Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе latin yazuında])
Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе
Gaz & Electricite de la ville de Kazan
Рәсем
Ил

Русия империясе Русия империясе

Урнашуы

Казан
Зур Проломная урамы

Халәт

ябылган

Төзелеш башлавы датасы

1895

Файдалануга тапшыру

1897

Файдаланудан чыгару

1926

Җиһазлар характеристикалары
Генераторлар егәрлеге, МВт

1,397448

Харитада

Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе — революциягә кадәр Россия-Бельгия компаниясе. Тулы исеме — «Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе» (Gaz & Electricite de la ville de Kazan) исемле Бельгия аноним җәмгыяте. Компания Казанда үз гамәлләрен башкарган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе» акционерлык җәмгыяте вәкиленә 100 Бельгия франкы акциясе. Брюссель шәһәре[1].

1890 елда башлангыч капитал 1,65 млн. франк булган «Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе» акционерлык җәмгыяте гамәлгә куела[2].

Бельгия белгечләре идарә иткән беренче Казан электростанциясе 60 ат көченә ия булган ике газ моторлы двигатель белән җиһазландырылган була, аларның һәрберсе яктырткыч газында эшләгән. Соңрак станциянең куәте ун газ-моторлы, ике зур газ-генератор двигателе һәм нефть ягулы ике дизель двигательле 1900 ат көченә кадәр арттырылган.

Казан шәһәренең электрлаштыру 1897 елда Зур Проломная урамыннан (хәзерге Бауман урамы) башлана. Башта шәһәр буенча 1400 шәмле ут фонарьлары булган өч йөздән артык багана урнаштырыла. 1900 елда «Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе» компаниясе электростанциясе эшләп чыгара торган электр энергиясе Казан сукырлар училищесы бинасына кертелә. ХХ гасыр башында шәһәр электр челтәрләренә Казан почта-телеграф конторасы, хөкүмәт учреждениеләре, театр, дворян җыены бинасы һәм шәһәр үзәгендәге кайбер йортларга тоташтырыла[3].

Электр станциясенең двигательләре өчен газ башта Сукно бистәсе районында урнашкан заводтан газүткәргеч буенча килә, ул анда нефтьтән чыгарылга. Соңрак газны антрациттан чыгара башлыйлар. Соңыннан шәһәр хакимияте карары буенча, антрацитны станциягә атларда китерелә торган агач күмере алыштыра.

1914 елның 3 мартында (18 февраль), концессион килешү нигезендә билгеләнгәнчә, Бельгиянең «Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе» аноним җәмгыяте электростанциясе Казан шәһәре идарәсе милкенә күчә[4].

1917 елда большевиклар милләтләштерүеннән соң беренче Казан электростанциясе «Кызыл Заря» дип атала башлый. Электростанция үз эшен 1926 елда туктаткан.

1930 ел ахырында Бельгия аноним җәмгыятенең элеккеге электростанциясе бинасында язу машиналар җитештерү буенча Казан фабрикасы эшли башлый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]