Көфер
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар.
Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Көфер яки көферлек(гар. كفر) – исламга тулысынча яки өлешчә каршылыкны, иманның антиподын билгеләүче ислам термины. Көферлек – бөтен гөнаһларның тамыры, кешене кәфергә, имансызга әйләндерә торган нәрсә. Көфернең бер төре - ширек.
«Көферлек» («Көфер») сүзенең тамыры: «К+Ф+Р» (ك+ف+ر), сүз «КәФәРа» (гарәп. كَفَرَ - 1)яшерү, каплау, томалау; 2) рәхмәтсез булу 3) ышанмау) фигыленнән ясалган[1].
[үзгәртү] Көферлек төрләре
Көферлек зур һәм кече көферлеккә бүленә[2]. Зур көферлек белән кече көферлек арасында нигездә 4 аерма бар:
- Зур көферлек иманга, тәүхидкә тулысынча каршылык булып тора, ә кече көферлек - иманның тулылыгына.
- Зур көферлек бөтен яхшы гамәлләрне юк итә һәм кешене исламнан чыгара, ә кече көферлек исламнан чыгармый, зур гөнаһка тиңдәш.
- Зур көферлек, әгәр кеше тәүбә итмәсә, Аллаһ тарафыннан гафу ителми, ә кече көферлекне Ул гафу итәргә мөмкин.
- Зур көферлек кешене мәңгегә тәмугка илтә, ә кече көферлек каты җәзага сәбәп булып тора.
Имам ибн әл-Каййим зур көферлекне биш төргә бүлә:
- Куфр әт-тәкзиб (гарәп. كُفْرُ التَكْذِيب) - пәйгамбәрләрне ялганда гаепләү, аларны ялганчылар дип санау белән бәйле көферлек.
- Куфр әл-истикбар (гарәп. كُفْرُ الإِسْتِكْبَار) - тәкәбберлек белән бәйле көферлек; исламның хаклыгына инану, ләкин аны кабул итмәү.
- Куфр әл-иград (гарәп. كُفْرُ الإِعْرَاض) - исламны тулысынча игнорлау, исәпкә алмауга нигезләнгән көферлек; пәйгамбәрдән (салләллаһу галәйһи үәссәләм) тулысынча читкә борылу (аның миссиясе турында хак дип тә, ялган дип тә әйтмәү).
- Куфр әш-шәкк (гарәп. كُفْرُ الشَّكّ) - исламның хаклыгында шикләнүгә нигезләнгән көферлек.
- Куфр ән-нифак (гарәп. كُفْرُ النِفَاق) - икейөзлелек-нифакка нигезләнгән көферлек; тыштан мөселман булу, ләкин эчтән исламга көферлек күрсәтү.