Зирекле мәчете (Яңа Чишмә районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зирекле мәчете (Яңа Чишмә районы) latin yazuında])


Мәчет
Зирекле мәчете
Ил Россия
авыл Татарстан, Яңа Чишмә районы, Зирекле, 1 Май урамы, 53
Координатлары 55°10'36"N,
51°25'43"E (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Мәхәллә Яңа Чишмә районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 1903
Төзелеш еллары 19031905 еллар
Төп даталар:
2022 (төзәтү эшләре башлану)
2023 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Зирекле мәчетеТатарстанның Яңа Чишмә районы Зирекле авылында урнашкан борынгы ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә караучы Яңа Чишмә районы мөхтәсибәте карамагында. Бүгенге көндә Яңа Чишмә районында 12 мәчет эшли.

Тышкы рәсемнәр
Мәчетне ачу тантанасы фоторәсемнәре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең намаз уку залы күренеше

Зирекле авылына 1730 елда нигез салынган. 1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Казан губернасының Чистай өязе Зирекле авылында 1525 кеше (737 ир-ат һәм 788 хатын-кыз) яшәгән, шуларның 1521е ― мөселман. [1] Ислам гыйбадәт йорты 19031905 елларда төзелгән, [2] диварлары табигый таштан һәм кирпечтән салынган булган. Таштан төзелеш эшләренең хәзерге Әлмәт районының Бута авылыннан рус осталары тарафыннан башкарылуы тарихтан билгеле. [3]

2022 елда район башлыгы Вячеслав Козлов, иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән мәчет бинасында эчке төзекләндерү эшләренә керешкәннәр. Авыл халкы һәм якташлар ярдәмендә мәчетне төзекләндерүгә һәм аңа беренчел кыяфәт бирүгә ирешкәннәр. Бу максатларга 3,2 млн. сумнан артык хәйрия акчасы тотылган. [4] Төзекләндерү барышында мәчетнең эчке өлеше элекке халәтенә кайткан, тәрәзәләр алыштырылган, дивар һәм түшәмнәр яңартылган, идәне җылытылган. Алга таба мәчетнең тышкы ягын да төзекләндерү көтелә.

2023 елның 24 февралендә, төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, мәчет кабаттан мөселманнар өчен үз ишекләрен ачкан. Мәчетне тантаналы ачуда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]