Поль Анри Һольбах

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Поль Анри Һольбах
Paul-Henri Holbach

Тулы исеме Поль Анри Тири Һольбах
Һөнәре фәлсәфәче, язучы
Туу датасы 8 декабрь 1723(1723-12-08)
Туу җире Эдельсхайм, Франция
Үлем датасы 21 июнь 1789(1789-06-21) (65 яшь)
Үлем җире Париж

Поль Анри Тири Һольба́х (барон д’Ольба́х, фр. Paul-Henri Thiry, baron d’Holbach; алман исеме Пауль Генрих Дитрих фон Һо́льбах, алман. Paul Heinrich Dietrich Baron von Holbach) — алман чыгышлы француз фәлсәфәчесе, язучы, энциклопедист, мәгърифәтче, XVIII гасыр француз революцион буржуазиясе идеологларының берсе.

Һольбах Эдельсхаймда вак буржуаз гаиләсендә туа. Белемне гаиләдә ала. Француз җәмгыятенең иң күренекле вәкилләре Дидро, Һельвеций, Д’Аламбер, Руссо һ.б. белән очраша, аларның йогынтысына эләгә.

Француз материалистларының дөньяга карашларын чагылдырган хезмәтләрен өйрәнә, аларны системага сала. Һольбах фәлсәфәсенең төп мәсьәләсен чишүдә материалистик карашта була. Материяне ул дөньядагы барлык предметлар җыелмасы дип саный. Һольбах материянең сыйфатлары рәвешендә аның авырлыгын, күләмен, киңлеген, хәрәкәтен күрә. Аның фикеренчә, хәрәкәт механик формада гына чагыла. Ләкин ул материя белән хәрәкәтнең аерылгысызлыгын раслый.

Һольбах үз заманның табигать турындагы фәнни казанышларын үзенең «Табигать системасы» дигән хезмәтендә чагылдыра. Галимнең замандашлары бу хезмәтне «материализм тәүраты» дип бәялиләр. Һольбах анда материаль дөньяда объектив закончалыклар хәрәкәт итүен раслый. Аныңча, кеше, шулай ук аның эшчәнлеге дә шушы законнарга буйсыналар.

Танып белү теориясендә дә Һольбах — материалист. Ул агностицизмны инкяр итә, материаль дөнья танып белүгә буйсына, дип саный. Һольбах, кешенең әйберләрне тою сәләтен танып белү процессында бердәнбер чыганак, ди.

Җәмгыять белемендә фәлсәфәче каршылыклы карашлар белдерә: ул социаль күренешне аерым индивидлар эшчәнлегенә кайтарып калдыра, җәмгыятьнең аерым бер система икәнлеген күрмичә үтә. Дәүләтнең барлыкка килүен ул, Руссо кебек үк, җәмәгать шартнамәсе нәтиҗәсендә килеп чыккан күренеш, дигән ялгыш карашта кала.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.