Рус мөселманнарының милли оешмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рус мөселманнарының милли оешмасы latin yazuında])
Рус мөселманнарының милли оешмасы
рус.  Национальная организация русских мусульман
Оешма төре:

дини оешма

Җитәкчеләр
Әмир

Харун әр-Руси (Вадим Сидоров)

Нигезләү
«Рус мөселманнары оешмасы» съезды карары

2004 ел

http://www.norm-info.ru

Рус мөселманнарының милли оешмасы (рус. Национальная организация русских мусульман, НОРМ) ― ислам динен тотучы этник русларны берләштерүче иҗтимагый оешма [1]. 2004 елда нигезләнгән. [1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус мөселманнарының милли оешмасын нигезләү турында 2004 елның июнендә Омскида «Рус мөселманнары оешмасы» съездында игълан ителә. Съездда «Давгат әл-Ислами» (Омск), Рус мөселманнарының Царевококшайск җәмгыяте (Йошкар-Ола), «Бану Зөлкарнайн» рус мөселманнары җәмгыяте (Мәскәү), «Ихлас» рус мөселманнарының мәдәни үзәге (Алма-Ата) мөселман җәмгыятьләре берләшә [2]. Съезддан соң берничә көн дәвамында аны оештыручылар әлеге вакыйга турында игълан итеп, берничә басма ММЧда һәм Россиянең һәм дөньяның әйдәүче ислам интернет-ресурсларында киң мәгълүмат бирә. «Известия» дә узган матбугат конференциясендә НОРМ лидерлары «Россияне коткару мөмкинлеге һәм этник руслар өчен рухи перспектива – бары тик Исламда гына», дип белдерә. НОРМчылар сүзләренчә, аларның максатларының берсе — яңа «субэтнос» ― рус мөселманнары субэтносын формалаштыру [3].

Оешманың беренче җитәкчеләре Тарас (Габделкәрим) Черниенко, Анатолий (Әбу Талиб) Степченко була, алга таба беренче позицияләргә Дмитрий (Әмир) Мавров һәм Вадим Сидоров (Харун әр-Руси) чыга [4].

Оешма эшли башлаганда оешма җитәкчелегенең бер өлеше белән элеккеге православие рухание А. В. Полосин арасында конфликт була [4]. А. В. Полосин белән конфликтлар туктатылганнан соң, ул 2006 елның февралендә рәиснең беренче урынбасары (1нче наиб) вазыйфасына билгеләнә [5].

2005―2006 елларда оешмадан Т. Черниенко җитәкчелегендәге шигыйлар өлеше киткән [4]. 2006 елның декабрендә НОРМ шурасы оешмадан шигый секциясен төшереп калдырырга һәм бары тик Сөнни исламын һәм Мәлики мәзһәбен генә тотарга дигән карар чыгара. Россиядә Мәлики мәзһәбе турында мәгълүмат һәм белем тарату өчен НОРМның Мәлики үзәге булдырыла. НОРМ идарәсе түбәндәге составта раслана: [6]

  • НОРМ башлыгы ― шәех Әбу Талиб (Анатолий Степченко);
  • НОРМ башлыгының беренче урынбасары ― Али Вячеслав Полосин (1956 елгы).
  • НОРМ башлыгының урынбасары ― Искәндәр Яфиси (Александр Казаков);
  • НОРМ баш мөхтәсибе ― Харун әр-Руси (Вадим Сидоров);
  • Шәригать комитеты рәисе ― Мәһди Шәмсетдин (Сергей Попов);
  • Матбугат үзәге җитәкчесе ― Әмир Хамдани (Григорий Мавров):
  • Юридик хезмәт җитәкчесе ― Абдаллаһ әр-Рустуви (Василий Деревянкин).

Оешмадан А. Степченконың конструктиврак линия тарафдарлары чыккач, анда, нигездә, В. Сидоров тарафдарлары гына кала[4].

2007 елда НОРМчылар Россиядә Мәлики мәзһәбен үстерәчәкләрен белдерә. Алар фикеренчә, бу мәзһәб (ислам хокукый мәктәбе) рус мөселманнары җәмгыятен төзү өчен идеологик нигез булып тора [4]. Нәкъ шул вакытта НОРМ җитәкчеләренең Көнбатыш илләрендә Мәлики мәзһәбе турында вәгазьләр белән шөгыльләнүче, мөселмаган булмаган милләт вәкилләреннән оешкан вак неофит җәмгыятьләрне берләштерүче «Мирабитун» халыкара берләшмәсе белән беренче элемтәләре барлыкка килә. [1]

Исламга рус милләтчеләре мохитеннән килгән функционерлар (шул исәптән яңа мәҗүсиләр хәрәкәтләреннән) яңа рус мөселманнарын Россиянең традицион ислам халыклары вәкилләренә каршы куярга, шулай ук яңа мөселманнарны гомуми мөселман мохитеннән аерырга һәм моның өчен аерым структуралар булдырырга омтыла. НОРМ җитәкчеләренең Россиядә моңарчы күренмәгән Мәлики мәзһәбен сайлаулары да шуны раслый [4].

2005―2006 елларда НОРМ җомга намазларын үткәрү өчен биналарны арендага ала [4]. 2011 елның 27 декабрендә НОРМ җитәкчеләре Россиянең бәйсез мөселман җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан, берләшү һәм Россия гражданлык каршылыгы хәрәкәтенең мөселман өлеше таләпләре платформасы буларак, Ислам гражданлык хартиясенә (рус. Исламская Гражданская Хартия) кул кую инициативасы белән чыга. Шул вакытта, кайбер затлар үзләренең НОРМнан читләшүләре турында белдерә, аны Россиядә «төсле революция» оештырырга һәм «рус исламын дискредитацияләргә» омтылуда гаепли. Алар арасында оешмада әгъзалеген туктату турында белдергән Али Вячеслав Полосин һәм соңрак Исламнан чыккан, Иске йолалыкка күчкән Сергей Маркус та була [7].

Социологлар мәгълүматларына караганда, яңа рус мөселманнарының күбесе әлеге оешмага керми [4].

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елда мөфти Нәфигулла Әширов НОРМны «рус шовинизмы» өчен гаепли [1].

2013 елда дин белгече Р. А. Силантьев НОРМ җитәкчеләренең эшчәнлекне дәвам итү өчен Россия Федерациясеннән чит илгә китәргә карар кылуын шәрехләп, болай дип билгеләп үтә: «Мин иптәш Сидоров белән тулысынча килешкән сирәк очрак бу. Чыннан да, рус ваһһабичыларына нигә кяфир Россиясендә яшәргә һәм „канлы гэбня“ явызлыгыннан җәфаланырга кирәк ди, дөньяда хәлифәт, әмирлек яки хәтта алар яраткан рус негритюды төзергә мөмкин булган шулкадәр матур илләр барында ? Әфганстан, Пакистан, Гыйрак һәм Сомалида аларны күптән көтәләр» [8].

Фонтанка.ру интернет-басмасы НОРМны «радикаль ислам оешмасы» буларак билгели [9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Мальцев В. «Тупики „русского национального ислама“. Новообращенные мусульмане сотрудничают с ультраправыми движениями» // НГ-Религии, 16.09.2009 (копия на Интерфакс-Религия)
  2. Создана Национальная организация русских мусульман // Русская линия, 16.06.2004
  3. Нелюбов, Иван (2004). "Русские мусульмане": еще один «религио-технологический» проект?. Портал-Credo.Ru. 2015-02-27 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 4,7 Ислам в Москве: энциклопедический словарь / Коллект. автор. Сост. и отв. редактор — Д. З. Хайретдинов. — Н. Новгород: Издательский дом «Медина», 2008
  5. Али Вячеслав Полосин стал первым заместителем председателя НОРМ. СОВА, 06.02.2006
  6. Совет Национальной организации русских мусульман (НОРМ) постановил исключить из организации шиитскую секцию и отныне исповедовать ислам только в суннитской форме. Портал-Credo.Ru (2006-12-12). 2015-02-27 тикшерелгән.
  7. Источник
  8. Исламовед поддерживает лидеров Национальной организации русских мусульман, призвавших своих единомышленников покинуть Россию // Интерфакс-Религия, 03.09.2013
  9. Тимур Зайнуллин Fontanka.ru: «Тайфун» пришел за проповедником «исламофашизма» // Фонтанка.ру, 21.08.2013

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]