Флера Хәмитова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флера Хәмитова latin yazuında])
Флера Хәмитова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Флера Харис кызы Хәмитова

Туу датасы:

2 май 1936(1936-05-02) (87 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры, педагог

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1961 ― 1985

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР атказанган артисты - 1976

Флера Хәмитова, Флера (Флёра, Флюра) Харис кызы Хәмитова (икенче ире буенча Ильясова, 1936 елның 2 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) ― драма актрисасы, педагог, Камал театры артисты (1961―1985), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык осталыгы кафедрасының өлкән укытучысы (1985 елдан). Татарстан АССР атказанган артисты (1976).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Инсаф Абдуллин, Рамил Шәрәпов белән төшкән фотосурәте.

1936 елның 2 маенда Казанда туган. Казанның 37нче санлы мәктәбендә укыган. 1950-елларда әлеге мәктәпкә укучылар белән очрашуга килгән Салих Сәйдәшев кунаклар өчен әзерләнгән концертта башлап җырлаган Флерага: «Син, сеңлем, гел җырла! Син киләчәктә Мәйсәрәне уйнарга тиеш!» – дип кызның аркасыннан сөя[1].

1952―1956 елларда Казан педагогика училищесында (1995 елдан көллият) укыган[2].

1956 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесының татар студиясенә укырга керә һәм аны 1961 елда тәмамлый. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли[1].

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
«Миркәй белән Айсылу» спектаклендә ― Айсылу ролендә, Миркәй ролендә ― Наил Әюпов.
Тышкы рәсемнәр
«Зәңгәр шәл» спектаклендә ― Мәйсәрә ролендә, Ишан ролендә ― Шәүкәт Биктимеров.

24 ел Камал театрында төп рольләрне башкара. Театрга эшкә кайткач ук, баш режиссер Марсель Сәлимҗанов аңа «Зәңгәр шәл»дәге (Кәрим Тинчурин пьесасы, Салих Сәйдәшев музыкасы) Мәйсәрә ролен ышанып тапшыра. Актрисаның драматик таланты янына аның вокаль мөмкинлекләре дә кушылып, Хәмитова башкаруындагы Мәйсәрә образы татар театр сәнгатенең шаһәсәре булып тарихта кала. Икенче бер бәхәссез уңышы ― Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Сүнгән йолдызлар» (Салих Сәйдәшев музыкасы) спектаклендәге Сәрвәр роле[1].

һ.б.

«24 ел буе сәхнәдә йолдыз булып балкыган бер чорымда мин театрдан китәргә карар кылдым», ― дип искә ала актриса[1]. 1985 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булачак сәхнә осталарына сәхнә теленнән һәм актерлык осталыгыннан дәресләр бирә[3] [4]. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык осталыгы кафедрасының өлкән укытучысы [5].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче ире ― Мәскәүдә укыганда танышкан, ГИТИСның төрекмән студиясендә укыган студент егет. Кызлары Айгөл. Укуны тәмамлагач, гаилә Ашхабадта яшәгән. Казаннан башка яши алмавын аңлагач, Ф. Хәмитова кире Казанга кайтып, Камал театрында эшли.
  • Икенче ире ― Камал театры актеры, ТАССР халык артисты (1972) Дэллюс Гали улы Ильясов (1922―1981). Кызлары Чулпан.
  • Өченче ире ― Гомәр[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Мансур Мортазин. 150 атаклы татар турында. Кызык та, кызганыч та: публицистик язмалар. К.: Мәгариф-Вакыт, 2022, 309-310нчы бит. ISBN 978-5-4494-0086-4
  2. Виртуальный музей. Казанский педагогический колледж
  3. «Яланаяклы кыз» сериалына – 10 ел: Флера Хәмитованың хатирәләре һәм бүгенгесе. «Шәһри Казан», 22.02.2017
  4. Флера Хәмитова. Моңнарыбыз дәшә сезне ВКонтакте, 1.02.2019
  5. Флера Хамитова. Кино-Театр.Ру(рус.)
  6. Возвращение чувств (1979). Кино-Театр.Ру(рус.)
  7. «Яланаяклы кыз». YouTube

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]