Камил Муллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Муллин latin yazuında])
Камил Муллин
Туган 5 гыйнвар 1994(1994-01-05)[1] (30 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Сокол, Локомотив һәм Рубин

 Камил Муллин Викиҗыентыкта

Камил Шамил улы Муллин (1994 елның 5 гыйнвары, Мәскәү, Россия) — Россия һөнәри футболчысы. «Ротор» клубы һөҗүмчесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камил Муллин 1994 елның 5 гыйнварында Мәскәүдә туа. Милләте буенча татар, тамырлары Нижгар өлкәсенең Кучкай Пожары авылыннан[2].

Мәскәүнең «Смена» мәктәбендә тәрбияләнүче. «Локомотив» (Мәскәү) футбол клубы академиясен тәмамлый. «Локомотив»ның яшьләр составы өчен 2012/13 һәм 2013/14 елларда ил беренчелегенең ике тулы булмаган сезоны дәвамында рәсми матчларда кырга 47 тапкыр чыгып көндәшләр капкасына 20 туп кертә[3]. 2012/13 сезонында 15 туп кертеп яшьләр беренчелегенең иң яхшы бомбардиры була[4].

2012 елның 26 сентябре 2012/13 сезонында беренче тапкыр Мәскәүнең «Локомотив» командасы өчен рәсми матчта Россия кубогының 1/16 матчында Армавирның «Торпедо»га каршы матчта чыга. «Локомотив»ның төп командасы өчен күбрәк уйный алмый. Казанның «Рубин» клубын, моңа кадәр «Локомотив» дубле тренеры булып озак эшләгән, Ринат Билалетдинов җитәкләгәннән соң, Муллин Казан клубына күчә. Контракт 2014 елның 1 февралендә 4,5 елга төзелгән[5]. «Рубин» составында 2013-14 УЕФА Аурупа лигасының 1/16 финал матчында Испаниянең «Бетис» командасына каршы дебют ясый[6][7]. 2015 елның 15 февралендә «Рубин» Камилне Саратовның «Сокол» клубына сезон ахырына кадәр арендага бирә[8]. 2015 елның 26 августында «Сокол» яңадан арендага ала[9].

2017 елның август ахырында «Рубин»га әйләнеп кайта[10]. 2018 елның февраль аенда «Тюмень»гә күчә[11]. 2018 елның июлендә «Ротор» белән контрактка кул куя.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Камиль Муллин: «Нужно работать и ждать шанса». әлеге чыганактан 2017-04-13 архивланды. 2017-04-12 тикшерелгән.
  3. Профиль Муллина на сайте sportbox.ru
  4. Статистика бомбардиров молодёжного первенства 2012—2013, archived from the original on 2014-02-21, retrieved 2021-03-24 
  5. Руслан Камболов и Камиль Муллин — в «Рубине». әлеге чыганактан 2014-02-19 архивланды. 2014-02-10 тикшерелгән.
  6. Из Севильи увозим ничью. әлеге чыганактан 2014-02-23 архивланды. 2014-02-21 тикшерелгән.
  7. Камиль Муллин: «Была задача забить гол». әлеге чыганактан 2014-02-24 архивланды. 2014-02-21 тикшерелгән.
  8. КАМИЛЬ МУЛЛИН — В «СОКОЛЕ»., archived from the original on 2015-04-02, retrieved 2021-03-24 
  9. КАМИЛЬ МУЛЛИН ПРОДОЛЖИТ ВЫСТУПЛЕНИЕ В «СОКОЛЕ» НА ПРАВАХ АРЕНДЫ, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-03-24 
  10. Муллин вернулся в «Рубин»
  11. Воспитанник «Локомотива» сменил «Рубин» на «Тюмень»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]