Җәлил бистәсе мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәлил бистәсе мәчете latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Мәчет
Җәлил бистәсе мәчете
Ил Россия
шәһәр тибындагы бистә 423368 Татарстан, Сарман районы, Җәлил, Кол Шәриф ур., 5
Координатлары 55°1'30"N, 52°44'10"E
Дин Ислам
Мәхәллә Сарман район мөхтәсибәте Җәлил бистәсе мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 1994
Төзелеш еллары 19942000 еллар
Төп даталар:
1994 (төзелеш башлану)
2000 (ачылу)
мәдрәсә ачылу (2001)
Халәте гамәлдә

Җәлил бистәсе мәчете (рус. Мечеть пгт Джалиль), рәсми атамасы «Җирле мөселман дини оешмасы ― Сарман районы мөхтәсибәтенең Җәлил бистәсе мәхәлләсе» мәчете. Татарстанның Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә 2000 елның 31 маеннан эшләп килүче мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). Үзәкләшкән дини оешма ― Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагында. Шәһәр тибындагы бистәнең төп истәлекле урыннарының берсе.
Имам-хатыйп ― Марат Фәнис улы Йосыпов [1].
Координатлары: 55°1'30"N, 52°44'10"E.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә мәчет төзелеше 1994 елда башланган, 2000 елның 31 маеннан бирле эшләп килә. Мәчет каршындагы мәдрәсә бинасы 2001 елда төзелгән, хәләл товарлар белән сәүдә итүче «Бәрәкәт» кибете 2008 елда, Ифтар бинасы 2015-2018 елларда, мәчет каршындагы мәетханә бинасы 2019-2020 елларда төзелгән. Төзелештә «Татнефть» җәмгыятенең әйдәп баручы нефть һәм газ чыгару идарәләренең берсе булган «Җәлилнефть» НГДУ матди ярдәм күрсәтә. [2].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет аксыл төстәге кирпечтән төзелгән. Мәчетнең бер манарасы бар. Архитектурасы буенча «манарасы түбәдә урнашкан мәчетләр» төренә керә.

2003 елда мәчеткә капиталь ремонт ясалган. 2010 елда мәчет яны территориясенә асфальт түшәлгән. 2016 елда мәчет эчендәге тәрәзәләр алыштырылган. 2019 елда намаз уку залына яңа келәмнәр алып җәелгән [3].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. МРО-ПРИХОД Р П ДЖАЛИЛЬ САРМАНОВСКОГО МУХТАСИБАТА
  2. Фәнис Мотыйгуллин. «Җәлилнефть» – 60 ел җиңү. Шәһри Казан, 3.09.2019
  3. Мечеть пгт Джалиль. 2022 елның 15 май көнендә архивланган. Сармановский муниципальный район

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сарман районы мәчет, мәдрәсәләре һәм дин әһелләре. // Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә (авторлар коллективы; проект җитәкчесе И. Р. Сахипова). К.: АО ИД «Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
  • Мечеть пгт Джалиль. 2022 елның 15 май көнендә архивланган. Сармановский муниципальный район

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]