Күзкәй мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күзкәй мәчете latin yazuında])
Мәчет
Күзкәй мәчете
Ил Россия
авыл 423883 Татарстан, Тукай районы, Күзкәй, М. Җәлил ур., 13
Координатлары 55°46'17.4"N, 52°48'32.4"E
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Тукай районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре мәчет итеп үзгәртеп корылган
Нигезләнгән 1994
Дата постройки 1994
Төп даталар:
1994 (төзелеш башлану)
1994 (ачылу)
2021 (янкорма төзү)
Халәте гамәлдә

Күзкәй мәчете (рус. Кузкеевская мечеть) ― Татарстанның Тукай районы Күзкәй авыл җирлегенең[d] административ үзәге Күзкәй авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Тукай районы мөхтәсибәте карамагында [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа губернасы Минзәлә өязе Күзкәй волостена караган авылда, 1809 ел мәгълүматлары буенча, мәчет булган, 1821 елда аның янында мәктәп ачылган[2].

1848 елда авылда бер мәчет һәм 1870 елда мәчет һәм мәктәп-мәдрәсә, 1905 елда 3 мәчет, 4 мәктәп теркәлгән[3].

Авылда Совет хакимияте урнашкач, өч мәчет тә ябылган, биналары төрле максатларда кулланылып, туздырылган.

Авылда дүрт зират бар, берсе бик борынгы, Болгар чорына карый[4].

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елда, райпо конторасы булган бинаны үзгәртеп корып, мәчет ясалган. Баштарак әлеге бинадан картлар йорты ясарга уйланылган булган. Бер төркем авыл картлары артыннан йөреп, авыл халкы бердәм рәвештә имза җыеп, бинаны мәчет өчен авыл мәхәлләсенә бирәләр [4].

2021 елда мәчеткә яңа янкорма төзелгән, анда ифтар, Коръән ашлары уздырыла. Тәрәзә кую, җылылык кертү, идән җәю кебек эшләрне иганәчеләр күтәргән[4].

Тыштан караганда мәчет җыйнак кына, эчтән бик купшы. Җомга көннәрендә балалар өчен әхлак дәресләре уздырыла[4].

Мәчетнең хәзерге имам-хатыйбы ― Илнур хәзрәт Фәрхетдинов, КДАУ бетергән, Чаллыда КАМАЗда эшләгән, үз эше (мунча мичләре сату) белән шөгыльләнә, Күзкәйгә күчеп кайтып, яңа йорт җиткезә. Намазга университетның соңгы курсында укыганда баскан. Хатыны Гөлнара белән өч бала тәрбиялиләр[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җирле дини оешма – Күзкәй авылы мәхәлләсе
  2. Күзкәй. Татар онлайн энциклопедиясе
  3. История села Кузкеево. Татары без границ
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Руфия Фазылова. Җылы Күзкәй. «Татарстан», 2023, № 12, 81-85нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]