Морбаш мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Морбаш мәчете latin yazuında])


Мәчет
Морбаш мәчете
Иман
Ил Россия
авыл 423356 Татарстан, Сарман районы, Морбаш, Тау ягы ур., 12
Координатлары 55.221447 / 52.559844
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1993
Төзелеш еллары 19931995 еллар
Төп даталар:
1993 (төзелеш башлану)
1995 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Морбаш мәчете, рәсми исеме Иман мәчете (рус. Муртыш-Башская мечеть) ― Татарстанның Сарман районы Илексаз авыл җирлеге составындагы Морбаш (Мортышбаш) авылында 1995 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1845 елда авылда мәчет булган. Хәзер мәчет бинасы булган урынга истәлек ташы урнаштырылган.

1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда 158 йортта 901 кеше (450 ир-ат һәм 451 хатын-кыз) яшәве, мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән. [1]

1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Морбаш (Мортышбаш) авылында 1299 кеше яшәгән, шуларның 1280е мөселманнар булган.

Уфа губернасы Минзәлә өязе Әлмәтмулла волостена [2] (1920 елдан Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары, 1930 елдан Сарман районына) караган, XVII гасырның икенче яртысында нигезләнгән [3] Морбаш (Мортышбаш) авылында 1905 елда 269 йортта 1082 кеше яшәве, мәчет һәм мәктәп булуы теркәлгән.

Имамнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче указлы мулла ― Пулатхуҗа Ирг(к)әшев (1780 елгы), 1831 елдан Илексаз мәчетендә имам. [4]
  • 1816―1842 елларда Морбаш мәчетендә имам булган Габделхәлим бине Зәйнелгабидин турында «Минзәлә өязендәге мөдәррисләрнең мәшһүрләреннән берсе» дип, Ризаэтдин Фәхретдин «Асар» дигән хезмәтендә мәгълүмат калдырган.[5]
  • 1844 елдан ― Камалетдин Ибәтулла улы, имам.
  • 1858 елдан ― Мөхәммәтлатыйф Фәретдин улы, имам һәм мөгаллим.
  • 1897 елдан ― Камалетдин Садретдин улы Уразаев, имам-хатыйп һәм мөдәррис.
  • 1907 елдан ― Гайнелхак Мөхәммәтлатыйф улы, имам.
  • 1913 елдан ― Мирсәит Бәдретдин улы Уразаев, хатыйп.

Уфа губерна идарәсе рөхсәте белән авылда 1890 елда тагын бер мәчет төзелгән. Имамнары:

  • 1890 елдан ― Бәдретдин Камалетдин улы Уразаев (1858―1912), имам-хатыйп.
  • 1908 елдан ― Галимәрдан Шаһимәрдан улы Ишалин (?–1910), имам.
  • 1912 елдан ― Хөснимәрдан Ишали улы, имам.

1907 елда өченче җәмигъ мәчете төзелгән. Имамнары:

  • 1907 елдан ― Әкъмалетдин Фазулла улы (?―1919), Шыгай мәдрәсәсен тәмамлаган, имам-хатыйп.
  • 1912 елдан ― Мөхәммәдгариф Мөхәммәдшәрип улы, хатыйп.
  • 1913 елдан ― Зәки Камалетдин улы Уразаев, имам-хатыйп, мөдәррис. [6]

1912―1913 уку елында Морбашта мәдрәсә эшләгән. [7]

ТАССР Югары Советы президиумының 1939 елның 23 сентябрендәге № 43-1061 указы нигезендә беренче мәхәллә мәчете ябыла, район Советы башкарма комитеты карамагына уку йорты (изба-читальня) итеп файдалану өчен тапшырыла.[8]

1940 елда ТАССР Югары Советы президиумы указы нигезендә өченче мәхәллә мәчете ябыла, район Советы башкарма комитеты карамагына мәдәният йорты (клуб) итеп файдалану өчен тапшырыла, әмма 7 апрельдә мәчет бинасын күмәк хуҗалык идарәсенә (рәисе Госман Юлдашев) ясле йорты итеп бирү турында акт төзелгән.[8]

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елда яңа ике катлы мәчет сафка баса. Мәчеткә «Иман» исеме бирелгән. Мәчет төзелеше буенча эшләрне оештыруда Әзһәр Әюп улы Әюпов (1929 елгы) күп көч куя. Пенсиягә чыкканчы колхозда, «Сельхозэнерго» (Агропромэнерго) оешмасында электрик булган, Татарстанның атказанган электригы.[9] Бина электр белән җылытыла, тәһарәтханәсе бар. Гыйбадәт залы 100 кеше сыйдыра. Манарасы бинага керү юлы өстендә. Имамнар:

  • 1993 елдан ― Әзһәр хәзрәт Әюпов, имам-хатыйб.
  • 2017 елдан ― Наил хәзрәт Шириев, имам. [6]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года, 1877
  2. Муртыш-Баш. Альмет-Муллинская волость. Генеалогический форум ВГД(рус.)
  3. Новые данные об истории сел Сармановского района.pdf
  4. История деревни Муртыш-Баш. Татары без границ
  5. Фәхреддин Ризаэддин. Асар 1нче том. Казан: Рухият, 2006, 181 нче бит.
  6. 6,0 6,1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 57-59, 94нче битләр.
  7. Кильдибяков Г. Н. Магометанские школы (мектебе и медресе) в Мензелинском уезде Уфимской губернии. – Мензелинск, 1913. – С. 2-71.(рус.)
  8. 8,0 8,1 Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 82нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  9. Альбина Сабирова. В Муртыш Баше отметили 90-летие ветерана. Сарман, 03.04.2019

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 79-80нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.