Нурлы (мәчет, Түбән Мактама)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурлы (мәчет, Түбән Мактама) latin yazuında])
Мәчет
Нурлы
Ил Россия
штб 423440 Татарстан, Әлмәт районы, Түбән Мактама, Вахитов ур., 29 а
Дин Ислам
Мәхәллә Әлмәт районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы янда төзелгән мәчет
Нигезләнгән 2009
Төзелеш еллары 20102011 еллар
Төп даталар:
2010 (төзелеш башлану)
2011 (ачылу)
Халәте гамәлдә

«Нурлы» мәчете ― Татарстанның Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт район мөхтәсибәте карамагында. [1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында авылда ике җәмигъ мәчете булган. [2] 1746 елда авылның ике урамы кисешкән мәйданда биек нигезгә күтәреп, агачтан беренче мәчет салынган. Мәчет тирәли рәшәткә белән әйләндереп алынган бакча булган, анда сирень һәм сәрви куаклары үскән. 1831 һәм 1861 елларда (соңгысында эшмәкәр Габделвәгыйз Габделнәгыймов акчасына) мәчет яңадан корылган. 1869 елда мәчет каршында мәктәп ачылган. 1905 елда мәхәллә 436 ир-ат һәм 427 хатын-кыз яшәгән 136 хуҗалыкны берләштергән. Мәчет имамнары – Юлдаш Үрәзмәтов, Моратбакый Мостаев, Хисаметдин Мостаев, Җамалетдин Моратбакыев, Хөсәен Мөхетдинов, Шаһимөхәммәт Моратбакыев, Сафуан Хөсәенов (1931 елда Чиләбе өлкәсенә сөрелгән), Галимҗан Гафиятуллин. Беренче мәхәллә мәчете ТАССР Югары Советы президиумы карары белән 1940 елның 13 августында ябылган. Бинада мәктәп эшләгән. 1958 елда мөселманнар мәчетне кайтаруны сораганнар, әмма, бина иске дигән сылтау белән ул сүтелгән.

Икенче мәхәллә мәчете 1904 елда төзелгән. Мәхәллә 262 ир-ат һәм 241 хатын-кыз яшәгән 116 хуҗалыкны берләштергән. Имам – Мөхәммәтфазыл Насретдинов. Икенче мәхәллә мәчете ТАССР Югары Советы президиумы карары белән 1932 елның 9 маенда ябылган. Бинада авыл клубы урнашкан.

1987 елда авыл мөселманнары, ташландык китапханә бинасын ремонтлап, гыйбадәт йорты ачалар, манара күтәрәләр. Мулла вазифасын А. Гатауллин, А. Мирсәяпов башкара.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елда авыл халкы «Татнефть» җитәкчеләреннән яңа җәмигъ мәчете коруда ярдәм сорый. Мәчет проектын инженер-төзүче А. А. Шакирҗанов, архитектор Н. Певцов булдырган. 1995 елның 3 гыйнварында төзелеш эше башлана. 1996 елның 8 июнендә мәчет ачыла. Төп иганәчеләрнең берсе булган «Әлмәтнефть» НГДУ җитәкчесе М. Ш. Җәләтов хөрмәтенә мәчеткә «Марс» исеме бирелгән.

2011 елның 11 июлендә бистәдә икенче санлы җәмигъ мәчете ачыла. Аңа «Нурлы» исеме бирелә. Мәчет проектының авторлары – архитекторлар М. Т. Минабетдинов, Г. Ф. Вахитова; инженер С. В, Базина (Татсельхозхимпроект институты).[3] Гыйбадәтханә төзелешенә нефтьчеләр 3,5 миллион сум акча биргән. [4]

Мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие (2011—2013 елларда) Илдус Фәиз, Әлмәт районы башлыгы (2001-2011) Ришат Әбүбакиров, районның имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашкан.[5]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

100 кешегә исәпләнгән «Нурлы» мәчете бистәнең Вахитов урамы белән аны ураткан тыкрык киселешендә төзелгән. Бер катлы бина каен агачыннан буралып, кирпеч белән тышланган. 2010 елның июлендә торгызылган 7,5 метр биеклектәге манарасы мәчет бинасы янына көньяктан терәп салынган. Ярымай Бөгелмә механика заводында коелган. Төп бинага өстәп, янкорма эшләнгән. Мәчет ачылган көннән биредә мәдрәсә эшли.

Мәчетнең имамы (2007 елдан) – Габдулла Абдуллин.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]