Беренче районара колхоз-совхоз театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беренче районара колхоз-совхоз театры latin yazuında])
Беренче районара колхоз-совхоз театры
Урынлашу Татарстан АССР
Нигезләнгән 1930
Ябылган 1935

Беренче районара колхоз-совхоз театры – Татарстан АССР мәгариф халык комиссариаты тарафыннан республиканың көнчыгыш төбәкләрендә оешып килүче күмәк хуҗалыклар халкына мәдәният хезмәте күрсәтү максатында оештырылган беренче мәдәни оешма (күчмә театр).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колхоз-совхоз театрлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 еллар башыннан, ССРБда «авыл халкына хезмәт күрсәтү өчен», колхоз-совхоз театрлары дип аталган театрлар оештырыла башлый. 1934 елның 15 мартында РСФСР мәгариф халык комиссариаты «Колхоз-совхоз театрлары челтәрен җәелдерү турында» карар кабул итә[1]. Татарстан АССРда Арча, Аксубай, Балтач, Буа, Мамадыш, Минзәлә, Чистай, Чүпрәле, Баулы, Биләр, Сарман, Чаллы, Мөслим, Әгерҗе районнарында татар колхоз-совхоз театрлары оештырыла. 1940 елда ТАССРда 4 колхоз-совхоз театры, 7 район (күчмә) театры эшли. Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соң әлеге барлык театрлар (Республика күчмә театры, Минзәлә театры һәм 1944 елда оештырылган Әлмәт театрыннан башкалары) «үз бурычларын үтәделәр» дип ябылалар.

Колхоз-совхоз театрлары «яңа типтагы, авыл социалистик секторына сәнгати хезмәт күрсәтү буенча икенче бишьеллыкта туган театрлар» булыр дип көтелә. А. Н. Островский, А. М. Горький, А. Н. Толстой, А. П. Чехов, А. С. Пушкин, совет һәм көнбатыш драматургларының пьесаларын әзерләү һәм күрсәтү белән беррәттән, «яңа типтагы» театр актерлары һәм режиссерлары, агитбригадалар кебек үк, колхоз, совхоз, МТС, балыкчы һәм урман кисүчеләр бистәләрендә пропаганда һәм мәдәни-тәрбия эшен башкарырга, шулай ук авыл материалына нигезләнеп, «кече формалар» жанрында чыгыш ясарга тиеш була[2].

Беренче районара колхоз-совхоз театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда Татарстан АССР мәгариф халык комиссариаты (Татнаркомпрос) тарафыннан республиканың көнчыгыш төбәкләрендә яңа оешып килүче күмәк хуҗалыкларга берләшүче авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтү максаты белән сугышчан сәнгать штабы төзелә. Штаб рәисе яшь режиссер һәм драматург Риза Ишморат әдәбият-сәнгать кешеләрен эшкә тарта: драматурглар кече форма сәхнәлекләр, шагыйрьләр җырлар-такмаклар, композиторлар яңа көйләр язарга алына. 1930 елның февраленнән апрель ахырына кадәр авылларга чыгу өчен һәрберсе унар кешелек унбер агитация-художество бригадалары төзелә. Бу бригадаларга Казан сәнгатьләр техникумының соңгы (дүртенче) курсында укучыларны, Казанның билгеле һәм яшь эстрада артистларын, музыкантларын, җырчы һәм биючеләрен туплыйлар: скрипкачы Хәйбулла Әхмәдуллин, композиторлар Салих Сәйдәш, Солтан Габәши, Нәҗип Җиһанов, Ширинский-Батыршин, Заһид Хәбибуллин, Литвинов, Юрий Виноградов, җырчы Хәмит Төхвәтуллин, юмористлар Фәйзи, Морзый, Әзәл Яһүдин, Ф. Ковалинский, режиссерлар Әсгать Мәҗит, Кәшифә Тумашева, драматурглар Ә. Ганиев, Т. Зөлкәрнәй, Г. Бикмул, Г. Нагай, рәссамнар Мөэмин Сутюшев, Абдуллин һ. б.

Башлангыч чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19311935 елларда театр коллективы Татарстанның көнчыгышындагы барлык авылларны диярлек йөреп чыга. Театр афишаларында уртага эре хәрефләр белән театрның максаты язып куелган:

Театрның төп теләге: ... пролетариат сәнгатенең социализм төзүдә халыкка ярдәмчел көч булуын таныту; ленинчыл Большевиклар партиясенең директиваларын тормышка ашыру буенча бүгенге бөек бурычларны һәм планнарын үтәүдә актив катнашу...

Театр Әҗәкүл пристане белән Актаныш район үзәге арасында урнашкан Ирмәш авылында урнашып, шуннан күрше-тирә районнарга чыгып (шул рәттән Башкортстан АССР авылларына да кереп), культура хезмәте күрсәтә.

Озак та үтми, әлеге театр ярдәме белән Минзәлә районы Күзкәй авылында, соңрак Сарманда, Мөслимдә, Азнакай һәм Әлмәттә (1933), Чаллыда (1934), Чистайда (1934 елда татар, 1935 елда рус төркемнәре), Баулыда (1935) күчмә район колхоз-совхоз театрлары төзелә[3]. Республикадагы зур районнарның һәркайсында диярлек театрлар оештырыла башлый. Әлмәт, Буа, Арча һәм Кукмара театрлары дәүләт бюджетына күчерелеп, эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, Минзәлә һәм Әлмәт театрларыннан башкаларында, эш алып бару мөмкинлеге калмый.

Икенче елда театр Красный Бор (хәзерге Әгерҗе) районы Шаршады авылындагы «Сахра» поселогына күчә. Артистлар өчен район оешмалары булышлыгы белән йортлар салына. Әмма Беренче районара колхоз-совхоз театры бөтен республикага бердәнбер театр булгач, артистлар бер урында гына төпләнеп яши-эшли алмый, өстәвенә, күрше республикалардан да чакырып торалар. Артистлар, күчә-күчә, Минзәләдә дә, Чаллыда да, Чистайда да озак тукталышлар ясап, тамашалар күрсәтә. Театрның эшли башлавының өченче сезонында (1934 елда) Биләр (хәзерге Норлат) районы Күлбай Мораса авылында (Габдулла Кариев туган авыл) төпләнергә уйлыйлар. Татарстан АССР министрлар шурасы каршында сәнгать эшләре комитеты төзелгәч, театр, Наркомпростан алынып, аның карамагына күчерелә. Театр составы ике-өч бригадага бүленеп эшләрлек хәлдә зурайган була (70 кеше), җитәкче кадрларның җитмәве сизелә башлый. 1935 елда сәнгать эшләре комитеты театрның баш режиссеры итеп Сабир Өметбаевны билгели. Биредә беренче тапкыр «Зәңгәр шәл» спектаклен сәхнәгә куеп, Сабир Өметбаев режиссер эшчәнлеген башлый. Беренче районара колхоз-совхоз театры нигезендә «Минзәлә һөнәри колхоз-совхоз театры» төзелә, 1936 елда хөкүмәт карары белән театр Минзәлә шәһәренә күчерелә (1957 елдан Минзәлә татар дәүләт драма театры)[4].

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрның башлангыч чорындагы репертуарында олы формадагы сәхнә әсәрләр булмый. Репертуар көн кадагына суга торган, күмәк хуҗалыклар төзелешендәге җитешсез якларны тәнкыйтьләүгә, үткен сатирага, юморга корылган материаллардан тора. Театр авылга килеп төшү белән, партячейка сәркатибе белән урындагы җитешсез якларны җентекләп тикшерә һәм кичен өр-яңа фактларны халык алдына чыгарып сурәтли. Театрның иң беренче куелган әсәрләре җанлы газета характерындагы төрле әдәби монтажлардан тора. Хикәяләрне сәхнәләштереп күрсәтү (мәсәлән, Мирсәй Әмирнең «Тыр-тыр Зариф»ы, «Безнең авыл кешесе»ннән өзекләр), яңа агитпьесаларны (Г. Зөлкарнәйнең «Серләр чишелде», Таҗи Гыйззәтнең «Акбаш вакыйгасы», Фәтхи Бурнашның «Хәят» пьесалары) беренче булып кую, урындагы җитешсезлекләрне үткен сатира аша фаш итә торган кече формалы эстрада әсәрләрен, такмакларны башкару («Ханнан агай гаиләсе», «Колхоз, завод белән бертигез атла!», «Челюскинчылар», «Социалистик терлекчелек», «Хикмәтле күләгәләр», «Хөбби түтәй күлмәге», «Фотограф», «Балык тоту» һ. б.) гамәлгә керә. Соңыннан әлеге материаллар «Авыл яшьләре» газетасында, «Чаян» журналында, башка матубугат органнарында басылып чыга.

Труппа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче районара колхоз-совхоз театрын оештыручы — Хуҗа Шонкаров (1895, Әгерҗе1950, Минзәлә), талантлы артист, театр эшлеклесе. Әгерҗедә туып үскән. Ватандашлар сугышында катнашкан. 1920-еллардан үзенең гомерен татар театры белән бәйли. Сарапул, Актаныш, Баулы, Чаллы колхоз-совхоз театрларын оештыручыларның берсе була. 19371941 һәм 19441950 елларда Минзәлә театры артисты. Язучылык белән дә шөгыльләнгән. Хатыны Рабига Токанаева белән эксцентрик уен коралларында уйнап, үзләре иҗат иткән такмакларны башкарып, театрны популярлаштыруга зур өлеш кертәләр. Авылларда театрны «Шоңкар театры» дип атый башлыйлар.

Театрның режиссеры, репертуары өчен җаваплы итеп Казан сәнгатьләр техникумын тәмамлаган Әнәс Камал (1908—1978), сәнгать җитәкчесе итеп Габделхан Нагай, музыка җитәкчесе итеп скрипкачы хезмәт батыры Хәйбулла (Хәбибулла) Әхмәдуллин (1875—1942), рәссам итеп Баһаветдинов, режиссер ярдәмчесе итеп шагыйрь Гомәр Бикмул һ. б. билгеләнә.

Артистлар Марзия Миңнебаева (1911—2000), Б. Гатин (ТАССР атказанган артисты Бари Гатауллинның беренче сәхнә псевдонимы), җырчы, комик, артист Мөхәррәм Зәйнуллин (ТАССР атказанган артисты), җырчы Разия Саттарова, гармунчылар Рокыя Ибраһимова (1913—1998), Гариф Шәүлиханов, биюче Газиз Мөхәммәдиев, мандолиначы Хәсән Корбангалиев һ. б. — үзешчән сәнгатьтән театрга килеп сәхнәгә басканнар. Сугышка кадәр үк үзләрен сәхнәдә танытып өлгергән артистлар Һидият Газизуллин (гармунчы), Кәрәм Гыйззәтуллин, Харис Талипов Бөек Ватан сугышында һәлак була. Колхоз-совхоз театрларыннан күп кенә артистлар, музыкантлар үсеп чыга: Әбүап Авзалов (Күзкәй театрыннан Минзәлә театрына килгән күренекле артист), Камәр Шәмсетдинова, Наһар Җамалова, Мәрьям Хисамова, Вәли Гаффаров (ТАССР атказанган артисты) һ. б. — колхоз-совхоз театрыннан калкып чыккан халык таланталры.

Актерларга юлда һәрвакыт мәкерле-хәтәр хәлләргә очрарга туры килә: Тымытык янындагы (хәзерге Азнакай районы) Кәкре Елга авылында төнлә спектакльдән кайтып килүче Хуҗа Шоңкаровка бүре ядрәсе белән корылган ау мылтыгыннан аталар. Мамадыш районы авылында мәчеттә спектакль барганда, бинаның подвалына ут төртәләр. Сарман ягындагы (хәзерге Тукай районы) Күгәш авылында, уен барганда сәхнәгә менеп, артист Газиз Мөхәммәдиевны сәгать гере белән кыйныйлар. Театр тамаша куячак клубларга даими ут төртүләр, артистлар өчен ягылган мунчаның ташына, артистларның башына ис тисен өчен, тавык тизәге салып томалау, куркытып хатлар язу кебек һ. б. явызлыклар кылына.

Муса Җәлил белән очрашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елның җәендә театр Беренче май (хәзерге Чирмешән) районы «Чирмешән» совхозында вакытта, Мәскәүдә чыга торган «Коммунист» газетасының махсус хәбәрчнесе Муса Җәлил белән очраша. Ул театр һәм аның иҗаты белән нык кызыксына, үзе дә өч-дүрт көн театрга ияреп йөри, тамаша алдыннан яки концертларда шигырьләрен сөйләп чыгыш ясый. «Коммунист» газетасының 234нче санында «Татнаркомпрос каршындагы колхоз-совхоз театры — районнарда» дигән баш астында газетаның тулы бер битен алган мәкалә бастыра[5]:

Бөек Октябрьнең ундүрт еллыгында колхоз-совхоз театры өч еллыгын тамгалый. Авыр шартларда һәм туктаусыз алга бару белән үткән бу өч елга әйләнеп караганда, ул һич тә моннан өч ел электәге театрга охшамый. Театрда тәҗрибәле, хәзерлекле кадрлар үсте. Анда хәзер Казан театр техникумын бетергән 5 иптәш эшли (Ә. Камал, Р. Сәйфетдинова, Г. Бикмул, М. Хисамова, Х. Корбангалиев). Декорация эшләрен профессиональ художник (Х. Галимов), музыка эшләрен утыз еллык стажлы карт халык музыканты – хезмәт батыры Хәбибулла ага Әхмәдуллин алып бара. Сәхнә җитәкчеләреннән бигрәк тә театрның күптәнге эшчесе һәм оештыручысы иптәш Шоңкаровны һәм бию, массовый хәрәкәт номерларын сәхнәгә куючы иптәш Токанаеваларны әйтеп үтәргә кирәк. Яшь кадрлар үсте. Алар арасында бигрәк тә үзенең оста уены белән таныла торган Гөлнур Әһлиуллинаны, Мирза Мәүлиевны, Г. Мокамиев иптәшләрне күрсәтергә була. Хәзер театрда системалы рәвештә грим һәм актерлык мастерлыгы дәресләре үткәрелә. Зур әсәрләр озак хәзерлек белән сәхнәгә куела: «Галиябану» (М. Фәйзи), «Беренче театр» (Г. Камал), «Хат» (Ф. Бурнаш), «Беренче тамга», «Инспектор Назиров» (Ә. Камал тәрҗемәсе). Шуның белән бергә, кече форма әсәрләре дә ташланмый. Алардан «Хөбби түтәй күлмәге», «Яшьләр ял итәләр», «Челюскинчыла»р яхшы ук уңыш таптылар (Ә. Камал, Х. Шоңкаров әсәрләре). Театр колхозларның көндәлек тормышы белән нык бәйләнгәнгә күрә, аның аерым сорауларын ачык белә, типларны нык өйрәнә, характерлы моментларны дөрес чагылдыра ала. Шунлыктан артистларның уеннарында тормышны өйрәнүдән туган типик үзенчәлекләр бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 284. ISBN 0-9530650-3-0
  2. «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әнәс Камал. Март бураннары. К.: ТКН, 1988.
  2. Беренче тургайлар (җыентык). К.: ТКН, 1978.
  3. Межасыз кырларда беренче тургайлар. «Социалистик Татарстан», 1978 ел, 7 март.
  4. Татар театры (1906-1926). Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]