Яңа Үргәагар мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Үргәагар мәчете latin yazuında])
Яңа Үргәагар мәчете
Дәүләт  Россия

Яңа Үргәагар мәчетеТатарстан Республикасының Әлки районындагы Яңа Үргәагар авылындагы мөселман гыйбадәт йорты (мәчет).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мәчет Иске Үргәагар авылында салына. 1833 нче елның 4 нче декабреннән мәчетнең имам-хатибы булып Фәхретдин Галләмшин торган. Революциягә кадәр Мортаза Сәгетдинов, Ризаэтдин Мозаффаров авыл имамнары булганнар.

1905 елның 19 июлендә икенче мәчетне төзергә рөхсәт алалар. Гадиулла Сафин һәм мулла Хәбибрахман Сиразетдинов авылда икенче мәчетне  төзү өчен Казанга барып   халыктан акча жыярга рөхсәт алалар.

Манара башындагы аеннан һәм калай түбәсеннән кала бөтен җире милләтебезнең яшел төсенә буялган әлеге мәчет Абдулла Мансуров исемле кешенең проекты буенча халык акчасына салына.

Коллективизация елларында мәчетләрнең манараларын кисеп ашлык  саклау  өчен кулланалар. Соңрак, сүтеп мәктәп бинасын зурайтып салалар. Совет власте  елларында республикабызда 17 мәчет арасыннан берсе Спас, Әлки, Алексеевск районарының өчесенә бер мәчет сакланып кала. Ул да булса Әлки районының  Үргәагар авылы мәчете  була.

Мәчеткә 2005 елның 18 июлендә 100 яшь тула.  Анда бер гасырдан артык бер дә тукталмыйча  намаз укылган һәм укылып килә. Рамазан айларында һәр  көнне бабайлар  тәравих укыйлар, гает бәйрәмнәрендә авылда яшәүче яисә авылдан читтә яшәүче бабайлар, барлык ир-атлар иртәңге намазга киләләр, һәр көнне манарасыннан бишәр тапкыр азан яңгырый.

Имам–хатиплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1905-1930   Сибагатулла бабай.
  • 1930-1961   Бикмулла бабай.
  • 1961-1982   Рәхмәтулла бабай.
  • 1982-2007   Гиляҗев Әнвәр бабай
  • 2007-2020  Фәттахов Нурулла Нуретдин улы.
  • 2020 елдан Фәхриев Илдар

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]