Михаил Макаров (1906)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Макаров (1906) latin yazuında])


Михаил Макаров
Туган 4 декабрь 1906(1906-12-04)
Канаш районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР
Үлгән 18 декабрь 1969(1969-12-18) (63 яшь)
Чабаксар, РСФСР, СССР
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре укытучы
Эш бирүче И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Михаил Макаров (1906 - 1969) - совет тарихчысы, педагог, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1960), дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Халык комиссары, Чуаш АССРның мәгариф министры (1941-1952). Чуаш АССР Югары Советы депутаты

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Петрович Макаров 1906 елның 4 декабрендә Казан губернасы Цивиль өязе Аксарино авылында туган. Милләте- чуаш. Хезмәт эшчәнлеген Яңа Мәми волосте башкарма комитеты эш башкаручысы булып башлый.

1929 елда Казан педагогика институтының чуаш бүлеген тәмамлый.

1929-1941 елларда Ядернә кооператив техникумында эшли, Чабаксар шәһәренең берничә урта мәктәбе директоры була.

1938 елда Чабаксар Чуаш дәүләт педагогика институтын тәмамлый .

1941 елның декабрендә халык комиссары итеп билгеләнә, 1946 елның мартыннан - Чуаш АССР мәгариф министры. Михаил Макаров бу вазыйфада 1952 елның гыйнварына кадәр эшли.

Чуаш дәүләт педагогика институтының читтән торып уку буенча директор урынбасары, педагогика кафедрасы мөдире һәм доценты.

Чуаш АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

Чуаш халкының мәгърифәтчелек тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. «Илья Николаевич Ульянов и просвещение чуваш» (1958) монографиясе һәм тагын бик күп фәнни мәкаләләр авторы.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Eгоров, Д. E. Макаров Михаил Петрович. Ученые-педагоги Чувашии и их вклад в развитие просвещения и педагогической науки. — Чебоксары, 1997. — С. 206—208.
    • Земляков, А. Е. Михаил Петрович Макаров: 1906—1969. Нарком, исследователь историй просвещения. Организаторы науки и образования. — Чебоксары, 2008. — С. 119—128. — (Библиотека Президента Чувашской Республики; т. 5).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]