Вологда җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вологда җәмигъ мәчете latin yazuında])
Мәчет
Вологда җәмигъ мәчете
2010 елгы фотосурәт
2010 елгы фотосурәт
2010 елгы фотосурәт
Ил Россия
шәһәр 423883 Россия, Вологда өлкәсе, Вологда, М. Горький ур., 5
Координатлары 59°1350 " N, 39°5317" E
Дин Ислам
Мәхәллә РФМ ДН кануни идарәсендәге Вологда шәһәре мөселманнарының дини җәмгыяте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә
Нигезләнгән 1998
Төзелеш еллары 19982001 еллар
Төп даталар:
1998 (төзелеш башлану)
2001 (ачылу)
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Вологда җәмигъ мәчете (рус. Вологодская соборная мечеть «Аль Джума», гарәп. مسجد كاتدرائية فولوغدا‎) ― Россия Федерациясенең Вологда өлкәсе административ үзәге Вологда шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенең кануни идарәсендәге Вологда шәһәре мөселманнарының дини җәмгыяте карамагында. «Вологдада җирле хакимият озак вакыт мөселманнарның дини җәмгыятен теркәү эшенә һәм мәчет төзүгә комачаулый» (Р. Гайнетдиннең В. В. Путинга язган хатыннан)[1].

Тышкы рәсемнәр
Мәчетнең тышкы яктан күренеше.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897 елда шәһәрдә 65 мөселман яшәгән; алар арасында 48 татар булган. Шәһәрдә мөселманнарның төп массасын вакытлы (ялланган) эшчеләр тәшкил иткән[2].

1910 елның августында шәһәр мөселманнары «дога йорты» төзү һәм дини ихтыяҗларга чыгымнар өчен ил масштабында 20 мең сумга кадәр иганә җыюны рөхсәт итү турында хакимиятләргә мөрәҗәгать итәләр. Сумма зурлыгына карап, таш мәчет төзү планлаштырылган дип әйтергә була[2].

1911 елның 12 гыйнварында губерна идарәсе карар чыгара: мәчет төзү өчен мәхәлләдә ир-ат җенесеннән 200дән дә ким булмаган әгъза булырга тиеш, шуңа күрә Вологдада мөселман җәмгыяте азсанлы булу сәбәпле, мәчет төзергә рөхсәт бирелми[2].

1912 елда хакимиятләр рөхсәтеннән башка мөселманнар Екатерина-Дворян урамындагы 3 бүлмәле Торопова йортын арендага ала, анда сайланган (1910―1916) мулла Якуп Халиков мәхәллә кешеләренең намазларына имамлык итә. Бу чорда шәһәрдә мәхәллә әгъзасы булып 104 ир-ат исәпләнә.

1914 елның сентябрендә Я. Халиков җирле хакимият тарафыннан дини вазифасында (мулла итеп) расланган, ул шулай ук губерна буенча метрика кенәгәләрен алып бара башлаган. Полициянең 1915 елның 1 августындагы мәгълүматларына караганда, Вологдада ул вакытта 279 мөселман яшәгән[2].

Беренче мәртәбә рәсми рәвештә шәһәрдә мөселман мәхәлләсе 1916 елда оеша[2]

Үз вакытында шәһәрдә мөселманнарның дога йорты булган. Дога йорты урынында элеккеге КПСС шәһәр комитеты бинасы төзелгән, ә хәзер бу бинаны шәһәр Думасы биләп тора. Элеккеге мөселман зиратында хәзер стадион, анда балаларны фигуралы шууга өйрәтәләр[2].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елда шәһәр мөселманнары төркеме билгеләнгән тәртиптә теркәлгән дини оешма (Россиянең Үзәк Европа төбәге мөселманнарының Диния нәзарәтенең кануни идарәсендәге Вологда шәһәре мөселманнарының дини җәмгыяте) булдырырга карар итә[3]. Оештыручы һәм җәмгыятьнең беренче рәисе булып Альберт Равил улы Мостафин тора, ул шулай ук 1998 елдан Вологда мәчетен төзү инициаторы һәм финансисты була[4].

Вологда шәһәрендә мәчет төзү мәсьәләсе мөселман җәмгыяте оешканнан бирле (1996 елдан) күтәрелә килгән. Шәһәрнең мөселман җәмгыяте эшчәнлегенең башлангыч этапларында җомга намазлары һәм мөселман бәйрәмнәре үткәрү өчен бина төрле оешмалардан (өлкә профсоюзлар үзәге, спорт заллары һ.б.) арендага алынган[5].

Вологда татарларының «Якташ» җәмгыяте тарафыннан, Россиянең Үзәк Европа төбәге мөселманнарының Диния нәзарәте (ДУМЦЕР) ярдәмендә, шәһәрнең Заречная өлешендә Горький урамындагы 5 нче йорт адресы буенча урнашкан төзелеп бетмәгән, ике катлы кирпеч бина сатып алына. Анда дини мәктәп, дини «Иман» газетасы редакциясе һәм намаз бүлмәсе урнаша. Алга таба бинаны мәчет итеп реконструкцияләү максаты куела[6]. Җир участогында мәчет төзү «һәйкәлләрне саклау органы белән килештерелмәгән» дигән сылтау белән бинаны мәчет итеп реконструкцияләүгә рөхсәт бирелми. «Без православие Вологдасында мөселман мәчете төзүгә юл куймаячакбыз», ― дип белдергән Вологда шәһәре хакимиятенең хокук бүлеге начальнигы В. И. Долгова[1]. Шәһәр башлыгы А. С. Якуничев суд аркылы мәчет буласы бинаны җимерергә, җир участогын Һәйкәлләрне саклау буенча дәүләт дирекциясенә акт буенча тапшырырга боера[1].

Мәчет төзелешенә беренчел документлар шәһәр төзелеше советында хуплана. Мәчет проекты Бөтенроссия конкурсында катнашкан 12 проект арасыннан сайлап алынган. Ике катлы иркен мәчет 1998―2001 елларда Вологда архитекторы А. В. Борисовский проекты буенча эклектика һәм традицион мөселман архитектурасы элементларын берләштергән оригиналь стильдә төзелгән[7]. 2004 елда дәүләт юстиция учреждениесендә рәсми рәвештә теркәлгән.

2017 елда Вологдада яшәүче таҗиклар «Иман нуры» (Свет имана)[8], 2021 елда Вологдада яшәүче Кавказ мөселманнары «Благонравие»[9] мөселман җәмгыятьләрен теркәткән.

Мәчет имамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996–1998 елларда ― Мәскәүдән чакырылган Әнвәр Сәлиев,
  • 1998–2006 елларда ― Наил Мостафин,
  • 2006–2017 елларда ― Бари улы Равил хәзрәт Мостафин (2017 елда вафат), Вологда өлкәсе имамы, өлкә Иҗтимагый палатасы әгъзасы. Уллары – Альберт, архитектор, Вологда шәһәре мөселманнарының дини җәмгыяте рәисе; Наил, мәчет имамы, һөнәре буенча программист[10],
  • 2017 елдан ― Равил улы Наил хәзрәт Мостафин[11].

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет бинасында якшәмбе мәктәбе эшли, аның директоры ― Наил Равил улы Мостафин.

Мәчет тарафыннан чыгарылган җирле дини «Иман» газетасы, финанслау булмау сәбәпле, 2003 елда чыгудан туктатыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мухетдинов, Д. В. Ислам в центрально-европейской части России: Энциклопедический словарь. — Москва, Нижний Новгород: ИД «Медина», 2009. — («Ислам в Российской Федерации», Вып. IV).
  • Загидуллин И. К. Мусульманская община в Вологде в дореволюционный период // Ислам в центральноевропейской части России. Энц. словарь. Сост. и отв. ред. Д. З. Хайретдинов.— М.: ИД «Медина», 2009. С. 181-183.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]