Сәрдар Бәрдемөхәммәдов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәрдар Бәрдемөхәммәдов latin yazuında])
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов
Төрекмәнстан презденты
Вазыйфага керешкән
2022 елның 19 марты
Аңа кадәр Горбангулы Бәрдемөхәммәдов
Төрекмәнстан вице-премьеры
Вазыйфада
2021 елның 11 феврале – 2022 елның 12 марты
Президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдов
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Төрекмәнстан сәнәгать министры
Вазыйфада
2020 елның 7 феврале – 2021 елның 11 феврале
Аңа кадәр Хошгельды Мергенов
Дәвамчысы вакантлы
Аһал вилаяте хәкиме
Вазыйфада
2019 елның 18 июне – 2020 елның 7 феврале
Аңа кадәр Тангрыгулы Атахаллыев
Дәвамчысы вакантлы
Шәхси мәгълүмат
Туган 22 сентябрь 1981(1981-09-22) (42 яшь)
СССР, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад
Сәяси фирка Төрекмәнстан демократик фиркасе
Әни Угылкирәк Бирдемөхәммәтева[d]
Әти Горбангулы Бәрдемөхәммәдов
Белем С. А. Ниязов исемендәге Төрекмәнстан авыл хуҗалыгы университеты
Россия Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясе
Женева куркынычсызлык сәясәте үзәге

Сәрдар Бәрдемөхәммәдов, Сәрдар Горбангулы улы Бәрдемөхәммәдов (төрекм. Berdimuhamedow Serdar Gurbangulyýewiç, 1981 елның 22 сентябре, СССР, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад) – Төрекмәнстан дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, техник фәннәр докторы (2015), 2021 елның 11 февраленнән ― Төрекмәнстанның вице-премьеры. Гамәлдәге Төрекмәнстан президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдовның бердәнбер улы [1]. 2022 елның 12 мартында узучы чираттан тыш Төрекмәнстан президентын сайлауларда гипотетик кандидат итеп санала[2][3][4]. 2022 елның 12 мартында узган чираттан тыш сайлауларда 72,97 % тавыш җыеп, Төрекмәнстан байрагы Төрекмәнстан президенты итеп сайланган. Вазифа үтәүгә 2022 елның 19 мартында керешә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәрдар Бәрдемөхәммәдов. Мәскәү кремле, 2022 ел

Сәрдар Бәрдемөхәммәдов 1981 елның 22 сентябрендә Төрекмәнстан ССР башкаласы Ашхабад шәһәрендә теш табибы һәм укытучы гаиләсендә туган. Гөлҗаһан һәм Гөлшан исемле ике кыз туганы бар. 1987 елдан 1997 елга кадәр Ашхабадтагы 43нче урта мәктәптә, 1997 елдан 2001 елга кадәр «инженер-технолог» белгечлеге буенча Төрекмәнстан авыл хуҗалыгы университетында укый [5]. 2001 елның июленнән ноябрьгә кадәр ул Төрекмәнстан Азык-төлек сәнәгате ассоциациясенең Тышкы икътисадый элемтәләр дирекциясендә эшләгән, шуннан соң ике ел мәҗбүри хәрби хезмәт уза[5][6]. 2003 елдан 2008 елга кадәр янәдән Азык-төлек сәнәгате ассоциациясендә Җиләк-җимеш һәм яшелчә һәм алкогольсез сыра һәм шәраб бүлекләрендә эшли[5].

2008 елдан 2011 елга кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясендә укып, «халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча диплом ала. Бу чорда Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстанның Мәскәүдәге илчелегендә илчелек киңәшчесе вазифасын башкара[5].

2011 елдан 2013 елга кадәр ул Женева Куркынычсызлык сәясәте үзәгендә укый, «Аурупа һәм халыкара куркынычсызлык мәсьәләләре» буенча аспирант дәрәҗәсен ала. Бу чорда Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Женевада Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы Төрекмәнстан вәкиллегендә илчелек киңәшчесе вазифасын башкаручы була[5][7].

2013 елның августыннан декабрь аена кадәр ул Төрекмәнстан тышкы эшләр министрлыгының Аурупа департаменты җитәкчесе вазыйфасын башкара.

2013 елдан 2016 елга кадәр Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстан Углеводород ресурслары белән идарә итү һәм куллану буенча дәүләт агентлыгы директорының урынбасары, 2016 елдан 2017 елга кадәр Төрекмәнстан тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мәгълүмат департаменты рәисе булган[5].

2014 елның 18 августында Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстан Фәннәр академиясендә «фәннәр кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[8]. 2015 елның июлендә аңа «техник фәннәр докторы» гыйльи дәрәҗәсе бирелә[9].

Төркмәнстанның дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары аны еш кына «Милләт улы» дип атый[10].

Сәяси карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәрдар Бәрдемөхәммәдов (уң яктан беренче) 2021 елгы Ауразия хөкүмәтара советы утырышында

2016 елның ноябрендә Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Аһал вилаяте Душак 25нче парламент округыннан ил парламенты – Мәҗлестә(ингл.) урын ала[11][12]. 2018 елның мартында, округта бирелгән 90 % тан артык тавышны җыеп, Төрекмәнстан Мәҗлесенә яңадан сайлана[13][14]. 2017 елның мартыннан Закон чыгару һәм нормалар буенча комитетны җитәкли[5].

Сәрдар Бәрдемөхәммәдов, 2018 елның мартында Төрекмәнстанның чит ил эшләре министры урынбасары итеп билгеләнгәннән соң, сәяси игътибар үзәгендә була[15][16][17][18].

2019 елның гыйнварында Төрекмәнстан элитасының күпчелегенең туган төбәге – Аһал вилаяте губернаторы урынбасары вазыйфасына күчерелә[19][20]. 2019 елның июнендә Аһал вилаяте губернаторы (хәким), 2020 елның февралендә Төрекмәнстанның сәнәгать һәм төзелеш материаллары министры, 2021 елның 11 февралендә яңа вазифага – Төрекмәнстан Министрлар Кабинетының инновацияләр һәм цифрлаштыру буенча рәис урынбасары (бер үк вакытта Төрекмәнстанның Дәүләт куркынычсызлыгы советы әгъзасы һәм Югары контроль палатасы рәисе) итеп билгеләнә [21][6][22][23][24][25][26][27], 2021 елның 9 июлендә Дәүләт куркынычсызлыгы советында һәм Югары контроль палатасындагы вазифаларыннан азат ителә, һәм рәис урынбасары сыйфатында аңа «икътисадый һәм банк мәсьәләләре һәм халыкара финанс оешмалары» өчен конкрет җаваплылык белән икътисад һәм финанслар портфеле бирелә[10][28][29][30][31][32][33][34].

Сәрдар Бәрдемөхәммәдов ― Төрекмәнстанның Алабай этләре ассоциациясе рәисе (2021 елдан президенты) [35]һәм Халыкара Ахалтәкә атлары ассоциациясе вице-президенты[36].

Хәрби хезмәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001―2003 елларда мәҗбүри хәрби хезмәт үткән. 2017 елның 27 октябрендә майордан подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Аны хезмәт буенча алга җибәрү тантанасы Төрекмәнстанның Милли телевидениесе аша трансляцияләнә. Аның нинди гаскәрләрдә хезмәт итүе билгеле түгел[9], әмма 2021 елның 7 мартында аны җилкәсендә «Төрекмәнстан Кораллы Көчләре» нашивкасы белән Милли телевидение аша күрсәтәләр. Шул ук видеода ул «полковник» дәрәҗәсен күрсәткән погоннар белән төшереп алынган, ә аңа «Төрекмәнстанның Ватан сакчысы» (Türkmenistanyň Watan goragçysy) дигән мактаулы исем бирү турындагы указда «полковник» дип аталган [37][38].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, дүрт баласы (улы, өч кызы) бар [5]. Россия чит ил эшләре министрлыгы Дипломатик академиясендә бергә укыган курсташы аны «тыныч холыклы» һәм «тыйнак» итеп сурәтләгән[39]. Остазлары һәм башка сыйныфташлары аны «тыйнак, ярдәмчел, ягымлы һәм тыныч кеше» буларак тасвирлыйлар [9].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Бәйсез Төрекмәнстанга бөек мәхәббәт өчен» (Garaşsyz Türkmenistana bolan beýik söýgüsi üçin) ордены
  • «Magtymguly Pyragy» медале
  • 2017 – «Mälikguly Berdimuhamedow» медале
  • «Төрекмәнстан бәйсезлегенә 25 ел» (Тürkmenistanyň Garaşsyzlygynyň 25 ýyllygyna) юбилей медале [40]
  • «Төрекмәнстан нейтралитетына 25 ел» (Türkmenistanyň Bitaraplygynyň 25 ýyllygyna) юбилей медале [28] [40]
  • 2017 – Төрекмәнстанның атказанган тренеры (Türkmenistanyň at gazanan tälimçisi)
  • 2021 – Төрекмәнстанның атказанган эт багучысы (төрекм. Türkmenistanyň at gazanan itşynasy) [41][42]
  • 2021 – «Төрекмәнстанның Ватан сакчысы» (Türkmenistanyň Watan goragçysy) [38]
  • 2021 – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале[43]
  • 2022 ― Дуслык ордены (Россия) ― Россия Федерациясе һәм Төрекмәнстан арасында стратегик партнерлыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен[44].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Turkmen leader promotes son to provincial governor. Reuters.
  2. President of Turkmenistan weighs establishment of ruling dynasty: experts: EADaily (1 March 2018). 3 June 2018 тикшерелгән.
  3. RFE/RL's Turkmen Service. Turkmen Leader's Son Takes On New Roles; Rapid Rise Renews Talk Of Succession, RFE/RL (12 February 2021).
  4. Turkmenistan President’s Son Appointed Minister. The Diplomat (13 February 2020).
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 5,7 Газета НТ опубликовала биографию кандидата в депутаты Меджлиса Сердара Бердымухамедова (Russian). Хроника Туркменистана (14 March 2018).
  6. 6,0 6,1 Зверинцева, Татьяна (21 June 2019). По имени Вождь: Сын президента Туркменистана дорос до губернатора (Russian). fergana.agency.
  7. Сердар Бердымухамедов получил пост заместителя хякима Ахалского велаята (Russian). SNG.TODAY (3 January 2019).
  8. Младший Бердымухамедов стал кандидатом наук (Russian). Хроника Туркменистана (20 October 2014).
  9. 9,0 9,1 9,2 Восхождение Сердара (Russian). Хроника Туркменистана (30 March 2018).
  10. 10,0 10,1 Son of Turkmenistan’s President Gets New Post. The Diplomat.
  11. Turkmenistan President's Son Takes Post As Parliamentary Deputy. Radio Free Europe/Radio Liberty. 3 June 2018 тикшерелгән.
  12. Сын президента Бердымухамедова снова баллотируется в парламент (Russian). RFE/RL, Inc. (11 March 2018).
  13. AKIpress News Agency. 3 June 2018 тикшерелгән.
  14. Сердар Бердымухамедов назначен заместителем хякима Ахалского велаята (Russian). Электронная газета "Золотой век" (2 January 2019). әлеге чыганактан 2019-09-25 архивланды. 2022-02-13 тикшерелгән.
  15. Сердар Бердымухамедов назначен заместителем министра иностранных дел Туркменистана (Russian). Электронная газета "Золотой век" (31 March 2018). әлеге чыганактан 2020-08-07 архивланды. 2022-02-13 тикшерелгән.
  16. Authoritarian Turkmen Leader's Son Rises in Foreign Ministry, VOA News. 3 июнь 2018 тикшерелде.
  17. Turkmen President Appoints Son Deputy Foreign Minister. Radio Free Europe/Radio Liberty. 3 June 2018 тикшерелгән.
  18. Turkmenistan: President's Son Gets Foreign Ministry Job (en).
  19. Turkmenistan: President’s son and presumed heir gets new top job (en).
  20. Turkmen President Hands Son Regional Deputy Governor's Post, Radio Free Europe/Radio Liberty (January 3, 2019). 11 гыйнвар 2019 тикшерелде.
  21. Президент Туркменистана назначил сына губернатором провинции (Russian). Reuters (18 June 2019). әлеге чыганактан 2020-06-26 архивланды. 2022-02-13 тикшерелгән.
  22. Президент Туркмении назначил сына губернатором региона (Russian). RFE/RL, Inc. (18 June 2019).
  23. Сердар Бердымухамедов назначен хякимом Ахалского велаята (Russian). Электронная газета "Золотой век" (17 June 2019). әлеге чыганактан 2020-06-28 архивланды. 2022-02-13 тикшерелгән.
  24. Turkmenistan president’s son appointed minister. Seattle Times.
  25. Putz, Catherine (13 February 2020). Turkmenistan President’s Son Appointed Minister (English). DIPLOMAT MEDIA INC..
  26. Serdar Berdimuhamedov appointed Minister of Industry and Construction of Turkmenistan (English). Turkmenistan.ru (8 February 2020). әлеге чыганактан 2020-06-27 архивланды. 2022-02-13 тикшерелгән.
  27. Сердар Бердымухамедов назначен министром промышленности и строительного производства Туркменистана (Russian). Электронная газета "Золотой век" (7 February 2020). әлеге чыганактан 2020-06-26 архивланды. 2022-02-13 тикшерелгән.
  28. 28,0 28,1 Указ Президента Туркменистана о Бердимухамедове С.Г., Нейтральный Туркменистан (12 February 2021).
  29. Türkmenistanyň Ministrler Kabinetiniň we Döwlet howpsuzlyk geňeşiniň bilelikdäki giňişleýin mejlisi (Turkmen), Türkmenistanyň Döwlet Gümrük Gullugy (12 February 2021). 2021 елның 2 май көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-05-02, retrieved 2022-02-13 
  30. Türkmenistanyň Ministrler Kabinetiniň we Döwlet howpsuzlyk geňeşiniň bilelikdäki giňişleýin mejlisi (Turkmen), "Türkmenistan: Altyn asyr" (11 February 2021).
  31. Serdar Gurbangulyýewiç BERDIMUHAMEDOW (Turkmen), Edebiýat we Sungat (19 February 2021). 2021 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-09-27, retrieved 2022-02-13 
  32. Указ Президента Туркменистана О Бердымухамедове С.Г. (рус.), Туркменистан: золотой век (9 July 2021).
  33. Расширенное заседание Кабинета Министров Туркменистана (рус.), Туркменистан: золотой век (9 July 2021).
  34. Turkmenistan president’s son promoted to key government job, Associated Press (10 July 2021).
  35. В Туркменистане создаётся современная инфраструктура по сохранению и развитию породных качеств алабая (Russian). Электронная газета "Золотой век" (7 May 2020). әлеге чыганактан 2020-06-25 архивланды. 2022-02-13 тикшерелгән.
  36. Сердар Бердымухамедов избран президентом Международной ассоциации ахалтекинского коневодства (Russian), «Туркменистан: золотой век» (16 April 2021).
  37. Watan habarlary 07.03.2021 (Turkmen), Watan Habarlary (7 March 2021). See video at 7:32.
  38. 38,0 38,1 УКАЗ Президента Туркменистана О присвоении членам Государственного совета безопасности Туркменистана почётного звания Туркменистана «Türkmenistanyň Watan goragçysy» (рус.), parahat.info (3 March 2021).
  39. Густерин, Павел (26 December 2012). П.Густерин: Сердар Бердымухамедов - сын Аркадага. Штрихи к портрету (Russian). ЦентрАзия.
  40. 40,0 40,1 УКАЗ Президента Туркменистана О награждении юбилейной медалью Туркменистана «Türkmenistanyň Bitaraplygynyň 25 ýyllygyna» (Russian), parahat.info (11 December 2020).
  41. УКАЗ Президента Туркменистана О присвоении почётного звания Туркменистана «Türkmenistanyň at gazanan itşynasy» по случаю Праздника туркменского алабая (рус.), parahat.info (22 April 2021).
  42. Сердар Бердымухамедов изменил название своей должности с «председателя» на «президента» (рус.), Chronicles of Turkmenistan (22 April 2021).
  43. Сердар Бердымухамедов удостоен государственной награды Республики Татарстан РФ (2021-04-30).
  44. Указ Президента Российской Федерации от 18 мая 2022 года № 292 «О награждении орденом Дружбы Президента Туркменистана Бердымухамедова С.Г.».

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]