Мәндәй мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәндәй мәчете latin yazuında])
Мәчет
Мәндәй мәчете
Ил Россия
авыл 423303 Татарстан, Азнакай районы, Мәндәй, Ялантау ур., 38
Координатлары 55.125597, 52.882626
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Азнакай районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2000
Төзелеш еллары 20002009 еллар
Төп даталар:
2000 (төзелеш башлану)
2009 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Мәндәй авылы мәчете (рус. Мечеть деревни Мяндей) ― Татарстанның Азнакай районы Чубар Абдул авыл җирлегенә керүче[1] Мәндәй авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибәтенә карый.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәндәй авылына кешеләр 1700-еллар башында Казан өязе Арча юлыннан килеп утырган. II ревизия вакытында (1745―1747 еллар) авылда 91 ир-ат исәпкә алынган[2].

Авыл XIX–XX гасырларда бер мәхәлләдән торган, мәчет каршында мәдрәсә эшләгән [3]. 1883―1920 елларда мәчеттә имам-хатыйб булып Галиулла Идиятулла улы Крымов (Мөэмин-Каратайдан, мәдрәсә тәмамлаган указлы мулла) эшләгән[2]. Ул зур гыйлемле, эшлекле кеше булган. 1912 елда Мәндәй кредит ширкәтен оештырган һәм аның идарә рәисе булган. Галиулла хәзрәт тырышлыгы белән 1914 елда авылда ир-балалар мәктәбе өчен яңа бина салынган, анда 44 шәкерт укыган. Кызлар мәктәбендә 40 бала укыган. Укыту иске (кадими) ысул белән алып барылган. Шәкертләр мәктәптә 4 ел укыган[4]. Мәктәпләрнең мөдире булып Ризаитдин Мөхәммәтшәрипов торган. Ул Галиулла Крымов килгәнче, авылда мулла вазыйфасын да алып барган (1920 елда сәнәкчеләр сугышы вакытында чыгып югалган, язмышы билгесез). 1903 елда авыл старостасы Габделкадыйр Габделнасыйров башлангычы белән, Галиулла хәзрәт Крымовны имамлыктан алып, авылдан җибәрергә тырышу була. Әмма ул 1920 елның апрель аенда, сәнәкчеләр фетнәсе вакытында атып үтерелгәнгә кадәр имам булып калган[2]. Галиулла хәзрәтнең улы ― дивизия командиры полковник Миргазиян Крымов (1881―1945).

Галиулла хәзрәт Крымовтан соң озак еллар авылда дини йолаларны Хөснимөхәммәт Хәйруллин башкара. Совет чорында Сафиулла Идиятуллин, Галимәрдан Рамазанов, Гыйльметдин Шәмсетдинов муллалык итәләр. Бер ара авыл мулласыз тора, дини йолаларга мулланы күрше авыллардан чакырталар. Дини белем алган Нәбиулла улы Фәнис Гыйздәтуллин имам итеп билгеләнә (кинәт вафат булган)[2].

Яңа мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа мәчет төзелеше артыннан хуҗалык җитәкчесе Ильяс Латыйпов белән Әзһәт Фәтхетдинов башлап йөри[2]. 2009 елның 12 июнендә авыл уртасында яңа бина салына[5]. Мәчетне төзүдә «Җәлилнефть» идарәсе, район кулланучылар җәмгыяте, «Заман» ҖЧҖ, Хәмит Мөстәкыймов исемендәге ҖЧҖ, ремонт-төзү оешмасы (Зиннур Шәвәлиев), шәхси эшмәкәр Мәгъсүм Миннебаев, Азат Фәтхетдинов, Мөнир Шәфыйгуллин, Зәкия һәм Таһир Бакировлар һ.б. ярдәм итәләр[2].

2017 елның 13 ноябреннән имам-хатыйб ― Зәки улы Насих хәзрәт Хәкимов[6] (1953 елгы, Урыссудагы «Фәнис» мәдрәсәсен тәмамлаган).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чубар-Абдулловское сельское поселение Историческая справка
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Ялан таулар ягы Мәндәй (авторлар коллективы, төзүче Мирсәй Гариф, мөхәррир Резеда Шәрипова). Казан: Идел-Пресс, 2021
  3. Мяндей. Татарская энциклопедия TATARICA
  4. Г. Н. Кильдибяков. Магометанские школы / мектебе и медресе в Мензелинском уезде Уфимской губернии. 1912-1913 учебный год. Мензелинск, 1913. С.4,5
  5. История села Мяндей. tatobzor.ru
  6. Хакимов Насих Закиевич - ИНН 163601220656

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ялан таулар ягы Мәндәй (авторлар коллективы, төзүче Мирсәй Гариф, мөхәррир Резеда Шәрипова). Казан: Идел-Пресс, 2021.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]