Икенче мәхәллә мәчете (Әлмәт)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Икенче мәхәллә мәчете (Әлмәт) latin yazuında])
Мәчет
Икенче мәхәллә мәчете
Ил Россия
Шәһәр ТР, Әлмәт, Тукай проспекты, 14а
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Әлмәт мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы янәшәдә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 20202023 еллар
Төп даталар:
2023 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Икенче мәхәллә мәчете (рус. Мечеть второй махалли) ― Татарстанның Әлмәт шәһәрендә 2023 елның 28 декабрендә эшли башлаган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Әлмәт мөхтәсибәтенә карый. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтендә 43нче мәчет.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет өчен урынны мөхтәсибәт адресына мөрәҗәгать иткән мөселманнарның инициатив төркеме сайлаган. Төзелеш өчен җир җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бүлеп бирелгән[1].

2018 елда мәчет төзелеше ниятләнгән. 2020 елда төзелеш эшләре башланган, 2,5 елда мәчет төзелеп беткән. Калган вакыт эшне төгәлләү һәм матурлау өчен тотылган. Мәчет төзелешенә иң яхшы белгечләр җәлеп ителгән.

Мәчетне ачу тантанасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Мәганов катнашкан[2].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет тышкы яктан да, эчке бизәлеше белән дә Татарстандагы бер мәчеткә дә охшамаган. Монда һәрбер деталь, шул исәптән акустика уйлап эшләнгән. Идәндәге бизәкләрнең симметриясе түшәмдәге бизәкләр белән туры килә.

Агачтан эшләнгән гөмбәз игътибарны җәлеп итә. 99 яфраклы гөмбәз бер ел вакыт эчендә кулдан җыелган. Әлеге яфраклар Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме белән бәйле.

Мәхәллә мәчетенә 50ләп кеше сыя. Мәчеттә ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханә, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә барлык уңайлыклар каралган.

Мәчетнең имамы Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]