Самар-Зылатаус тимер юлы
Самар-Зылатаус тимер юлы | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Җаваплы | Куйбышев тимер юлы |
Самар-Златоуст тимер юлы (рус. Самаро-Златоустовская железная дорога) — Көньяк Урал һәм Урта Идел буе җирләрен хезмәтләндерүче тимер юл, Башкортстанда тәүгеләрдән булып сафка индерелгән тимер юл. Санкт-Петербург-Вологда-Вятка тимер юлын (1906) ачканчыга кадәр Россиянең Европа өлешен Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән тоташтырган бердәнбер тимер юл була.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Самар-Златоуст тимер юлы 486 км озынлыгындагы Кинәле станциясыннан Уфа станциясенә тиклемге участогы 1888 елда файдалануга тапшырыла. Тимер юлы ачылуга 23 станция, 5 депо, Уфа төп тимер юл остаханәләре (хәзерге Уфа тепловозлар эшкәртү заводы), 23 су куу корылмасы, 700-гә якын ачык яки ябык тавар платформасы, бина һәм корылмалар, шул исәптән Агыйдел елгасы аша 6 торыклы күпер (иң зур Уфа тимер юл күпере), Уфа станциясе вокзалы (Уфа тимер юл вокзалы) төзелә.
1890 елда Самар-Уфа тимер юлы Златоустка кадәр сузыла (озынлыгы 321 км) һәм Самар-Златоуст исемен ала. Бер линияле юл тәүлегенә 9 пар пуез үткәрә ала. 1905 елда Кенәле-Ташкәнт участкасы Ташкәнт тимер юлына тапшырыла. 1914 елда Чишмә станциясе аша Идел-Бөгелмә, 1916 елда Бирдәвеш станциясе аша Көнчыгыш Урал тимер юллары белән тоташтырыла.
Станцияләр (1892)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Батраки, Волга, Костыли, Мыльная, Безенчук, Ерики, Томылово, Липяги, Кряж, Самар, Смышляевка, Пригород, Кенәл, Тургеневка, Кротовка, Мухановка, Черкасская, Ключи, Похвистнево, Богырыслан, Заглядино, Әсәкәй, Ялан, Сарай-Гир, Абдулла, Таллы-Бүләк, Приют, Бәләбәй-Аксакау, Глуховски, Әкчин, Шафран, Раевски, Дәүләкән, Шиңгәккүл, Чишмә, Йоматау, Уфа, Урак, Иглин, Олы Теләк, Таутөмән, Балашева, Меңъяр, Сем, Кропачево, Кытаутамак, Вязовая, Мөрсәлим, Сүлия, Бирдәвеш, Туңтүш, Златоуст, Өрҗем, Сыростан, Мияс, Чибәркүл, Медведево, Полетаево, Чиләбе.