Рим Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рим Зарипов latin yazuında])
Рим Зарипов
Туган 26 сентябрь 1937(1937-09-26)
Балтач, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 12 март 2009(2009-03-12) (71 яшь)
Яшәгән урын Достоевски урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Рим Ибраһим улы Зарипов (1937 елның 26 сентябре, Балтач, Татарстан АССР, РСФСР, СССР2009 елның 12 марты) — фирка һәм административ-хуҗалык җитәкчесе, Социалистик Хезмәт каһарманы (1986). СБКФнең Кукмара район комитеты беренче сәркәтибе (1980—1990), Татарстанның Дәүләт шурасында, аграр мәсьәләләр буенча комиссия рәисе (1991—1995).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рим Зарипов 1937 елның 26 сентябрендә Татарстан АССР Балтач районының Балтач бистәсендә крестьян гаиләсендә туа[2]. Татар. Үз авылында урта мәктәпне һәм 1960 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген Балтач район авыл хуҗалыгы инспекциясендә зоотехник булып башлый. Тиздән аңа районның артта калган колхозларының берсен — ВЛКСМның 50 еллыгы исемендәге колхозны җитәкләү эшен тапшыралар. 1970 елда Рим Зарипов партиянең Балтач райкомының икенче секретаре итеп сайлана, 1978 елдан 1980 елга кадәр халык депутатларының Балтач район Советы башкарма комитеты рәисе була.

1980 елда СБКФ райкомының беренче секретаре итеп Кукмара районына эшкә җибәрелә. Районны ун ел дәвамында җитәкләгән. Бу елларда Зарипов тырышлыгы белән дистәләгән күпфатирлы торак йорт, мәктәп һәм мәдәният объектлары ремонтлана, төзелә. Районда каты өслекле юллар, капиталь күперләр төзелеше интенсив алып барылган, хезмәт күрсәтү, мәдәният һәм көнкүреш системасын үзгәртеп кору буенча кардиналь чаралар күрелә.

ССРБ Югары Советы Президиумының 1986 елның 17 июлендәге Указы нигезендә, дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүне һәм сатуны арттыру буенча планнарны һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдә күрсәткән югары күрсәткечләргә ирешкән өчен, Зарипов Рим Ибраһим улына Социалистик Хезмәт каһарманы исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырыла.

1990—1991 елларда СБКФның Татарстан республикасы комитеты секретаре булып эшли, аннары Татарстан Республикасы Теләче районы администрациясе башлыгы була, 1992 елдан 1995 елга кадәр — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының даими комиссиясе рәисе. Татарстан АССР Югары Советы депутаты, Татарстан Республикасының халык депутаты итеп сайланган.

Пенсиядә булганда Россия Федерациясе саклык банкының Кукмара бүлекчәсе идарәчесе булып эшли. 1996 елдан 2003 елга кадәр — Россия саклык банкының Балтач бүлеге идарәчесе.

Балтач бистәсендә яшәгән. 2009 елның 12 мартында 72 нче яшендә авырудан соң вафат була[3]. Балтач бистәсе зиратында җирләнгән.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  1. https://jitely.info/kazan
  2. Зарипов Рим Ибрагимович / warheroes.ru
  3. ЗАРИПОВ Рим Ибрагимович / rt-online.ru

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]