Л. Мясников исемендәге Клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамырлары бүлеге җитәкчесе 15.08.2012 № 40
62. Ринат Сәетгәрәев Академик В. И. Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар федераль фәнни үзәгенең кардиохирургия, йөрәк һәм үпкә күчереп утырту бүлеге җитәкчесе 15.08.2012 № 40
63. Александр Славутский В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәнгать җитәкчесе ― директоры 22.11.2012 № 48
64. Казан шәһәренең 1-нче шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе ДАССУ баш табиб В. Г. Беляков 20.12.2012 № 51
65. Казан югары хәрби команда училищесы җитәкче В. Н. Миронченко 14.02.2013 № 52
66. Лия Заһидуллина «Татарстан» ДТРК милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе 14.02.2013 № 52
67. Әлфия Латыйпова Казан шәһәре Идел буе районының 52-нче гимназия МБМУ директоры 28.06.2013 № 55
68. «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе ҖЧҖ генераль директор Р. Х. Җиһаншин 19.07.2013 № 56
69. «Казаньцентрстрой» ААҖ генераль директор Р. Р. Сафин 19.07.2013 № 56
70. «Татавтодор» ҖЧҖ генераль директор А. М Шәймиев[7] 19.07.2013 № 56
71. «Бәхетле-1» ҖЧҖ генераль директор М. Х. Латыйпова 25.01.2014 № 62
72. Казан дәүләт медицина университеты ректор А. С. Созинов 9.04.2014 № 64
73. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директор Р. С. Мөхәммәтҗанов 22.05.2014 № 67
74. Флёра Сөләйманова Сара Садыйкова иҗтимагый фондының «Казан кичләре» вокал ансамбленың солисты 17.07.2014 № 70
75. Николай Рыбушкин ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан федераль университетының җинаять хокукы кафедрасы доценты 17.07.2014 № 70
76. Әхмәт Сираҗиев спорт мастеры, ветераннар арасында Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда күп тапкыр җиңүче 17.07.2014 № 70
77. Әхәт Юлашев «ТР ветераннары берлеге» республика ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор 17.07.2014 № 70
78. «Әкият» курчак театры директор Р. С. Җаббарова 13.11.2014 № 73
79. Венера Ганиева М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры артист-вокалисты (солисты) 11.03.2015 № 82
80. Казан сәнгать училищесы директор О. А. Гыйльметдинова 15.04.2015 № 84
81. Казан оптика-механика заводы директор С. В. Раковец 15.04.2015 № 84
82. «Казэнерго» ААҖ генераль директор Ю. Д. Елисеев 15.04.2015 № 84
83. Лотфулла Шәфигуллин «Таттелеком» ААҖ генераль директоры 22.04.2015 № 86
84. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректор Р. К. Низамов 18.06.2015 № 88
85. Нәфис генераль директор Р. В. Пивков 18.06.2015 № 88
86. Казан милли тикшеренү технология университеты ректор Г. С. Дьяконов 18.06.2015 № 88
87. «Казан Гипронииавиапром» АҖ генераль директор Б. И. Тихомиров 17.06.2016 № 14
88. Виктор Лошадкин «Электроприбор Казан заводы» ААҖ ветераны 17.06.2016 № 14
89. Миңнехәниф Низамов Казан шәһәре Идел буе районының 114-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе МБГБУ өстәмә белем бирү педагогы 17.06.2016 № 14
90. Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе генераль директор Д. Җ. Кәримуллин 9.08.2016 № 18
91. «Радиоприбор» АҖ генераль директор Р. Н. Шәрипов 17.06.2016 № 14
92. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директор И. И. Якупов 8.12.2016 № 21
93. С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы ― «Туполев» ААҖ филиалы директор Н. В. Савицких 9.06.2017 № 23
94. «Электроприбор Казан заводы» ААҖ директор П. А. Шацких 9.06.2017 № 23
95. Вадим Кешнер РФ һәм ТР халык артисты 9.06.2017 № 23
96. Рәшит Кәлимуллин композитор, Россия һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлекләре рәисе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты 14.08.2017 № 25
97. В. И. Ленин музей-йорты мөдир Т. И. Басова 14.08.2017 № 25
98. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкче А. В. Соколов 23.08.2017 № 26
99. «Казаноргсинтез» ААҖ генераль директор Ф. Г. Миңнегулов 30.07.2018 № 32
100. Рөстәм Абязов «Ля Примавера Казан камера оркестры» Казан шәһәре МАМУ сәнгать җитәкчесе ― директоры 13.06.2019 № 37[8]
101. В. И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директор Р. Н. Шәрипов 13.06.2019 № 37
102. «Водоканал» МУП директор А. Ю. Егоров 13.06.2019 № 37
103. Казан дәүләт медицина академиясе (филиал) директор Р. Ш. Хәсәнов 12.08.2020 № 41
104. Валерий Карташев «Казан вертолет заводы» ГАҖ ветераны, җитештерү директоры ― генераль директорның беренче урынбасары (2001―2007) 12.08.2020 № 41
105. Валерий Побежимов «ЭНИКС» акионерлык җәмгыятенең баш конструкторы – генераль директор 12.08.2020 № 41
106. «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Ч. Р. Закирова 17.08.2021 № 6
107. Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры в.б. 17.08.2021 № 6
108. «Фехтование буенча олимпия резервының республика спорт мәктәбе» ДАУ директор И. Р. Шәймәрданов 17.08.2021 № 6
109. Казан шәһәренең «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУ баш табиб Ф. Ш. Галәветдинов 17.08.2021 № 6
110. Татарстан Республикасының Дәүләт академик симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе ― баш дирижер А. В. Сладковский 17.08.2021 № 6
111. «Эфир» ҖЧҖ директорлар советы рәисе А. П. Григорьев 17.08.2021 № 6
112. Ренат Харис шагыйрь 18.08.2022 № 9[9]
113. Казан шәһәре Вахитов районының «131 нче номерлы лицей» МАГББУ директоры Ә. Б. Хәбибуллина 18.08.2022 № 9
114. А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты ректор в.б. Т. Л. Әлибаев 18.08.2022 № 9
115. «Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ баш табиб Р. Ф. Шәвәлиев 9.08.2023 № 14
116. Данис Зарипов хоккейчы, Россиянең атказанган спорт мастеры 9.08.2023 № 14[10]
117. Казан дары заводы генераль директор А. Б. Лившиц 9.08.2023 № 14

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В Казанской ратуше наградили почетных граждан. Деловой квартал DK.RU, 01.09.2010(рус.)
  2. Казанның Мактау китабы яңа исемнәр белән тулыланачак. Казанның рәсми порталы, 14.06.2019
  3. О внесении изменений в решение Казанской городской Думы «О муниципальных наградах города Казани». Pandia.ru
  4. Тремя фамилиями пополнилась Книга почета Казани. Татар-информ, 19.07.2013
  5. карар кабул ителгән вакытка туры килгән вазыйфалары күрсәтелә
  6. Дина Ибрагимова. В книгу почета внесли новые имена (+фоторепортаж). Казанские ведомости, 31.08.2012
  7. Тремя фамилиями пополнилась Книга почета Казани. Татар-информ, 19.07.2013
  8. В Книгу почета Казани внесли Рустема Абязова и «Водоканал». Реальное время, 14.06.2019
  9. «Казань – это моя гордость»: Книга почёта столицы РТ пополнилась новыми лицами. Татарстан-24, 30.08.2022
  10. Хоккеист Данис Зарипов внесен в Книгу почета Казани. Бизнес-Онлайн, 9.08.2023

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]