Нур Ислам (мәчет, Осинники)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нур Ислам (мәчет, Осинники) latin yazuında])
Мәчет
Нур Ислам
Ил Россия
Шәһәр 652804
Кемерово өлкәсе, Осинники, Ленин ур., 110
Дин Ислам
Мәхәллә Кемерово өлкәсе М ДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре үзгәртеп корылган бина
Төзелеш еллары 20032004 еллар
Төп даталар:
2003 ― үзгәртеп кора башлау
2004 ― мәчет ачылу
Халәте гамәлдә
Сайт Мечеть Нур Ислам город Осинники Рәсми сайт

«Нур Ислам» мәчете (рус. Мечеть «Нур Ислам» г. Осинники) ― Кемерово өлкәсе Осинники шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган мөселманнарның җирле «Нур Ислам» мәхәлләсе карамагында.

Осинники шәһәрендә (1926 елга кадәр Тагдагал улусы, 1926 елдан штб, 1938 елдан Осинники шәһәре) 40 367 кеше яшәгән (2021), шәһәрдә яшәүче татарлар саны ― 1 405 (2010)[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 елның октябрендә Кемерово өлкәсе Осинники шәһәренең «Дуслык» Татар мәдәнияте үзәге җирлегендә дини җәмгыять оешкан[1].

Мөселманнарның җирле «Нур Ислам» дини җәмгыяте (мәхәллә) 2006 елның 18 июлендә Кемерово өлкәсенең Федераль теркәү хезмәтендә, шулай ук Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте каршында теркәлгән[2].

2009 елдан хәзерге исемен йөртә һәм Үзәкләштерелгән дини оешма Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте составына керә. «Нур Ислам» дини җәмгыяте (мәхәллә) бергәләп дин тоту һәм иман тарату өчен гражданнарны ирекле нигездә берләштерә.

Тышкы рәсемнәр
Мәчет бинасы үзгәртеп коруга кадәр.

2004 елда шәһәр үзәгеннән 30 минутлык арада урнашкан элеккеге шәһәр типографиясе бинасында, үзгәртеп кору эшләреннән соң, «Нур Ислам» исемендәге мәчет ачылган [3] [4]. Мәчетнең эчке диварлары, түшәме һәм идәннәре яңартыла һәм үзгәртеп корыла, бинаның фасады һәм түбәсе ремонтлана[5]

Мәчеттә мөселман якшәмбе мәктәбе эшли, анда яшь тәрбияләнүчеләр Ислам нигезләрен өйрәнәләр[1].

Имамнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2006―2014 елларда имам-хатыйб Әнвәр Айсә улы Әширов (Анвяр Айсеевич Аширов), 2014 елдан Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы.
  • 2014―2015 елларда имам Мосавир хәзрәт Якупов, мәхәллә идарәсе рәисе Ягъфәр Әбүбәкер улы Хәсәншин.
  • 2015 елдан имам-хатыйб Гыйният улы Азат хәзрәт Шәйдуллин[1].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]