Хәдиҗә бинте Хувәйлид

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Хәдиҗә бинте Хувәйлид (гарәп. خديجة بنت خويلد‎, 555619) — Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең беренче һәм үзенең үлеменәчә бердәнбер хатыны. Ул бай тол хатын була, озын буйлы, акыллы, чибәр, бик югары әхлаклы була. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм белән очрашкыйнча, беркемгә дә үзенең малы һәм язмышы белән идарә итәргә рөхсәт итмәгән.

« «Вакытында бу дөньяның иң яхшы хатын-кызы Мәрьям Гыймран кызы була, ә әлеге өммәтнең иң яхшы хатын-кызы – Хәдиҗә» »

Сәхих әл-Бухари, кит. 62, бүл. 1073, №1365(3432)

Мөхәммәд (с.г.ү.) белән танышканчыга хәтле тормышы[үзгәртү]

Мөхәммәдкә (с.г.в.) кадәр, Хәдиҗә Бәну Усәйд кабиләсе вәкиле Әбу Халә ибне Мәликтә кияүдә була. Аңардан Хинда ибн Әби Халә һәм Зәйнәб бинте Әби Халә исемле балалары була. Ә аңарга хәтле Усәййик ибне Габидтә кияүдә була, Габдуллаһ һәм Җәрия исемле балалары була.

Тол калгач, аңа Гарәп ярымутравының олы һәм хөрмәтле кешеләре яучылар җибәрәләр, ләкин ул барысын да кире кага.

Хәдиҗәгә түбәндәге исемнәрне бирәләр:

  • Корәйшиләр ханбикәсе
  • Әт-Тахира — (гарәп. الطاهرة‎) Самая Чистая
  • Әл-Кубра — (гарәп. الكبرة‎) Бөек.[1]

Мөхәммәд (с.г.ү.) белән танышуы һәм аңа кияүгә чыгуы[үзгәртү]

Хәдиҗә бинте Хувәйлид Корәеш кабиләсенең иң бай хатын-кызларыннан була. Ул үзенең акчасын билгеле бер түләү хакына сәүдәгәрләргә биреп тору белән шөгыльләнгән. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең яхшы әхлагы һәм тугърылыгы хакында ишетеп, аңа Сүриягә бару өчен акчасын тәкъдим итә һәм башкаларга караганда күбрәк күләмдәге акча бирә.

Мөхәммәд (с.г.ү.) Хәдиҗәнең хезмәтчесе Мәйсара белән Сүриягә китә. Уңышлы сату итеп, зур керем ала. Мәйсара Хәдиҗәгә Мөхәммәднең (с.г.ү.) әхлагы турында сөйләгәч, Хәдиҗәдә аңа карата симпатия уяна. Хәдиҗә дусты – Нәфисә бинте Мәнийягә Мөхәммәдкә (с.г.ү.) кияүгә чыгарга теләвен әйтә, һәм Нәфисә, Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм янына барып, моны белгертә. Мөхәммәд (с.г.ү) Хәдиҗәнең тәкъдимен кабул итә. Хәдиҗәнең абыйсы Әмр ибне Әсад хашимилар кабиләсе вәкилләре һәм корәеш кабиләсе аксакаллары алдында Хәдиҗәне кияүгә бирә, мәхер итеп 20, яки башка риваятьләр буенча 6, дөя ала.

Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм Сүриядән кайтып, ике ай булгач, туй үтә. Аңа бу вакытта 25, ә Хәдиҗәгә 40 яшь була.[2]

Гаилә тормышы[үзгәртү]

Мөхәммәдне (с.г.ү.) ихлас яратучы Хәдиҗә тиздән аның тулы әхлакый һәм рухи өстенлеген таный. Ул аны игътибар белән генә әйләндереп алмый, ә бәлки аның тугъры дустына – һәрвакыт аңларга, аның кайгы һәм шатлыкларын уртаклашырга, ярдәм итәргә сәләтле бердәнбер дустына да әйләнә.

Хәдиҗә Мөхәммәднең (с.г.ү.), Мәрьям исемле җариясе тапкан Ибрахим исемле улыннан башка, бөтен балаларының да әнисе була.

Хәдиҗә һәм Мөхәммәднең (с.г.ү.) балалары:

Хәдиҗәнең бөтен ир балалары яшь чакта ук үләләр, ә кыз балалары Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең пәйгамбәрлеге тотынгыйнчага хәтле яшиләр, исламны кабул итәләр һәм һиҗрәт кылалар, һәм алар барысы да, Фатыймадан башка, Пәйгамбәрдән (с.г.ү) алда үләләр.

Хәдиҗә пәйгамбәрлек чорында[үзгәртү]

Хәдиҗә мәккәлеләрдән беренче булып ислам кабул итә. Нәкъ менә ул Мөхәммәдне (с.г.ү) пәйгамбәлеге башланган чорында тынычландыра. Ул аны нәсари булучы абыйсы Вәрака янына алып бара, Вәрака аның пәйгамбәрлеген раслый.

Исламның башлангыч чорында, мөселманнар җәза һәм җәберләнүләргә дучар булган вакытта, Хәдиҗә Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмгә бик зур ярдәм күрсәтә. аның меңләгән динардан торучы мөлкәте ислам өчен тотыла.

Хәдиҗәнең исән чагында ук аңа Җәбраил фәрештә җәннәттә булачагын әйтә.[3]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Ибн Хишам «Жизнеописание Пророка Мухаммада», рассказанное со слов аль-Баккаи, со слов Ибн Исхака аль-Мутталиби (первая половина VIII века)
  2. Мухаммад Рамадан Бути «Фикх ас-Сира», «Исламская цивилизация»
  3. Сәхих әл-Бухари, кит. 65, бүл. 1131, №1499(3820)