Каллиграфия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Каллиграфия (грек. καλλιγραφία, татарларда гарәп. хөснел хат - матур язу) – матур язу сәнгате. Сынлы сәнгатьнең бер төре. Каллиграфияне кешеләрнең язуда иҗади үзенчәлекләрен чагылдыруга омтылышы барлыкка китерде.

Бу эш белән максатчан шөгыльләнүче каллиграф яки хаттат дип атала. Элекке заманда язу иясе башка халыклардагы кебек, татар милләтендә матбагачылык барлыкка килгәнче кулъязма китаплар гамәлдә булган. Каллиграф-хаттатлар аларны күчереп тараткан. Әйтик, хәзерге заманга җиткән татар кулъязмаларының 90 проценты оригиналь нөсхәдә түгел, күчерелүче кулыннан узган копия икән.[1] Хаттатның исемен, туу урынын белдерүче тәхәллүсен һәм язылу вакытын кулъязма читләрендә язып куелган колофоннан белеп була. Ләкин бу күбесенчә затлы, сату өчен ясалган кулъязмаларга карый. Оста аларга үзенең сәүдә тамгасын куеп калдырган.

Гарәп язуында каллиграф язу стильләре[үзгәртү]

Хотуте ситтә –10-13 гасырда гарәп хаттатлары уйлап тапкан алты классик язу төрләрен (нәсх, сөлс, мөхаккак, рәйхани, тәүкигъ, рикагъ) берләштереп әйтү.

Гарәп каллиграфисе үрнәкләре. Өстән-аска таба: күфи, нәсх, рикагъ, нәстәгъликъ, сөлс, дивани

Күфи – гарәп язуының иң борынгы төре. Бу төр язуда хәрефләр очлы һәм калын, монументаль булуы белән аерылып тора. Иң беренче Коръән китаплары бу стиль белән язылган. VII гасырда ук барлыкка килгән дип исәпләнә.

Нәстәгъликъ – үзендә нәсх һәм тәгъликъ үзенчәлекләрен берләштергән, Миргали Тәбризи тарафыннан уйлап табылган язу төре. XIV гасыр ахырында барлыкка килеп, акрынлап көндәлек язуда киң файдаланыла башлый.

Мөхаккак үрнәге

Мөхаккак – алты классик язу стильләренең берсе, “чын”, “төгәл” дип тәрҗемә ителә. Хәрефләр монументаль язылышлары белән аерылып тора.

МәгърибиТөньяк Африкада һәм Испаниядә Коръәнне күчереп язганда кулланылган стиль. Барлык аскы һәм өске юл билгеләрен куюы белән аерыла.

Нәсх – классик алты язуның берсе. Сүрия хаттатлары уйлап таба. Катлаулы күфи стилен алыштырып килә. 10 гасырдан алып алып Коръән китабын бу стиль белән күчергәнгә күрә, аны “хатты Коръәни” дип тә атыйлар. Бу стиль хәзерге заман басма гарәп шрифтының нигезендә ята.

Рикагъ үрнәге

Рикагъ (Рокъгә) – классик алты язуның берсе. Хәрефләрнең язылышы нәсх стиленә охшаш, тик үзенең йөгерек язылуы белән аерылып тора. Өзек хәрефләрнең кушылып язылуы мөмкин. Гади тормышта кулланыла торган иң ансат тиз язулы төр. Хәрефләрнең вертикаль элементлары гади туры гына язылган, укыр өчен җиңел язу.

Сөлс –өчтән бер өлеш дип тәрҗемә ителә. Классик алты язуның иң әһәмиятлесе. Кыска арада күп текст урнаштырырга мөмкинлек бирә. Хәрефнең вертикаль һәм горизонталь өлешләре 1/3 яки 2/6 нисбәтендә булырга тиеш. Бу стильдә камил яза алмаган кеше, чын хаттат дип танылмаган. Иң катлаулы һәм камил стильләрнең берсе.

Тәгъликъ – “эленеп торган” дип тәрҗемә ителә. Иранда XIII гасырда барлыкка килә. Гадәттә фарсы әдәби әсәрләре бу стиль белән язылганга “фарси” дип тә атала. Нәсх стиле белән чагыштырганда хәрефнең вертикаль элементлары кыскарак һәм нечкәрәк, ә горизондаль өлешләре дулкын сыман сыгылмалырак. Шигъри җыентыкларда кулланыла.

Дивани – “диван” ягъни “фәрман, боерык” сүзеннән. Бу төр язуда хәрефләр бер-берсенә эленеп, беркетелеп язылган кебек. Төркия солтаннары тарафыннан сәяси рәсми кәгазьләрдә кулланылган язу төре. Сүзләрне кыеклатып язу белән аерылып тора. Язу кагыйдәләре Ибраһим Мөниф тарафыннан эшкәртелә.

Хәзерге заманда[үзгәртү]

Хәзерге вакытта хөсне-хат сәнгать буларак сакланып калган һәм аңа ихтыяҗ зур дияргә була. Шәмаилләр, гаилә тугъралары модага кереп китте. Дини биналар: мәчет һәм мәдрәсәләргә, шулай ук кибетләр, кафелар кебек коммерция нокталар өчен элмә такталар хөсне-хат стилендә ясала. Яшь хатталар арасында бәйгеләр оештырыла.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]