Разалия мәчете (Мөслим районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Разалия мәчете (Мөслим районы) latin yazuında])
Мәчет
Разалия мәчете
Ил Россия
авыл 423970 Татарстан, Мөслим районы, Мөслим, Кооператив ур., 2
Координатлары 55°18′03″ N
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Мөслим районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә булган мәчет
Нигезләнгән 2021
Төзелеш еллары 20212023 еллар
Төп даталар:
2021 (төзелеш башлану)
2023 (ачылу)
Халәте гамәлдә

«Разалия мәчете» (рус. «Мечеть Разалия») ― Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслимдә 2023 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Мөслим районы мөхтәсибәте карамагында. Мөслим авылында 4нче, районда 37нче мәчет [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет төзелеше 2013―2021 елларда Татарстанның Мөслим муниципаль районы башлыгы булган Рамил Муллин (2022 елдан Түбән Кама шәһәре мэры) инициативасы белән башланган. Бина 2021 елда сентябрь аенда төзелә башлый һәм тиз арада ― 2 ел эчендә сафка баса [2].

2023 елның 21 апрелендә мәчет манарасына ярымай куелган[3].

2023 елның 23 сентябрендә ачылган. Яңа мәчет Кооператив урамында, Мөслимнән Ык елгасы аркылы салынган күпергә чыгу юлында, авылның әлеге микрорайон кешеләренә һәм юлчыларга уңайлы итеп салынган.

Мәчет ачу тантанасында Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Түбән Кама, Минзәлә, Мамадыш, Азнакай, Лениногорск, Тукай районнары мөхтәсибәтләре җитәкчеләре, дин әһелләре катнашкан.

Әлеге дин йорты иганәчәләр, барлык райондашлар ярдәмендә сафка баскан. Аллаһ йортын төзүдә күрсәткән матди ярдәм һәм хезмәтләре өчен район башлыгы Альберт Роберт улы Хуҗинга, шәхси эшмәкәр Разалия Ибраһим кызы Габдрахмановага, Дамир Гомәр улы Каюмовка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты тапшырылган[4].

Мәчет сыйфатлы төзелеш материалыннан ― кирпечтән салынган, 1 катлы. Махсус ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары һәм тәһарәтханәләр бар. Мәчеттә берьюлы ~45 ир-ат һәм ~10 хатын-кыз намаз укый ала. Барлык инженер-коммуникация челтәре үткәрелгән.

Яңа гыйбадәт йортына «Разалия мәчете» дип исем бирелгән. Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган Азат улы Ислам хәзрәт Шәфыйков мәчетнең имамы итеп сайланган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр
  • Лилия Шәймиева. Мөслимдә «Разалия мәчете» ачылды. «Авыл утлары», 29.09.2023.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]