Николай Казем-Бек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Казем-Бек latin yazuında])
Николай Казем-Бек
Туган телдә исем Мирза Абдулсаттар Гаджи Касим оглу Казем-Бек
Туган 17 июль 1818(1818-07-17)
Дәрбәнт
Үлгән 5 апрель 1888(1888-04-05) (69 яшь)
Казан
Милләт азәрбайҗан
Ватандашлыгы ИранРоссия империясе
Һөнәре мөгаллим
Эш бирүче Казан Император университеты
Җефет Екатерина Терентьева
Балалар Алексей Казем-Бек (03.03.1859), Владимир (25.01.1861), Пётр (17.02.1865)
Ата-ана
  • Мирза Мөхәммәт-Хаҗи Казем-Бек, шәйх-ел-ислам. (әти)

Николай Казем-Бек (русча Николай Касимович Казем-Бек, азерб. Мирзә Абдулсаттар Һаҹи Касим оғлу Казымбәј) – Казан университетының көнчыгыш телләре укытучысы, Россиядә Көнчыгышны өйрәнү фәненә нигез салган проф. Александр Казем-Бекның энесе, Казан университетының атказанган ординар профессоры Алексей Казем-Бекның әтисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1818 елның 17 июлендә Дәрбәнт шәһәрендә туган. 1888 елда Казанда вафат.

Мәккә һәм Мәдинәдә белем алган, берничә шәрык телен белгән. Аурупага юл ачык булса да, абыйсы артыннан Россиягә килеп төпләнә.

1839 елның октябреннән Казан университетында һәм Беренче Казан ирләр гимназиясендә татар - төрек теле укытучысы. 1840 елдан өлкән укытучы (штаттан тыш).1845 елдан татар-төрек теле буенча лектор штатына алына.

1848 елдан Беренче Казан ирләр гимназиясендә фарсы теле һәм әдәбияты укытучысы.

1851 елдан сарай киңәшчесе титулы ала.

1845 елда абыйсы Александр Казем-Бек Санкт-Петербургга күчә, университетның көнчыгыш кафедрасын җитәкли. Энесен дә Санкт-Петербургга күчерү фикере барып чыкмый: Россия халык мәгарифе министры ризалык бирми.

1855 - 1865 елларда ялланып эшли: Сарытау губернасындагы зур урман хуҗалыклары белән идарә итә.

1865 елның 31 декабрендә, абыйсының тырышлыгы белән, налог җыю департаментына чиновник итеп эшкә алалар.

1866 елда Николай Касимович исемен алып, православие диненә күчә. Исем атасы Александр II була.

1866 елның 7 августында патша әмере белән рус дворяны титулы бирелә.

1868 елдан янәдән Казанда, ләкин көнчыгыш телләрен укытуга кире кайтмый. Казан губернасындагы зур урман хуҗалыклары белән идарә итүче була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бабасы – Мөхәммәт Назыйр-Хан Казем-Бек, Дәрбәнт ханының казначысы.

Әтисе – Мирза Мөхәммәт-Хаҗи Казем-Бек, шәйх-ел-ислам.

Православие динендәге акушерка Екатерина Терентьевага өйләнеп, 3 уллары туа: Алексей Казем-Бек (03.03.1859), Петр (17.02.1865) – Казан университетының медицина факультетын, Владимир (25.01.1861) – юридик факультетны тәмамлыйлар.

1888 елда вафат.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. М. Подольская. Профессор Казем-Бек.”Наш дом – Татарстан”, 2014, 2 сан, 49 бит.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

AZƏRBAYCAN гәҗите

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]