Төмән җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төмән җәмигъ мәчете latin yazuında])
Мәчет
Төмән җәмигъ мәчете
рус. Тюменская соборная мечеть
Ил Россия
шәһәр Төмән өлкәсе, Төмән, Үзәк округ, Парфеново (Яңавыл), Жданов ур., 9
Координатлары 57° 11′ 17″ N, 65° 33′ 01″ E (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Мәхәллә Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә булган мәчет
Нигезләнгән 1989
Төзелеш еллары 19891997 еллар
Төп даталар:
1989 (төзелеш башлану)
1997 (төзелеш тәмамлану)
Халәте гамәлдә

Төмән җәмигъ мәчете, Хәлиф Гомәр исемендәге Төмән җәмигъ мәчете (рус. Тюменская соборная мечеть имени халифа Умара) – Төмән өлкәсе административ үзәге Төмән шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төмән җәмигъ мәчете Төмәннең Үзәк административ округында (1996 елга кадәр ― Төмәннең Үзәк районы), 1970 елда шәһәр составына кертелгән татар авылы Яңавыл (хәзерге Парфеново бистәсе) территориясендә, шәһәр үзәгеннән 5 км ераклыкта урнашкан. Хәзерге таш мәчет элек борынгы агач мәчет булган территориядә төзелгән.

Төмән җәмигъ мәчете сигез ел дәвамында төзелгән, төзелеш 1997 елда тәмамланган. Эшләрнең озакка сузылуы объектның үзәк финанславы булмау белән аңлатыла, төзелеш эшләре берничә Ислам фонды [1] һәм өлешчә шәһәр хакимияте бүлеп биргән акчаларга башкарыла [2].

Мөхәммәд пәйгамбәрнең якын сәхабәсе Гомәр ибнел-Хәттаб хөрмәтенә аталган.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта Төмән җәмигъ мәчете ― шәһәрдә иң зур мәчет. Ул 500―600 кешегә исәпләнгән. Җомга көннәрендә биредә ике меңнән артык мөселман җыела. Бу көнне намаз уку өчен цоколь катының барлык бүлмәләре бушатыла, әмма урыннар барыбер җитми – кешеләр баскыч мәйданчыкларында һәм ишегалдында дога кыла [3]. Бер манарасы һәм бер гөмбәзе бар.

Имам – Алишер хәзрәт Дедамирзаев. [4]

Төмән җәмигъ мәчетендә шулай ук Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы (мөфти Зиннәт Әюп улы Садыйков) резиденциясе дә урнашкан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]