Габдрахман мәчете (Әлмәт районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман мәчете (Әлмәт районы) latin yazuında])
Мәчет
Габдрахман авылы мәчете
Ил Россия
Авыл 423441 Татарстан, Әлмәт районы, Габдрахман, Совет ур., 80
Дин Ислам
Мәхәллә 49нчы мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1991
Төзелеш еллары 19911994 еллар
Төп даталар:
1993 (ярымай урнаштыру)
1994 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Габдрахман авылы мәчете (рус. Мечеть села Абдрахманово) ― Татарстанның Әлмәт районы Габдрахман авыл җирлеге[d] административ үзәге Габдрахман авылында[1] 1994 елның 6 февралендә ачылган ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте карамагында[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1740 елдан Ырынбур губернасы (1851 елдан Самар губернасы) Нәдер волосте Габдрахман авылында беренче рәсми булмаган мәхәллә авылга нигез салыну (1729 ел) белән бер үк вакытта барлыкка килгән. 1747―1749 елларда торак пунктта мәчет булуы документларга кергән[3].

1795 елда авылда 54 хуҗалыкта 367 кеше яшәгән, икенче мәчет төзелгән. Анда Мөхәммәтгани хәзрәт, Гыйниятулла хәзрәт Биккулов, Мөхетдин хәзрәт имамлык иткән.

1848 елда авылда беренче җәмигъ мәчете төзелгән. Аны Казан сәүдәгәре, Татар ратушасы мәхкәмәсе җитәкчесе Миңлебай бине Габдерәшит бине Йосыф салдырган [4]. 1856 елда җәмигъ мәчетендә бер имам, бер азанчы эшләгән. Мәхәлләдә 296 ир-ат мөселман теркәлгән[5].

1860 елдан авылда рәсми рәвештә теркәлгән мәдрәсә эшләгән.

1865 елда янгында ике мәчет тә янып бетә. Авыл берничә ел мәчетсез яшәгән. Габдрахман авылы халкының яңа җәмигъ мәчетен төзү турындагы үтенече (приговор) Самара губерна идарәсендә 1869 елның 27 ноябрендә генә уңай чишелеш таба. Яңа мәчет бинасы 1869―1871 елларда дәүләт крестьяны Исхак Исмәгыйлевның шәхси акчасына һәм мәхәлләдән җыелган сәдака акчасына төзелә.

XIX гасыр башында авылда Гыйльман Габдрәшитов (1811) имам-хатыйп, Габделхәким бин Габделмөэмин (1815) 1838 елдан мулла, аның абыйсы Габдерәкыйб бин Габделмөэмин (1803―1873) 1833 елга кадәр имам-мөхтәсиб, соңыннан Казандагы Барудия мәхәлләсе җәмигъ мәчетендә (Галиев мәчете) имам булган, улы Нургали дә шул мәчеттә имам вазифасын алган.

XX гасыр башында авылда 2 мәхәллә һәм 2 җәмигъ мәчете булган. 1902 елда беренче мәхәлләнең 108 йортта яшәүче крестьяны мөстәкыйль мәхәллә, икенче җәмигъ мәчете булдыру турында килешәләр. Самара губерна идарәсе үтенечне 1903 елның 13 гыйнварында раслый. Мәчет 1907 елда төзелеп бетә. 1912 елда яна. Аны, губернадан рөхсәт алып, 1914―1915 елларда яңадан төзеп куялар. 1907 елда икенче мәчеткә Мөхәммәди Арсланвәли улы Нәдеров (1882 елгы) имам-хатыйп, Мөхәммәтшәриф Мөхәммәтҗанов (1873 елгы) мәзин итеп сайлап куелган.

Габдрахман авылы имамнарының тәрҗемәи хәлләре турында Ризаэтдин Фәхретдин үзенең «Асар» дигән хезмәтендә язып калдырган.

Беренче мәхәллә мәчетенә 1920 елдан Хәсән Әхмәтсафин (1856 елгы), Мөхәммәтшәфыйк Баһманов имам итеп билгеләнә. Мәхәллә мәчете Татарстан АССР Югары Советы президиумы карары белән 1939 елның 17 маенда ябылган [6], мәктәп итеп файдалану өчен район башкарма комитетына тапшырылган[7].

Икенче мәхәллә мәчете ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты боерыгы белән 1936 елның 2 июнендә ябылган, бинасы уку йорты, клуб итеп файдаланыла, соңыннан җимерелә[8].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990-елларга кадәр Габдрахман авылы мәчетсез яши. 1991 елда халык җыенында мәчет бинасы салу өчен иганә акчасы җыю оештырыла. «Татнефть» АҖ җитәкчесе урынбасары, авылдашлары Шәфәгать Фәхразый улы Тәхәветдинов (1946 елгы) тәкъдиме һәм матди ярдәме белән авылда яңа мәчет бинасы салу эше башлана. Миңлебай газ эшкәртү заводы (Хәниф Камалов), «Иркеннефть» НГДУ (Миргазиян Таҗиев), РМУ-2 (Фәрит Низамиев), батырма электр җайланмалары үзәк базасы (Марсель Янгиров), Әлмәт урман хуҗалыгы (Азат Фәрхетдинов), «Ярыш» күмәк хуҗалыгы (Самат Әхтәмов) коллектив иганәче сыйфатында төзелешкә үз өлешен кертә. Проект җитәкчесе ― Наил Зәйнулла улы Фәйзетдинов. 1993 елның декабрендә манарага ярымай куела. 1994 елның 6 февралендә мәчет тантаналы ачыла[9]. Мәчет мәхәлләсе 49нчы сан белән Казанда теркәлә. Мәчетнең ихатасы ясала, тирә-ягына таш баганаларга беркетелгән тимер рәшәткәләр куела, багана очларына шар формасында яктырткычлар көйләнә (Равил һәм Сирин Җәләевләр ярдәме белән). 2012 елда мәдрәсәнең яңа бинасы төзелеп бетә. Дин дөресләрен оештыручы – Фәһимә Маннангулова.

2003 елда мәчеткә ремонт ясала, 2010 елда янкорма, тәрәзә-ишекләр, 2012 елда түбәсе яңартыла, диварлары төзекләндерелә, мәчет алдына асфальт түшәлә, 2018 елда мәчет манарасын төнлә яктырту өчен яшел утлар куела. 2020 елда даими иганәчеләрнең матди ярдәме белән мәчет бинасы кабат төзекләндерелә, өстәмә уңайлыклар тудырыла.

Дин әһелләре:

  • 1994―1996 елларда ― Мәкәрим Шәвәлиев, имам
  • 1996―2002 елларда ― Фоат Шәрәфиев, Тәлгать Садыйков һ.б.
  • 2002―2020 елларда ― Илмир Илнур улы Харисов, имам-хатыйп
  • Тәлгать хаҗи Садыйков, азанчы
  • 2020 елдан ― Нәфис хәзрәт Каюмов, имам
  • 2023 елдан мәхәллә җитәкчесе Айдар Фәнис улы Латыйпов[10]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История села. 2021 елның 20 апрель көнендә архивланган. Абдрахмановское сельское поселение
  2. Альметьевский Мухтасибат / О мухтасибате 2022 елның 28 декабрь көнендә архивланган.
  3. Татар энциклопедиясе: 6 томда /Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җав.мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениясе, 2010. 2 т.: Г-Й. б.9.
  4. Ризаэддин Фәхреддин. Асар. Казан, 2009, 81нче бит
  5. Самар өлкәсе дәүләт архивы, 1 фонд, 1 тасв. 800 эш
  6. Указ Президиума Верховного Совета Татарской АССР о закрытии мечети первого прихода в деревне Абдрахманово Альметьевского района ТАССР. 17 мая 1939 г.
  7. ТР Дәүләт архивы, 273 фонд, 2 тасв., 8 эш
  8. ТР Дәүләт архивы, 732 фонд, 6 тас., 289, 137нче эшләр
  9. Мечеть села Абдрахманово отметила 20-летие.(үле сылтама) almetyevsk.tatarstan.ru, 6.02.2014
  10. Латыпов Айдар Фанисович. audit-it.ru

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдрахман нигезендә мәчетләр / Туган авылым Габдрахман (тарихи-документаль басма, проект авторы Ш. Ф. Тәхаветдинов). К.: «Сила мысли» ҖЧҖ, «Мастер-Граф» ҖЧҖ нәшрияты, 2021, 39-56нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]