Яңа Әхмәт мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Әхмәт мәчете latin yazuında])


Мәчет
Яңа Әхмәт мәчете
Һидәят
Ил Россия
авыл 423350 Татарстан, Сарман районы, Яңа Әхмәт, К. Маркс ур., 1
Координатлары 55.276662, 52.596989
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1995
Төзелеш еллары 19951996 еллар
Төп даталар:
1995 (төзелеш башлану)
1996 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Яңа Әхмәт мәчете, рәсми исеме Һидәят мәчете (рус. Мечеть «Хидаят» д. Новое Ахметово) ― Татарстанның Сарман районы Сарман авыл җирлеге[d] составындагы Яңа Әхмәт (Яңа Әхмәтабыз) авылында 1996 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәтенең «Һидәят» мәчете мәхәлләсе карамагында. [1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Әхмәтабыз (Яңа Әхмәт) авылында 1848 елда мәчет, 1905 елда мәдрәсә булуы теркәлгән. [2]

«1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә (рус. Список населенных мест по сведениям 1870 года; 1877 елда басылган) торак пункт Уфа губернасының Минзәлә өязе 2нче станының Яңа Әхмәт (Яңа Әхмәтабыз) авылы буларак искә алына. Минзәлә елгасы янында, Бөре – Мамадыш коммерцияле трактының сул ягында, өяз шәһәре Минзәләдән 58 чакрым һәм Александровка (Карамалы) авылындагы становой фатирыннан 18 чакрымда, волость үзәге Сарманнан 3 км төньяктарак урнашкан. Авылда 83 йортта 502 кеше (типтәрләр, 251 ир-ат һәм 251 хатын-кыз) яшәгән, мәчет, су тегермәне булган.[3]

XX гасыр башында авылда мәчет һәм мәктәп булуы турында искә алына.[4]

Билгеле имамнар
  • Биктимер Рәхмәтулла улы (1791 елгы), указлы мулла, ике остабикәсе булган.
  • Нигъмәтулла Рәхмәтулла улы (1788―1833), указлы мулла. Уллары: Шәрәфетдин 1840 елдан Тауларда, Габдулла һәм Гобәйдулла Иске Теләнчедә яшәгән.
  • 1852 елдан ― Гыймазетдин Мөхәммәтрәхим улы Бәширов, имам-хатыйп; Хәйбулла Нигъмәтулла улы, мөгаллим, азанчы.

1868 елда авылда җәмигъ мәчете төзелүе билгеле. Җәмигъ мәчетендә имамнар:

  • 1875 елдан ― Шәйхелислам Хәбибрахман улы (1849―1918), имам, 1913 елдан ахун; Исмәгыйль Төхфәтулла улы Солтанморатов (1833–1904), мөгаллим, азанчы.
  • 1891 елдан ― Әхмәтхарис Гыймазетдин улы (1854―1921), имам-хатыйп; Гарәфетдин Мифтахетдин улы (1865 елгы, Бикәсазда туган), азанчы, 1905 елдан имам.
  • 1921 елдан ― Хуҗаәхмәт Шәйхелислам улы Ихсанов, имам; Шәйхеразый Мөхәммәтхәйдәр улы (1892 елгы), азанчы.[5]

ТАССР Югары Советы президиумының 1939 елның 23 июнендәге № 41-1374 указы нигезендә авылда мәчет ябыла, район Советы башкарма комитеты карамагына мәктәп итеп файдалану өчен тапшырыла. Мәчетне ябу турында указ һәм акт Хәйрулла Сәгыйдуллинга тапшырылган. [6]

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда авылның Карл Маркс һәм Муса Җәлил урамнары чатында[7] кирпечтән салынган яңа бер катлы мәчет сафка баса. Мәчеткә «Һидәят» исеме бирелгән (гарәп. هدايتһидәят – «туры юлга керү, дөрес юл эзләү теләге»)[8]. Мәчетнең гыйбадәт залы 50-60 кеше сыйдыра, газ белән җылылытыла, тәһарәтханәсе бар. Манарасы керү юлы өстендә урнашкан. Имамнар:

  • 1996―2003 елларда ― Фәйзрахман хәзрәт Хөсәенов
  • 2003―2008 елларда ― Вәдүт хәзрәт Әхмәтшин
  • 2008―2017 елларда ― Котдус улы Сөббух хәзрәт Әхтәмов
  • 2017 елдан ― Эльмир улы Илфар хәзрәт Габдуллин.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Җирле мөселман дини оешмасы – Сарман районы мөхтәсибәте Яңа Әхмәт авылындагы "Һидәят" мәчете мәхәлләсе(рус.)
  2. История деревни Новое Ахметово. Татары без границ
  3. Список населенных мест по сведениям 1870 года, 1877
  4. Новое Ахметово.
  5. 5,0 5,1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 57, 91нче бит.
  6. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  7. Хидаят, мечеть, улица Карла Маркса, 1, д. Новое Ахметово. 2ГИС
  8. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 784нче бит.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 57, 91нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.