Табанлы Күл мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Табанлы Күл мәчете latin yazuında])
Мәчет
Табанлы Күл мәчете
Ак мәчет
Ил Россия
авыл 423765 Татарстан, Актаныш районы, Табанлы Күл, Гагарин ур., 56
Координатлары 55° 27′0″N 53°44′0″E
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Актаныш районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2022
Төзелеш еллары 20222023 еллар
Төп даталар:
2022 (төзелеш башлану)
2023 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Табанлы Күл мәчете, җирле дини оешма Табанлы Күл авылының «Ак мәчет»е (рус. Мечеть деревни Табанлы Куль) ― Татарстанның Актаныш районы Югары Яхшый авыл җирлеге составына керүче [1] Табанлы Күл авылында 2023 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Үзәкләшкән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Актаныш районы мөхтәсибәте карамагында. Актаныш районы мөхтәсибәтендәге 57нче мәчет[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена кергән авылда 1848 елда мәчет булган[3], XX гасыр башында мәчет каршында мәктәп эшләгән[4].

Революциягә кадәр тирә-якта данлыклы булган мәчетне[5] 1930-елларда япканнар, бинасын хуҗалык эшендә кулланганнар, аннары бина юкка чыгарылган.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табанлы Күл авылында яңа мәчет төзүне шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә читтә яшәүче хәйрияче Рүзилә Шәймәрданова күтәреп чыга. Мәчет төзү өчен акча җыю башлана[6].

Яңа мәчеткә 2022 елның 24 июнендә нигез салынган. 2023 елның 3 мартында, ураза алдыннан, иганәчеләр ярдәме белән төзелгән мәчетнең манарасы урнаштырыла, бинага ярымай куела, беренче тапкыр намаз укыла[6].

Ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 28 авгусында мәчетне ачу тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов, «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Казаннан Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм башкалар катнашкан[7][8][9]

Мәчет ~40 кешегә исәпләнгән, гомуми мәйданы 60 квадрат метрны тәшкил итә. Бер катлы итеп кирпечтән һәм яхшы сыйфатлы төзелеш материалларыннан төзелгән. Барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханәсе бар. Газ, ут, су кертелгән[2].

Авылның ун елдан артык эшләүче имам-хатыйбы ― Рәсих хәзрәт Салихов[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Югары Яхшый авыл җирлеге. 2019 елның 13 сентябрь көнендә архивланган. Җирлек турында
  2. 2,0 2,1 2,2 Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды. ТР МДН рәсми сайты, 28.08.2023
  3. История деревни Табанлы Куль. Татары без границ
  4. Табанлы Күл. Онлайн - энциклопедия Tatarica
  5. Табанлыкүл // Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 310нчы бит.
  6. 6,0 6,1 Актаныш районының Табанлы кул авылында да яңа мәчет сафка баса. «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе, 3.03.2023
  7. Актанышның Табанлыкүл авылында «Ак мәчет» ачылды. Татар-информ, 26.08.2023
  8. Ләйсән Газизова. Табанлыкүлдә “Ак мәчет” ачылды. Актаныш-информ, 26.08.2023
  9. Табанлыкүл авылының «Ак мәчет»ендә тәүге азан тавышы яңгырады.(үле сылтама) Актаныш муниципаль районы рәсми сайты, 28.08.2023

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]