Хатын-кыз күкрәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хатын-кыз күкрәге latin yazuında])
Йөкле хатын-кыз күкрәкләре
Хатын-кыз түшен изгеләштерүче сын

Хатын-кыз күкрәге[1] яки түше[2] (эвфемизмнар) яки имие[3] — хатын-кыз гәүдәсенең алгы ягының өстәге өлешендә урнашкан, функциональ яктан бәбиләрне күкрәк сөте белән имезү өчен күкрәк сөтен җитештерүче сөт бизләрен үзенә алучы пар кабарынкылыклар.[4].

Икенчел җенес билгеләре рәтенә керүче хатын-кыз күкрәге, гадәттә ир кеше имчәкләренә караганда сизгеррәк эроген зона булып тора.

Хатын-кыз түшенең ачык күренеше һәр ике җенес вәкилләрендә дә җенси теләк хисләренә көчәйтә ала.

Функциональ үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күкрәк: сөт бизләре төзелеше
1. Күкрәк дивары
2. Күкрәк мускуллары
3. Сөтчел өлешләре
4. Имчәк
5. Ареола
6. Сөт каналы
7. Май тукымалары
8. Кеше тересе

Хатын-кыз түше 8-9 яшеннән үсә башлый, биологик балигълыкка җитүләренә төгәлләнә (~13-14 яшь, кызлар тәннәрендә балага йөкле булу һәм баланы табуга мөмкинлеге формалашкач). Бала тууга, аны имезү өчен бизләр җитештерә башлагаң сөт күләме аркасында тагын да зурая. Җитештерелгән сөт күкрәк тота алучы күләменнән артканда, хатын-кызларының имчәкләрендәге сөт каналлары буенча тамчы-тамчы чыга башлый.

Төрле мәдәниятләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Палеолит чоры сыны (датировкасы: 22 800 ел элек), бүгенге көн Словакия җирләре.
Эдуар Мане, «Шәрә түшле ак чәчле хатын-кыз» (1878)

Хатын-кыз күкрәге уңдырышлылык символы буларак кабул ителә. Бик күп мәдәниятләрдә бала табу һәм уңдырышлылык алиһәләре күп яки зур түшле хатын-кыз итеп сурәтләнгән. Бөек рәссамнарның йөзләрчә картиналарында шәрә түшле хатын-кыз сурәтләнгән.

Зәңгәр пәрәнҗәдәге хатын-кыз (Бохара).
Ксеренте халкы кызы, Көньяк Бразилия

Бик күп халыкларда кеше алдында түшне ачык йөртү оятлы санала. Шулай ук күпсанлы булган кайсы бер башка мәдәниятләрдә мондый тыю чикле яки бөтенләй юк, хәттә һич тә булмаган иде. Бу мәсьәләнең кабул ителерлек яки кабул ителмәслек дип бәяләнүе еш урын һәм контекстка бәйле. Кайбер көнбатыш мәдәниятләрдә хатын-кыз күкрәгенең пляжда ачык булуы кабул ителә, шәһәр уртасында исә әдәпсезлек дип санала. Күпчелек очракларда бу имчәкләрнең күренү-күренмәве белән чикләнә. Феминистлар фикеренчә, иҗтимагый урыннарда хатын-кызларга үз түшләрен күрсәтүләрен кабул итү яки капларга мәҗбүр итү турыдан-туры җенси тигезсезлек мәсьәләсенә бәйле[5].

Гүзәллек һәм сексуальлек билгесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатын-кыз тyше имплантлары һәм яман шеш
Шәрә тyше күрсәтелгән ялангач фотомодель

Бар имезүчеләрдә кебек үк, кешеләр тормышында да җенси мөнәсәбәт бик көчле биологик ролен уйный һәм тартым көченә ия. Хатын-кыз күкрәге әһәмиятле җенси орган булуы аркасында, шулай ук хатын-кыз гүзәллеге һәм сексуальлегенең мөһим элементы булып тора. Бу үзенчәлек реклама өлкәсендә дә (кешеләрнең сексуаль ассоцияләрен төрле продукт һәм товарларны сату өчен) киң кулланыла.

Шәхси дәрәҗәдә, тагын да матуррак һәм сексуальлерәк күренергә теләгән хатын-кызлар үз түшләрен төрлечә, хәттә хирургия ярдәмендә дә (имплантлар урнаштыру юлы), зурайтырга торыша. Соңгы очракта сөтчел бизләре яман шешенең барлыкка килү рискының зураюы турында төгәл мәгълүмат әлегә юк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]