Шамил Сираҗиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Сираҗиев latin yazuında])
Шамил Сираҗиев
Туган телдә исем Шамил Фәхретдин улы Сираҗиев
Туган 12 август 1925(1925-08-12)
СССР, РСФСР, Кызыл Юл районы (Татарстан АССР), Иске Кенәр
Үлгән 22 июнь 1997(1997-06-22) (71 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре совет һәм партия эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Сираҗиев Шамил Фәхретдин улы — совет һәм партия эшлеклесе.

Тормыш юлы башлану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 12 августында элекке Кызыл Юл районының Иске Кенәр авылында туган. Җиде сыйныф белем алгач Арча районының «Чулпан» колхозында эшли. 1943-1950 елларда армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Җитәкчелек эшчәнлегенә керешү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Армиядән кайткач Кызыл Юл район Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли башлый. Алга таба социаль-тәэминат бүлеге инструкторы, башкарма комитет рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1955-1959 елларда Казанда Югары партия мәктәбендә укый. Укуын тәмамлап кайткач Дөбьяз һәм Саба районнарында хезмәт ияләре депутатларының район Советы рәисе урынбасары  хезмәтен башкара.

Балтач районы белән җитәкчелек итү чорлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ш.Сираҗиев 1965 елда КПССның Балтач район комитетының икенче секретаре итеп сайлана, аның алдагы хезмәт юлы тулысынча Балтач районына багышлана. 1970 елда хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе итеп  тәкъдим ителә. 1978-1985 елларда—КПССның Балтач район комитетының беренче секретаре . 1985 елдан соң  пенсиягә чыгып  Казан шәһәрендә яшәде.

1964-1966 елларда читтән торып укып Минзәлә колхоз-совхоз техникумында укыды һәм зоотехник белгечлеге алды.

Ш.Ф.Сираҗиев районның  совет һәм партия органнарына җитәкчелек иткән чорда районның күп кенә масштаблы  хуҗалык һәм социаль-мәдәни мәсьәләләре  хәл ителде. Таш түшәлгән юлларның киң челтәре барлыкка килде, районга газ килеп җитте, күп мәгариф, мәдәният, медицина объектлары төзелде.

Дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы хезмәтләре, сугыш елларында күрсәткән кыюлыгы өчен 1966 һәм 1981 елларда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1985 елдда Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнде. Татарстан АССР Югары Советының унынчы чакырылышына депутат итеп сайланды. Ул шулай ук раон Советы депутаты, КПССның район комитеты, аның бюросы әгъзасы булды.

Ш.Ф.Сираҗиев 1997 елның 22 июнендә вафат булды. Кабере Яңа Бистәдәге татар зиратында.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, 2006