Наиф Акмал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наиф Акмал latin yazuında])
Наиф Акмал
Туган телдә исем Наиф Нәҗип улы Акмалов
Туган 29 сентябрь 1973(1973-09-29) (50 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы , Каташ-Каран
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре радиожурналист
Ата-ана
  • Нәҗип Акмалов (әти)

Наиф Акмал, Наиф Нәҗип (Әхмәтнәҗип) улы Акмалов (Прагада: Naif Aqmal[1], 1973 елның 29 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Каташ-Каран) ― радиожурналист, Прагадагы Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе хәбәрчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елның 29 сентябрендә Татарстан АССР Сарман районы Каташ-Каран авылында дин әһелләре нәселеннән булган гаиләдә туган.[2] Әтисе ― Нәҗип (Әхмәтнәҗип) Рәшит (Әхмәтрәшит) улы (1948) ― 1990-елларда Каташ-Каран мәктәбе директоры, 2011―2017 елларда шул ук авылның «Зөһрә» мәчете имамы.[3]

Наиф Каташ-Каран сигезьеллык (1988), Янурыс урта (1990) мәктәпләрендә укыган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1995).

1992―1994 елларда «Дөнья» газетасында эшләгән.

1994 елда ― «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр.

1993―1996 елларда ― «Азатлык» радиосының Татарстандагы штаттан тыш хәбәрчесе.

1995―1996 елларда ― «Татарстан» радиосының «Дөнья» студиясендә мөхәррир.

1996 елдан ― Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе (Прага) журналисты.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]