Чиләбе татар театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чиләбе татар театры latin yazuında])
Чиләбе татар театры
Нигезләнү датасы 1913
Дәүләт  СССР
Административ-территориаль берәмлек Чиләбе
Чиләбе татар театры коллективы. Беренче рәттә сулдан дүртенче Гата Сәлимов, икенче рәттә уңнан бишенче танылган татар шагыйрәсе Салисә Гәрәева. 1966 ел.

Чиләбе татар театры (рус. Челябинский татарский театр) — Чиләбе шәһәрендә өзлеклелек белән 1913 елдан 1990 елларга кадәр эшләп килгән һәм 2018 елда торгызылган татар халык театры.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1908 елның кышында Чиләбе шәһәре татар укытучы, укучы, приказчик яшьләре татар телендә театр куярга сөйләшәләр, «Төшенү, яхуд указ бәласе» һәм «Казанга сәяхәт» китаплары сайлана. Бу вактта рөхсәтсез җыелышлар уздыру ярамаганлыктан, яшьләр «кунак чакыру» мәҗлесе ясау сылтавы белән җыела. Оренбург губернаторына рөхсәт сорап хат языла, тик рөхсәт бирелми. Моның башында Хәбибрахман Йөзкәев, Әхмәтҗан Мирмөхсинов, Хәсән Гаделшин, Мөслим Сөндеков, Мөхәммәтҗан Ахунов, Газизулла Биккулов, Хангәрәй Җамалетдиновлар торган.[2]

1910 елда, шәһәргә Сәйяр театр труппасы килеп «Хуҗа һәм приказчик» спектаклен уйнау йогынтысында җирле яшь һәвәскәрләр тарафыннан беренче спектакльләр куела. Бренче «Казанга сәяхәт» спектаклье 1910 елның 7 июнендә куелса, шул ук елның 22 сентябрендә «Игълан бәләсе» пьесасы куела. Беренче театрда егетләр генә уйнаса, икенче спектакльдә Чиләбе сәхнәсендә уйнаган беренче татар кызлары — Гайшә Насыйрова, Диләфкәр Җамалетдиновалар катнаша. Бу спектакльләрдә уйнауны җирле башкортлар хупламый, башкорт бистәсендә уйнаучыларга җәрәхәтләр ясау очраклары була. Шуннан соң 1910 ел ахыры — 1911 ел башында Мөнир Һадиев җәдиди мәктәбендә укучы башкорт баларына ярдәм итү өчен спектакльләр унала, җыелган акча аларга тотыла. Шул ук вакытта, бер өлеше Киевта кулга алынган татар студентларны җибәрелә.[2]

1913 елда Гариф Борнай[3] җитәкчелегендә татар музыкасын һәм әдәбиятын пропагандалау белән шөгыльләнүче «Музыка һәм драма» ширкәте каршында спектакльләр куела башлый. Бу ширкәт исә 1909 елда рус һәвәскәрләре төзегән «Музыка һәм драма» оешмасы каршында «Мөселман секцияе» буларак төзелә, башында Мөхәммәтҗан Ахунов, Габделбарый Рәмиев һәм Имаметдин Васановлар торган.[2]

1920 елның көзендә профессиональ татар труппасы оештырыла. Режиссеры булып Ибраһим Шаһдалиев (1893—1973) эшли.[2] Театр өзеклек белән 1930 елларга кадәр эшли.[4]

1935 елда аның нигезендә Чиләбе күчмә колхоз-совхоз театры оеша.[2][4] 1937—1938 елларда театр Троицк шәһәрендә эшли, 1939 елда кабат Чиләбегә күчерелә һәм Чиләбе өлкә күчмә драма театрына үзгәртелә.[2]

Репертуарын милли классика һәм совет драматургиясе әсәрләре тәшкил итә: «Банкрот», «Уйнаш» (Г.Камал), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Наёмщик» (Т.Гыйззәт), «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), «Урманда» (Ф.Хөсни), «Любовь Яровая» (К. А. Тренёв) һ.б. спектакльләр Чиләбе трактор заводы цехларында, клубларда куела.[4] 1939—1941 елларда Чиләбе татар театрларында сәхнә бизәүче булып драмаург Сәет Кальметов эшли. Ватан сугышы башланып, Чиләбе татар театры яшәүдән туктагач, хәрби заводта агитплакатлар чыгаручы рәссам хезмәтенә китә.[5]

Күпчелек актёрлар сугышка алыну сәбәпле, 1941 елда театр таркатыла.[4][2]

1960 еллар башында Татар театр училищесен тәмамлаган Гата Сәлимов тарафыннан Чиләбе трактор заводы каршында Татар халык театры оеша. Ул татар пьесалары буенча спектакльләр куя, актер булып та чыгыш ясый. Аның җитәкчелегендә 1971 елда театр коллективына халык театры исеме бирелә. Театр Курган, Чиләбе өлкәләрендә чыгышлар ясый.[6]

1990 елларда эшчәнлеге туктала,[7] Гата Сәлимов лаеклы ялга чыга.[8]

2018 елның 1 февралендә Чиләбедә татар халык театры оештырырга карар кылына.[9][10][11] Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, төбәкнең закон чыгару Җыелышы депутаты Лена Колесникова чакыруы буенча Чиләбегә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов килә. Шул ук көнне Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының конференцияләр залында милли театрның булачак труппасының кырыкка якын потенциаль актеры җыела. ЧТЗ татар театрының элеккеге актерлары килә. Актерлар билгеләнә.[12][13] Шул ук елның июнендә беренче спектакле — Хәбибулла Ибраһимов, Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» татар музыкаль комедиясе кула.[14] Театр спектакльләрен Чиләбе шәһәрендә, ЧТЗ залында,[15] шулай ук өлкәдәге татар авылларында куя. 2020 елда пандемия сәбәпле гастрольләрне туктап тора. Калган спектакльләргә режиссер булып Вәкил Кадыйров — профессиональ режиссерлык белеме һәм театрда эшләү тәҗрибәсе булган кеше сайлана.[16] Бүгенге көндә Чиләбе татар халык театры җитәкчесе булып Эльдар Гыйбадуллин тора,[1] артистлары арасында җырчы һәм шагыйрә Оксана Ильюп та бар.[17] 2022 елда ХXIІ «Идел-йорт — 2022» төбәкара театр коллективлары конкурсында региональ татар театрлары арасында Ибраһим Садыйковның «Хуҗа Насретдинның биш хатыны» пьесасы (тәрҗемәчесе — Хәлис Уразов) буенча спектакль куйган өчен Гран-прига ия була.[18]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Чиләбе халык театры җитәкчесе: «Телне саклау татар җанлы кешеләр кулына гына калды».
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Әнвәр Хәйри. Татар театры. 1906-1920.. — Мәгариф, 2003. — Б. 202-207. — 308 б.
  3. Сая авылы. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Чиләбе татар театры. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  5. Кальметов Сәет. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ.
  6. На языке Камала и Гафури. В Челябинске возрождается татарский народный театр.
  7. В Челябинске возрождается татарский народный театр.
  8. Киномеханик с душой артиста.
  9. Чиләбедә татар театры булачак.
  10. Чиләбедә татар театры оештырыла.
  11. татар театры булачак.(үле сылтама)
  12. В Челябинске возрождается татарский театр.
  13. Возрождения татарского народного театра в Челябинске.
  14. В Челябинске возрождается татарский народный театр.
  15. Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады., archived from the original on 2023-11-01, retrieved 2023-11-01 
  16. Те, кто радеет за нацию: люди разных профессий организовали в Челябинске татарский театр.
  17. Чиләбе татар халык театры актрисасы: Татар теленең моңы татарча сөйләшү теләген уята.
  18. В ТЕАТРЕ КАМАЛА НАГРАДИЛИ ПОБЕДИТЕЛЕЙ КОНКУРСА «ИДЕЛ-ЙОРТ 2022».