Колшәриф мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Мәчет
Колшәриф мәчете
тат. Колшәриф мәчете
Мечеть "Кул Шариф".png
Ил Русия
Шәһәр Казан
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Халәте гамәлдә

Колшәриф мәчетеТатарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Казан Кирмәне җирлегендә урнаша.

Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф исемен йөртә.

Тарих[үзгәртү]

Мәчет Казан ханлыгы чорында шактый данлыклы иде. XVI гасырда Урта Иделдә ул фәнни һәм дини үзәк булган.

Колшәриф - татар халкы каһарманы[үзгәртү]

Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Колшәриф хөрмәтенә аталган. 1552 елның 2 октябрендә, ил белән бергә, аның рухи остазы — Колшәрифнең дә гомере киселә. Колшәриф үз шәкертләре белән Җәмигъ мәчете өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып мәчет баскычларында үтерелеп һәлак булган. Бөек татар каһарманы - Колшәриф истәлегенә баш Казан мәчете аталган. 1552 елда, Явыз Иван гаскәрләре Казан каласын яулап алганда, мәчет тар-мар ителә.

Торгызылган мәчет[үзгәртү]

1996 елда мәчетне торгызу эшләре башлана. Искәндәр Сәйфуллин һәм А. Саттаров проектлары нигезендә төзелә. Рәсми төстә 2005 елның 24 июнендә, Казан меңьеллыгына ачыла.

Архитектура[үзгәртү]

Мәчетнең 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге (Идел буе Болгары уңдырыш символы) белән бизәлгән.

Бина төнлә матур яктыртыла.

Фотосурәтләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани