Көлмәмәт
Көлмәмәт ﻛوُﻟﻣﻪﻣﻪﺖ | |
---|---|
Туган телдә исем | Көлмәмәт имамы |
Туган | XIV гасыр Болгар шәһәре |
Үлгән | XIV гасыр Кабан шәһәрлеге, бүгенге Казан |
Милләт | болгар |
Ватандашлыгы | Идел буе Болгары |
Һөнәре | рухани |
Көлмәмәт яки Колмәмәт имамы (ﻛوُﻟﻣﻪﻣﻪﺖ ﺋﻳﻣﺎﻣئِ , tat.lat. Kölmämät (үле сылтама)) (XIV гасыр) — Идел буе Болгары имамы, Көлмәмәт бистәсен нигезләүче.
Кабан бәк[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Борыңгы болгар-татар риваятьләре буенча Аксак Тимер Болгар шәһәрен һөҗүм иткәннән соң (1390 елларда) Болгар әмиренең Абдаллаһ улы - Кабан бәк һәм аның җитәкчелегендәге болгарлар Казан янына күчә. Казан янында күл буенда Кабан бәк яңа кирмәнгә нигез сала. Кабан бәк истәлегенә бу күл - Кабан күле дип атала.
Көлмәмәт бистәсен салыну[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кабан бәк белән килгән көрәштәше - Көлмәмәт имамы Кабан күле янында яңа бистәгә сала. Көлмәмәт имам җитәкләгән болгарлар агач мәчет төзиләр. Хәзер борыңгы Көлмәмәт агачлы мәчете урынында таш Кабан арты мәчете урнашкан. Ул иске Көлмәмәт агач мәчете урынында 1923 елда ачылган.
Көлмәмәт бистәсе бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Көлмәмәт бистәсе бүгенге Һади Такташ урамы, Павлюхин урамы, Салимҗанов урамы, Эсперанто урамы, Ротор урамына кадәр мәйданда урнашкан була. Казан ханлыгын басып алганнан соң Көлмәмәт бистәсе Архангел бистәсенә әверелә. Совет заманында бу бистә Вахитов һәм Идел буе районына керә.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кабан бәк
- Котраг
- Идел буе Болгары
- Идел буе Болгары дәүләте төзелү
- Идел буе Болгары шәһәрләре
- Идел Болгары тышкы элемтәләре
- Кабан шәһәрлеге
- Аргы Кабан
- Бирге Кабан
- Bolğar
- Кабан күле
- Bolğar-Rus kileşüläre
- İdel buyı Bolğar däwläte
- İdel Bolğarı ictimaği-säyäsi tözeleşe
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Көлмәмәт бистәсе
- Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989; Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казан, 1972.
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Идел Болгар иле
- Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
- Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
- Татар иле 2016 елның 5 март көнендә архивланган.