Бәрәкәт (мәчет, Сарман)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәрәкәт (мәчет, Сарман) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Мәчет
Бәрәкәт
Ил Россия
авыл Татарстан, Сарман районы, Сарман, Фатих Кәрим ур.
Координатлары 55°25′91″
52°59′22″ (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Мәхәллә Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 2015
Төзелеш еллары 20152021 еллар
Төп даталар:
2015 (төзелеш башлану)
2021 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Бәрәкәт ― Татарстанның Сарман районы үзәге Сарман авылында 2021 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Сарманның «Тәүфыйк» һәм Җәмигъ (Үзәк) мәчетләреннән соң төзелгән 3нче, район буенча төзелгән 43нче мәчет. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә карый.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет төзелеше

2015 елның 14 октябрендә әлеге мәчетнең нигезенә беренче казык кагылган. Сарман районының 1995―1999 еллардагы башлыгы Әнвәр Мәхмүт улы Залаков (1949―2018) теләктәшлеге белән эш башлана. «Татнефть» АҖ матди ярдәме белән, гыйбадәтханәнең фундаменты казыла. Аллаһ йорты күмәк көч белән, халыктан җыелган акчага салына. Төзелеш материаллары сатучылар, мәсәлән, мәчет төзелеше өчен кирәкле товарны түбәнрәк бәягә бирә.

Мәчетнең проекты Түбән Камада эшләнгән. Мәчет төзелешендә татар мәчетләре архитектурасы стиле кулланылган, манарасы түбәсендә булган мәчет төренә керә. Планда ― җидекырлы бина.

Мәчетне ачу тантанасында Татарстан диния нәзарәте исеменнән мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров катнаша.

Мәчетнең беренче имам-хатыйбы ― Габдерахман ибн Идрис (Галәветдинов)[1].

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарманның 3нче мәчете булган Бәрәкәт мәчете Сарман авылының Яр Чаллыдан һәм Яңа Зәйдән керә торган очында, Фатих Кәрим урамында, Татар Илеге елгасы ярында салынган. Мәчет каршында, юл аркылы ― Үзәк базар, ерак түгел район хастаханәсе, автостанция урнашкан. Янәшәдә генә ― Сарманны әйләнеп уза торган юл. Мәчетнең урыны район үзәгенә килгән юлаучылар өчен уңайлы булсын дигән максат белән сайланган.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет бер катлы, заманча төзелеш материаллары кулланылып, төзелгән. Намаз залының һәр ягында биек тәрәзәләр булгач, залда якты. Хатын-кызларга намаз укыр өчен ирләр залында аерым балкон ясалган. Мәчет территориясе төзекләндерелгән, яныннан агучы Татар Илеге яр буе ял урынына әверелгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]