Негара мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Негара мәчете latin yazuında])
Мәчет
Негара мәчете
мал. Masjid Negara
Ил Малайзия
Шәһәр Куала-Лумпур
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 19631965 еллар
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Негара мәчете (мал. Masjid NegaraМалайзия башкаласы Куала-Лумпурда урнашкан сөнни җәмигъ мәчете. 1963 елдан илнең милли мәчете исемен (Masjid Negara Malaysia) йөртә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елда Малайзия Бөекбританиядән бәйсезлек алгач, яңа хөкүмәт икътисад, социаль өлкә һәм архитектура өлкәләрендә үсеш программаларын актив гамәлгә ашыра башлый. Үсеш программалары Малайзиянең яңа прогрессив мәдәниятен һәм демократиянең казанышларын күрсәтергә тиеш була. 1957 елда ил бәйсезлеге символын гәүдәләндерүче милли мәчет төзү идеясе туа. 1958 елның мартында яңа мәчетне бәйсез Малайзия Федерациясенең беренче премьер-министры Тунку Габделрахман(ингл.) хөрмәтенә Тунку мәчете дип атарга карар ителә, тик ул баш тарта һәм мәчетне Негара мәчете (Masjid Negara, Милли мәчет) дип атарга тәкъдим итә.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет төп намаз залында 8 мең, барлык комплекста 15 мең кешене сыйдыра һәм җомга көннәрендә аеруча тулы була. Мәчетнең 73 метр биеклектәге манарасы һәм 16 кырлы йолдыз формасындагы гөмбәзе бар.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]